Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ярык тагарак алдында калмасыннар дип тырыштык": мәгариф министрлыгы 1200 татар теле укытучысына башка фәнне укытырга мөмкинлек бирде

Балаларны кабат парта артына дәшеп, беренче кыңгырау шалтырады. Бу уку юлы укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә үзенчәлекле. Быел Татарстанда 1200 татар теле һәм әдәбияты укытучысы башка фәннәрдән белем бирә.

news_top_970_100
"Ярык тагарак алдында калмасыннар дип тырыштык": мәгариф министрлыгы 1200 татар теле укытучысына башка фәнне укытырга мөмкинлек бирде

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскаргач, дәүләт аларны урамда калдырмады, ә өстәмә белем биреп, яңа фән укытучылары ясады.

Яңадан укыту программасының “беренче карлыгачлар”ы инде эшкә кереште. Курсның максаты, укытучылар саны, программаның өстенлекләре турында “Татар-информ”га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә профессиональ белем бирү бүлеге җитәкчесе Роза Шаяхмәтова һәм әлеге юлны үткән укытучылар сөйләде.

– Роза Искәндәровна, татар теле укытучыларының башка предмет алып бару өчен яңадан укыту программасы тәмамланды. Әлеге курс нинди максат белән төзелде?

– Узган елгы уку елының икенче чирегеннән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының укыту йөкләмәләре кимеде. Ел башыннан бүленгән 18 сәгатьлек йөкләнештән кемнеңдер 9-10 сәгате генә калды. Шушы ситуация килеп чыккач, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән бергә, педагогларны яңадан укыту эшенә кереште. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу укуларның кирәклеген Дәүләт Советының 33 утырышында тәкъдим итте.



– Курс ничә сәгатькә корылды? Укулар нинди рәвештә барды?

– Профессиональ белем күтәрү программасы 350 сәгатькә корылды. Укытучылар Казан федераль университеты, Мәгарифне үстерү институты һәм Чаллы педагогия университеты базасында белем алды. Укулар узган елның декабреннән башланды. Укытучылар ай саен график нигезендә, сессияләргә бүленеп укыды. Июнь-июльдә имтиханнар биреп, августта укыган белгечлекләре буенча дипломнар алды. Яңадан укыган 1200 укытучының барысы да эш белән тәэмин ителде.

– Кайсы районнар укытучылар җибәрүдә актив булды?

    – Актаныш, Әтнә кебек районнардан педагоглар аз килде дияр идем. Иң зур күпчелекне Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Яшел Үзән, Кукмара, Бөгелмә районнары педагоглары тәшкил итә.


    – Татар теле укытучылары өстәмә рәвештә нинди белгечлекләрне үзләштерде?

    – Сәгатьләре кыскарган татар теле һәм әдәбият укытучыларының 33% - рус теле һәм әдәбияты, 27% тан артыграгы – башлангыч сыйныфлар укытучысы, 10% мәктәпкәчә белем бирү, 30% ы башка юнәлешләрне сайлады. Бу – логопедия, сынлы сәнгать, музыка, технология, география, тарих белгечлекләре. Укытучыны нинди юнәлеш буенча укырга җибәрәсен мәктәпнең аттестация комиссиясе хәл итә. Комиссия аны белем бирү учреждениесендә нинди вакантлы урыннар барлыгын һәм укытучының мөмкинлекләрен исәпкә алып төзи. Белем бирү учреждениеләренең аттестация комиссиясе карары нигезендә, шушы юнәлешләр сайлап алынды.
      – Бу программа махсус шулай тизләтелгән метод белән төзелдеме? Студентлар бит теге яки бу фән укытучысы булыр өчен берничә ел укый?

      – Билгеле закон нигезендә, бездә өстәм белем бирү дигән юнәлеш бар. Өстәмә профессиональ белем бирү ул – белем күтәрү программасы яки профессиональ яктан яңадан әзерләү. Белем арттыру юнәлешенә килсәк, республикада персональләштерелгән уку алып барыла. Ул белем бирү учреждениеләре базасында башкарыла, аның программалары министрлыкның эксперт советы аша бәяләнә hәм республика реестрына кертелә. Программа белем арттыру таләпләренә тулаем җавап бирә. Профессиональ яктан укытучыларны яңадан әзерләү – бу тизләтелгән методика. Аның үзенең таләпләре бар: программа нинди булырга, ничә сәгатьне үз эченә алырга тиеш? Укытучылар профессиональ яктан белем күтәрү өчен башка сфералардан күчмәде, алар психология, педагогика курсларын укыйсын алдан белеп килде. Һәм әлеге программа кысаларында без сәгатьләрнең күп өлешен предмет укыту методикасына юнәлттек.

      – 1200 укытучыны яңадан әзерләү өчен бюджеттан күпме акча бүленде?

      – 28 млн сумнан артыграк акча тотылды.

      – Мәктәпләрдә бүген нинди предмет укытучылары җитми, бу турыда хәбәрдармы сез?

      – 2016 елдан республикада “Максатчан әзерләү” программасы эшләп килә. Ул булачак педагогларны стипендия түләп укытуга нигезләнә. Максатчан укыту Мәгариф турындагы законга җавап биреп, күптәннән бара. Ә республикада информатика, физика, математика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитмәү проблемасы белән очрашкач, 2016 елдан әлеге проектка керештек. Аның өстенлеге шунда: хәзер теге яки бу фән белгечләре максатчан рәвештә әзерләнә. Әлеге проект кысаларында укучы студентлар ай саен 15 мең сум стипендия ала. Әмма алар укуны тәмамлагач, үзенең районына кайтып, ким дигәндә 5 ел эшләргә тиеш. Әгәр туган ягына кайтып эшләүдән баш тартса, уку өчен тотылган барлык чыгымнарны кире кайтара. Бүген исә законнар һәм сәгатьләр үзгәрү сәбәпле, мәктәпләргә рус теле укытучылары җитми. Башлангыч сыйныф укытучылары җитмәү дә дәвам итә. Чөнки демографик ситуация яхшы якка бара, беренче сыйныфка баручы балалар күп. Быел гына да республика буенча 50 меңнән артык бала тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Шуңа күрә татар теле укытучыларының башлангыч сыйныфлар һәм рус теле укытучыларына яңадан укулары максатка ярашлы булды.



      – Бүген республика буенча ничә татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар?

      – Узган уку елы башында 4500 татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, шуның 1200е яңадан укып, башка предмет укыта башлады. Шуңа күрә республикада 3 мең тирәсе татар теле укытучысы бар. Мәктәпләрдә әлеге предмет укытыла. Әмма татар теле укытучыларына ихтыяҗ кичерәбез дип әйтә алмыйм.

      – Июльдә Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы закон проекты кабул ителде. Уку программасында  “туган телләрне мәҗбүри укыту” дигән пункт бар. Закон кабул ителгәч, татар теле укытучыларын икенче предмет укытучысы итеп укыту кирәк идеме?

      – Туган тел дигәндә укучы татар телен дә, рус телен дә сайларга мөмкин. Шуңа күрә татар теле укытучысының әлеге предметны укытырга хокук бирүче дипломы юкка чыкмый бит. Татар теле укытучылары бөтенләй сәгатьсез калды дигән сүз түгел, аларның сәгатьләре генә кыскарды. Ә укытучы кимендә 18 сәгать эшләргә, эш бирүче норманы шушы дәрәҗәгә җиткерергә тиеш. Шунлыктан аларга башка юнәлешләрнең сәгатьләре кушып бирелде. Мәсәлән, шундый педагоглар бар, алар училищеда башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы алган, соңыннан татар теле укытучысы булырга укыган. Укуны тәмамлагач, укытучы татар телен укыта башлый. Ә сәгатьләре кыскаргач исә, башлангыч сыйныфларны укыта. Чөнки укытырга хокук бирүче дипломы кулында.

      – Мәгариф министры Рафис Борһанов, бер брифинг вакытында: “Укытучыларны яңадан укыту программасы кысаларында берникадәр техник кыенлыклар килеп чыкты” дигән иде. Бу проблема нидән гыйбарәт?

      – Программаның эчтәлек ягыннан проблемалары булмады, без күп тапкырлар исемлекләрне тикшереп, районнар белән даими элемтәдә тордык. Диплом алачак укытучыларга да укыту программасында нинди йөкләнеш булачак – анысын да контрольдә тоттык. Хезмәт хакы буенча да проблемалар хәл ителде. Җитди проблемалар булды дип әйтә алмыйм. Эш процессында кайбер хилафлыклар килеп чыкты чыгуын. Мәсәлән, мәктәпнең комиссия карары нигезендә, башта башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген сайласалар, ике-өч атнадан соң логопедия юнәлешенә күчкән очраклар булды.



      – Укытучылар ничек белем алды? Көндезге бүлектәме, әллә дистанцион рәвештәме?

      – Укытучылар ай саен сессияләргә бүленеп укыды. Мөстәкыйль, дистанцион укуга гына кайтып калса, булмый ул. Ай саен ике атна укып, ике атнасын өй эшләре эшләп үткәрделәр. Уку вакытында, билгеле, алар эштән азат ителде. Бу вакытта укытучыларның сәгатьләре кимегән иде бит, шуңа күрә алар, расписаниены алдан көйләп, укырга килә алды.

      – Яңадан укыту өчен укытучылар ничек сайлап алынды?

      – Программага укытучыларны сайлап алмадык. Мәгариф бүлекләреннән иң элек сәгатьләре кыскарган укытучылар исемлеген җыйдык. Алар эш эзләмәсен, ярык тагарак алдында калмасын дип тырыштык. Иң элек теләк белдерүчеләр аз иде, аннан соң 1228 гариза керде. Шуның 1200е укып, диплом алды. Диплом алучыларның барысы да эшкә урнашты, закон таләп иткәнчә, сәгатьләр белән тәэмин ителде. Безгә эш сорап, Казаннан ике генә мөрәҗәгать керде. Алар да хәзер мәктәпләрдә эшли.

      – Укытучыларның яшьләре төрле. Гомер буе татар теле укыткан кешегә рус теле укыта башлау кыенлыклар тудырмасмы?
        – Бездә бит укытучылар әзерләгәндә электән үк чагыштырма грамматика буенча белемнәр бирелде. Бу хакта үз вакытында Каюм Насыйри да әйтеп калдырган. Шуңа күрә татар теле укытучысының рус теле укыта башлавында авырлыклар булыр дип уйламыйм. Укытучы үз өлкәсендә белгеч, белемен арттыру, үзен үстерү юнәлешендә эшли икән, ул татар телендә дә, рус телендә дә укыта ала.

        “Эш процессында кыенлыклар булмый калмас”

        Казанның Совет районында урнашкан 126 гимназиясе укытучысы Энҗе Вәлиева өстәмә белем алуын болай аңлата:


        – Татар теле дәресләренә бәйле ситуация килеп чыккач, сәгатьләр саны кыскарды. Киләсе уку елыннан башка “предметник” булу ихтыяҗы килеп басты. Курсларга язылып, рус теле һәм әдәбияты юнәлешен сайладым. Ник дигәндә, рус теле грамматикасы татар теленә якын. 20 ел буе рус төркемнәрендә эшләүнең дә йогынтысы булгандыр.

          Диплом алгач, шул ук гимназиядә калдым, 6 сыйныфларда 9 сәгать рус теле һәм әдәбияты укытам. Аңа өстәп, 3 сәгать татар теле дәресләре дә үземә калды.

          Уку вакытында кыенлыклар булды дип әйтмәс идем, без алар белән эш барышында очрашырбыз, мөгаен. Безнең төркемдә 56 укытучы белем арттырды. Барысы белән дә һаман элемтәдә торабыз, барыбыз да Казаннан, - диде Энҗе Вәлиева.

          “Безне урамда калдырмадылар”

          Киров районының 4 нче гимназиясеннән 8 ел педагог стажлы Ләйсән Гайнетдинова өстәмә белем алуыннан канәгать.

          – Узган ел 18 сәгать татар теле дәресем бар иде. Дәресләр саны кыскаргач, яңадан уку программасы буенча укырга җибәрделәр. Мин сынлы сәнгать һәм музыка укытучысына өстәмә укыдым. Моңа кадәр педагог-оештыручы булып эшләгәч, үзем дә музыка классында укыгач, бу өлкә миңа якынрак. Бүген шул ук гимназиядә 5, 8 сыйныфларда музыка укытам. Узган ел татар теленнән кергән укучыларымны укытам. Алар, билгеле, башка предметтан булса да, мине күрүләренә шат. Татар теле дәресләрем юк. Шуңа өстәп, миңа быелдан башлап кабат педагог-оештыручы вазыйфасын йөкләделәр.

          Безнең төркемдә 17 укытучы укыды. Практиканы 9нчы гимназиядә үттек. Анда шулкадәр яхшы коллектив, укытучылар! Алар безне сынлы сәнгать, музыка укыту методикасына төшендерде.

          Безнең хәзер эшләргә стимулыбыз бар. Бездә укытучылык сәләтен үтермичә, киресенчә, илһамландырдылар. Урамда эшсез калдырмадылар.

          Комментарийлар (0)
          Калган символлар:
          news_right_column_1_240_400
          news_right_column_2_240_400
          news_right_column_3_240_400
          news_bot_970_100