Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярымшәрә кыз фото ясарга маташканда кыядан егылып төшеп үлгән

Тау түбәсендә бикинидан фотога төшеп танылган блогер кыз тарлавыкка төшеп киткән.

news_top_970_100
Ярымшәрә кыз фото ясарга маташканда кыядан егылып төшеп үлгән

Тайванда Юйшань тауларына менгәндә 36 яшьлек блогер У Цзиюнь һәлак булган. Ул тау түбәләрендә купальниктан гына төшкән фотолары белән танылган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

У Цзиюнь 30 метр биеклектән тау тарлавыгына егылып төшкән. Шуннан соң иярченле телефон аша коткаручыларга хәбәр иткән. Үзе мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаган. Һава торышы начар булу сәбәпле, коткаручылар вертолетта оча алмаган. Алар кыз янына ике тәүлектән соң гына җәяү барып җиткән. Бу вакытта У Цзиюнь өшеп үлгән булган.

У Цзиюнь Facebook челтәрендә фотолар куеп таныла. Ул тау түбәләренә, та битләренә менеп, бикинидан гына сурәт ясый һәм социаль челтәргә куя. Дүрт ел эчендә төрле маршрутлар буенча йөзләп тауга менә. Һөнәри альпинист булмый.

Җирле хакимият вәкилләре әйткәнчә, турист хатын Юйшань тауларына менәр өчен рөхсәт алмаган. Бу тауның биеклеге диңгез өслегеннән 3952 метр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100