«Ярый әле оятка калмадым»:Блогер Рәзил Гаязовның Илсөя Бәдретдинова сәхнәсен яулау тарихы
Алып баручы буларак, кунакларга беренче үзен тәкъдим итүче, харизмасы, «изюминка»сы белән күпләрнең күңеленә кереп калучы блогер, шул ук вакытта җырчы Рәзил Гаязов белән «хейт», иҗат, мәхәббәт турында сөйләштек.
«Өйләнергә кирәк, тик бүгенге көндә насыйп ярымны тапмадым»
Рәзил, синең ничә җырың бар?
Рәсми рәвештә бер генә җырым бар. Һәм, гадәттә, җырлар алдыннан тамашачыга «Бер җыры булган кеше ул – җырчымы, йә җырлаучымы?» дигән сорау бирәм. Алар мин җырлаганнан соң, бу сорауга җавап бирәләр. Төрлечә әйткәннәре булды.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ә үзең ничек уйлыйсың?
Әле җырчы булу өчен, эшлисе дә эшлисе. Үземне җырлаучылар рәтенә кертәм. Җырлау өстендә бик күп эшләргә кирәк, ләкин миндә ниндидер билгеле бер «база» бар.
Музыкаль белемең бармы соң?
Вокал мәктәбендә алган музыкаль белемем генә бар. Мин анда бер ел укыдым, хәзер дөрес сулыш алу, җырлау кагыйдәләрен азмы-күпме беләм. Бу көннәрдә укуымны дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Аллаһ боерса, уңышларымны сез дә күрерсез.
Синең беренче җырың мәхәббәт турында, нишләп бу теманы сайладың?
Бәлки, бүгенге көндә мәхәббәтем булмагангадыр. Бу тема минем өчен бик актуаль һәм кирәкле темаларның берсе. Яңа җырларым тынычрак, туган як, әти-әни турында булуын теләр идем.
Эстрадада бу өч темадан кала, башка тема юк мәллә?
Беләсеңме, Фирүзә, үскәндә бер тема кызык, аннары еллар үткән саен, «туганлык», «туган як», «әти-әни» төшенчәләренә күбрәк тартыласың икән.
Җырыңда «Киләм яныңа» дип җырлыйсың бит, булмаган мәхәббәтең янына барасыңмы? (көләм)
Уйларымда, хыялымда булган мәхәббәтем янына ашкынам. Аны бит күз алдына китерергә кирәк, хыялдагы образны җырга салу инде бу.
Сиңа 27 яшь, өйләнергә уйлыйсыңмы соң әле?
Хәзер миннән: «Өйләнергә уйлыйсыңмы?», – дип сорамыйлар, «Кайчан өйләнәсең?», – диләр. Мин: «Сез авырткан җиремә бастыгыз», – диям. Өйләнергә кирәк, тик бүгенге көндә насыйп ярымны тапмадым. Минем өчен өйләнү ул – бик зур адым. Минемчә, өйләнәсең икән, ул бер тапкыр, «капитально», мәңгелеккә, хаталарсыз булырга тиеш. 27 яшемдә булырмы, 28дәме, 30дамы, белмим. Әти әнигә 27 яшендә өйләнгән, бәлки, быел өйләнеп тә куярмын.
Рәзил, сиңа нинди кызлар ошый соң?
Бу – бик авыр һәм җитди сорауларның берсе. Кыз гаилә учагын саклый белә торган, күктә очып йөрми торган, тыйнак булырга тиеш. Бу сорауга үзем дә төгәл җавап бирә алмыйм. Мәхәббәтемне очратсам, мин сиңа «Менә ул – минем идеалым», – дип әйтә алачакмын. Бәлки, бу әйткән сыйфатларым ялгыш булып, кызым миннән дә активрак булыр. Белмим бит, Аллаһы Тәгалә нинди кыз насыйп иткәндер. Көтәбез.
Бер күрүдә гашыйк булганың бармы?
Юк. Мин – андый хис тойган кеше түгел. Бу нормаль микән соң?!
Нормаль, Рәзил. Синең өчен «мәхәббәт» нәрсә ул?
Кешеләр төрле холыклы, уй-фикерләре дә аерыла. Мәхәббәт булганда, ике кеше үз уй-фикерләре, максатлары белән килешә алып яши ала. Кешеләр бер-берсе белән киңәшләшеп, уртак тел табып яши алганда гына чын мәхәббәт була. Тик яратуны барыбер төшереп калдырырга ярамый. Шулдыр ул «мәхәббәт».
Рәзил, танышу сайтларында утырасыңмы?
Танышу сайтларында утырмыйм, ник икәнен дә белмим. Бәлки, мин ялкаудыр. Ул сайтларда язышырга, фотолар куярга, сайланып утырырга кирәк бит. Бәлки, мин шуңа күрә ялгыздыр. Тик минем танышу сайтларында теркәлгәнем юк, ниндиләр бар икәнен дә белмим.
Танышу сайтлары, дигәннән, мин бит туйлар алып барам. Яшьләрдән «Кайда таныштыгыз», – дип сорагач, күпчелеге «Танышу сайтында табыштык», – диләр. Шаккатам шундыйларны күргәч. Бәлки, бу интервьюдан соң, мин танышу сайтында теркәлермен.
Язышырга, танышырга иренәм, дисең. Синеңчә, ул кыз күктән төшәргә тиешме?
Беләсеңме, иртәме-соңмы, язмыш безне очраштырачак. Күктә никах укылмыйча, җирдә никах укылмаячак. Кешеләр, дискотекалар, чаралар аша таныштырыр әле Аллаһы Тәгалә. Үзем дә көтәм, үземә дә кызык ничек танышырбыз икәне. Берәр эксклюзив танышу теләр идем.
Дискотекаларга еш йөрисең, ахры, әйеме?
Әйе, татарча дискотекалар бик яратам. Мин анда рәхәтләнеп биим, танышам, аралашам.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Ярый әле уңышлы чыгыш булды, оятка калмадым»
Рәзил, синең Интернет киңлекләрендә танылуың Илсөя Бәдретдинова концертында сәхнәгә чыгып җырлавыңнан башланды бугай?
Әйе. Сәхнәгә менеп, җырлаудан башланды. Минем ул көнне ничек бәхетле булганымны белсәң! Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы миңа иң ошаган җыр – «Юри генә» иде. Сәхнәгә менәр алдыннан ничек әзерләнгәнемне белсәң: «Юри генә» җырын башкарган видеолар карадым, андагы бию хәрәкәтләрен туры китереп эшләрмен, дип үземә тулы бер «план» яздым. Чыгар алдыннан ни әйтәчәгемне, бүләкне ничек тапшырачагымны, җырларга тәкъдим ясауны блокнотка яздым. Барысын җентекләп уйлап кына сәхнәгә чыктым. Уңышлы чыгыштан соң, кеше Илсөя Бәдретдинова белән килешенгән, сөйләшенгән чыгыш, дип уйлады. Бу вакыйга күңелемдә зур этәргеч булып калды.
Бу әрсезлек балачактан килгәнме?
Чыннан да бу әрсезлек балачактан килгән. Хәзер ул сәхнәгә чыккан видеоны карыйм да, «Рәзил, ничек курыкмыйча сәхнәгә чыктың?», – дим. Шаккатып куям. Ә бүген шулай сәхнәгә чыга алырмын микән, дип уйланам. Ул вакытта әрсезлек, энергия күп булган. Ярый әле уңышлы чыгыш булды, оятка калмадым. Аллаһка шөкер, миңа Илсөя Бәдретдинова: «Әйе», – диде, бию хәрәкәтләрен дә онытмадым. Барысы да идеаль булып чыкты.
«Кечкенә Рәзилнең хыяллары әкрен генә чынга ашып килә»
Син популяр автор-башкаручы Нияз Сафиуллин төркемендә дә эшлисең, анда ничек килеп эләктең?
Әйе, Нияз Сафиуллин белән бер сезонны исән-имин генә эшләп бетердек, Аллаһка шөкер, хәзер икенче сезонга әзерләнәбез. Танышуыбыз бик кызык булды. Нияз Сафиуллинның Казанда концертлары буласы иде, реклама кирәк булгач, мине блогер буларак чакырдылар. Мин аның белән интервью төшердем, концертыннан видеоотчет ясадым. Шуннан соң аралашып киттек һәм ул мине үз төркеменә чакырды. Мин бу тәкъдимне бик теләп кабул иттем. Гади генә бер авыл егетенә зур сәхнәгә чыгарга этәргеч бирүе өчен, Нияз абыйга бик рәхмәтлемен. Кечкенә Рәзилнең хыяллары әкрен генә чынга ашып килә.
Әйбәт түлиме соң Нияз абый?
Әйе Аллаһка шөкер, зарланмыйбыз. Әле безнең күп акчалар эшли торган вакытлар алда. Күтәрелеп кенә киләбез бит.
Гастрольләргә йөрүе ошыймы?
Әйе, миңа бик ошый. Концертлар буласы көннәрне көтеп алам. Тамашачы белән очрашу – үзе бер бәхет, бу миңа көч-дәрт бирә. Мин гастрольләрдә армыйм, киресенчә энергия җыеп кайтам. Икенче сезон башланганны бик көтәм, Нияз абыйга: «Күбрәк концертлар куй, мин әзер», – дим.
Фото: © Рәзил Гаязовның шәхси архивыннан
«Юри генә эшләп карарга кирәк, дигән фикер кызык булып чыкты»
Әле шуңа өстәп, мәҗлесләр дә алып барасың. Башкалардан аермалы буларак, беренче чиратта үзеңне күрсәтәсең, биисең. Сиңа хейт та күп язалар, моңа ничек карыйсың?
«Бию» дигәне ул – импровизация гына. Бер көнне мәҗлескә әзерләнгәндә, видеолар карап утыра идем. Берсендә өч алып баручы кунаклар янына биеп чыкты. Аларның музыкасын «элдем», ә хәрәкәтләре авыррак иде, болай бии алмыйм дидем дә, «рандом» рәвештә «селкендем». Моны видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйдым. Контент кирәк бит инде. Кич белән видеоны урнаштырдым, иртә белән уянсам – язылучыларым арткан, комментарийлар тезелгән һәм син әйткән хейт «яуган». «Алып баручы акцентны үзенә түгел, яшьләргә, кунакларга ясарга тиеш», – дип язганнар иде.
Хейтның да төрлесе була бит. Кайберсен укыйм да, үзем өчен анализлыйм, ә кайберсенннән алар белән бергә көләм. Нәрсә генә димәсеннәр, мин бу фишканы үземдә калдырдым. Кешене ничектер үзеңә җәлеп итәргә кирәк бит. Юри генә эшләп карарга кирәк, дигән фикер кызык булып чыкты. Истә каласы килә бит. Мин беренче игътибарны үземә җәлеп итәм, ә аннары профессиональ рәвештә аны парга, йә юбилярга күчерәм.
Хейт язучылар арасында, гадәттә, олы яшьтәге апалар. Бу нәрсә белән бәйле икән?
Миңа хейтны коллегалар яза. Әгәр сезгә Казахстаннан, Минскидан, Мәскәүдән, Петербургтан, йә башка шәһәрдән алып баручы кирәк булса, минем видео астындагы комментарийлардан таба аласыз. Алар барысы да шунда җыелган, киңәш тә бирәләр, миннән көләләр дә, төрле матур сүзләр дә язалар. Укый-укый арып та беттем, әллә комментарийларны ябыйммы, дип тә уйлап куям. Япмыйм әле, тик язсыннар.
Ә синең соравыңа килгәндә, андый апалар белән «бәрелешкән» юк. Бәлки, безнең кылануыбыз, уй-фикерләребезне курыкмыйча әйтә алуыбыз, кыю адымнарыбыз алар өчен нормаль түгелдер. Алар фикеренчә, без тыйнаграк булырга тиештер. Кемдер замана үзгәргән саен, аның белән бергә атлый. Ә кемдер, кызганыч, атлый алмый, билгеле бер чорда «кала».
Бәлки, ул хейт язучы «коллега»ларың синдә конкурент күрәдер?
Бәлки, әзрәк бардыр да. Яңа кеше килеп керә, үзен күрсәтә... Конкуренция булсын, ул булырга тиеш. Иң мөһиме «сәламәт» булсын. Бер-береңне кимсетеп, көлеп түгел, ә киңәш биреп, терәк була торган конкуренция кирәк. Әгәр мин конкурент була алам икән – мин бик шат. Тик алып баручы буларак, миңа әле үсәсе дә үсәсе. Бүгенге көндә үземне «топовыйлар» рәтенә кертмим, тик моның өстендә эшлим. «Гафу итегез, минем бу датам буш түгел» дип әйтерлек профессионал буласы килә.
Бәйрәмнәр алып барырга еш чакыралармы соң?
Хәзер алып бару эше буенча курслар, вебинарлар карый башладым. Күпчелек экспертлар: «Бүгенге көндә бу өлкәдә кризис», – диләр. Ә мин бу өлкәгә шушы кризис чорында килеп кердем. Хәзер аена 1-2 мәҗлес алып барам. Берничә ай заказсыз торганым да бар. Үз өстемдә эшләгәч, форматны үзгәрткәч, заказлар килә башлады. Күз генә тимәсен инде. Һәр заказ – минем өчен алмаз сыман, шуңа максимумга эшләргә тырышам.
Син блогер да, алып баручы да, гастрольләргә дә йөрисең. Барысына да ничек өлгерәсең?
Үзем дә бу сорауны биреп куям. Әгәр эшең үзеңә ошый икән, көч, энергия һәрвакыт табыла. Яраткан эшем булганга, барысына да өлгерергә тырышам. Тик бүгенге көндә күбрәк алып баручы буларак күренәсе килә, блогерлыкны, җырчы булуны икенче планга күчерәм. Алып баручыга блогерлык кирәк, алар бер-берсенә үрелеп кенә бара. Ә банкетларда җырларга кирәк, шуңа җырлау сәләте өстендә дә эшлим.
Син күп җырчылар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә, сәхнә артында видеолар да төшереп йөрисең. Сиңа «Бар, безне аптыратып йөрмә әле», – дигән җырчылар булмадымы?
Юк, Аллаһка шөкер. Киресенчә, әйдә сораулар бир, дип кенә торалар. Бу – үзем өчен дә «плюс» бит. Артистлар белән сөйләшеп, багланышлар корырга өйрәнәм, чөнки банкетларда төрле дәрәҗәле кешеләр утыра. Син барысы белән дә аралаша белергә тиеш.
Татар эстрадасында яраткан җырчың кем?
Балачактан иң яраткан җырчым – Ландыш Нигъмәтҗанова. Мин аның җырлавын тыңлап үстем. Бүген дә яратып тыңлыйм. Әти кечкенә чакта бу җырчының «Көн яктысы кебек» дигән альбомы кергән диск алып кайткан иде. Шуннан аның иҗатына карата мәхәббәт башланды. Үсә барган саен, төрле җырчыларны ишетәсең, бүгенге көндә һәрберсен яратып тыңлыйм. Бөтен җырчы талантлы, бөтенесе булдыра! Сәхнә юлында йөргәч, чыгып җырлау нинди эш икәнен, күпме көч таләп иткәнен беләм. Барысына да тулы заллар телим.
Сез Ландыш Нигъмәтҗанова белән шәхсән таныш дип беләм. Ничек таныштыгыз?
Мин радиода эшләгән бер кешедән номерын алып, Ландыш Нигъмәтҗановага шалтыраттым, туган көне белән котладым. Кешенең шәхесен, җырларын ярату нинди адымнарга этәрә икән бит.
Фото: © Рәзил Гаязовның шәхси архивыннан
«Мине ничек бар – шулай кабул итә алулары өчен рәхмәтлемен»
Дикцияң өстендә эшлисеңме?
Күпчелек хейт «р» хәрефен әйтә белмәгәнемә инде. Без моның өстендә логопедлар белән 2 ел эшлибез. Бүгенге көндә ул хәреф миндә бар, әмма аны сөйләм теленә кертергә авыррак икән. Чистайга укырга кергәндә, рус телендә бик начар сөйләшә идем – шул ук кушымчалар куя, дөрес сүзләр таба алмавым. Анда да көлделәр инде, хейт булды. Китаплар укып, сөйләмемне яхшырта, русча сөйләшә башладым. Алла боерса, «р» хәрефен сөйләмдә куллана башлармын әле. Монда, беренче чиратта, сабырлык, тырышлык кирәк. Иртәме-соңмы нәтиҗәсе булыр, дип уйлыйм.
Проморолик куйгач, ул 100 мең карау җыйды. Комментарийларга ни генә язмадылар. Ә банкетларда миңа бу хакта «Бу синең «изюминка»ң. Син француз кебек сөйлисең», – диләр.
«Изюминка» булгач, бәлки, аны бетерергә дә кирәкмидер?
Хәзер ике ел буе логопед белән шөгыльләнгәч, нәтиҗәне чүплеккә ташлыйсы килми. Бәлки, «р» хәрефен әйтә башлагач, аудиториям артыр.
Әти-әниең эшеңне, җырлавыңны ничек кабул итә?
Аллаһка шөкер, әйбәт кабул итәләр. Бездә: «Моның белән шөгыльләнмә, башка эш беткәнмени», – диюче юк. Без гаиләдә бер-беребезгә терәк. Минем уйлавымча, иң мөһиме – әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә. Бу – минем төп бурычым, максатым. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә аларга уңай хәбәрләр генә килеп тора.
Сез гаиләдә биш бала, бер-берегезгә охшагансызмы?
Әниебез әйтмешли, без кулдагы биш бармак төсле, бишебез биш төрле. Йөзләребез, күзләребез, хәрәкәтләребез белән охшаганбыздыр, әмма холыкларыбыз аерыла. Гаиләдә берәр нинди фикер алышу башланса, гаилә чатында ыгы-зыгы башлана. Тик уйларыбыз туры килмәсә дә, туганлык җепләрен саклап калу өстендә эшлибез. Алар – минем терәгем. Мине ничек бар шулай кабул итә алулары өчен, гаиләмә бик зур рәхмәтлемен.
Әңгәмә өчен рәхмәт, Рәзил!
Фото: © Рәзил Гаязовның шәхси архивыннан