«Ярый әле без үскәндә компьютер дигән афәт чыгып, бәхетле балачактан мәхрүм итмәде»
Арча районы Сөрде авылында яшәүче Раил Һадиев яшьлеген сагынып язган. 1973 елгы Раилнең хатирәләре «Интертат» укучыларына да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
«Балачак… Мәңге үтмәс кебек тоелган бәхетле балачак. Абыйлардан калган пәлтәне киеп, шыгырдап торган каты кар өстеннән мәктәпкә укырга бара идек болын буйлап. Мәктәптән кайткач, бер телем пластилин күк кара ипигә смәтән ягып, шуның белән бер чынаяк чәй эчеп, уйнарга чыга идек, әти кушып калдырган эшләрне эшләгәч. Эшләмәсәң, икенче көнне уйнарга чыгармыйлар иде. Әти сүзе закон иде без үскәндә. Рәхәтләнеп чана шуа идек, койма буйларында окоплар казыдык тирләп-пешеп. Вакытында өйгә кайтмасак, өйдәгеләр эзли чыга иде, әй орышалар иде соңыннан. Безгә кызык иде, мәңге шулай уйнарга риза идек.
Утыз градус салкында да урамнан кермәдек. Әле ярый без үскәндә компьютор дигән афәт чыгып, җансыз виртуаль уеннар шул бәхетле балачактан мәхрүм итмәде безне.
«Без үскәндә, бар да башка иде.
Өйләрдә юк иде интернет…
Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстек,
Чишмәдән су ташып интегеп.
Шау-гөр килеп кайткач мәктәптән,
Тиз генә алышып өсләрне,
Эшли идек дәфтәргә язып,
Әти кушып калдырган эшләрне.
Тау башында «банка» уйный идек,
Тәпәч ясап йомры агачтан,
Уйнаган җирдән тиз генә кайтып,
Мичкә утын яктык чираттан.
Кырпак төшкәч, колхоз басуыннан
Капчык белән салам ташыдык.
Чипсы белән сухарики түгел,
Ипигә смәтән ягып ашадык.
Эшләдек тә, уйнадык та,
Беләкләр дә эшкә чыныкты.
Бар әйбернең кадерен белә идек,
Әрәм итмәдек без валчыкны.
Ямау салган кием кисәк тә,
Кимсенмәдек кеше алдында.
Мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңге,
Кара ипи булды табында.
Урамнарда исәнләшә идек,
Хөрмәт иттек олы-кечене,
Гел яңаны алып тормаганга,
Кадерләп без тоттык искене.
Тавышлардан шаулап тора иде,
Без үскәндә, күпер яннары.
Таудан шуып бозда уйнаганда,
Ялтыраплар торды ярлары».
Менә шулай үстек без, үзебез уйлап чыгарып, тере уен уйнап. Кечерәк вакытта, уйнарга уенчык булмагач, шакмакка шакмакны кадак белән кагып трактор ясадык, менә шунда чүкеч тотып кадак кагарга өйрәндек, бармакка суга-суга. Кешедән калган кием кисәк тә, күңел һәрчак күтәренке булды, моңаеп өйдә утырмадык. Ул вакытта тормышлар да бер чама булгандыр инде. Барыбыз да бер тиң идек, көнләшү юк иде арада, дуслар да чып-чын иде. Бер-береңне түбәнсетү, кимсетү кебек гамәлләр безнең өчен ят иде. Яз көне тау битләре кардан арчылгач, какы, кузгалак, акбаш, лапас артларыннан яшь кычыткан, песи борчагы җыйнап ашап, 35 тиенлек «Лимонад», «Тархун», каен суы җыеп эчеп, исән-имин килеп җиттек без кибет киштәләрендә составына химик элементлар кушып эшләнелгән чипсы, сухарики, төрле-төрле «энергетик»лар тулып яткан, бер кызыксыз интернетлы заманга.
Уч тутырып кар ашап, пәлтәләргә бозлар катканчы карда аунап, боз сөңгеләрен сындырып кимереп, язгы ташу суларында яланаяк йөреп ничек исән калганбыздыр – белмим».