25 сентябрь иртәсендә Петропавловск-Камчатcкида мәктәп территориясендә бер хатын-кызга аю һөҗүм иткән. Дмитрий исемле ир-ат иртәнге аш әзерләгәндә үз фатиры тәрәзәсеннән бу хәлне күреп алган. Бу хакта РЕН ТВ яза.
Дмитрий сүзләренчә, иң башта нидер булуын эте сизеп алган һәм өрә башлаган. Шуннан соң Дмитрийның хатыны тәрәзәдән аюны күреп алган.
«Иртәнге аш әзерли идем. Хатыным «аю!» дип кычкырып җибәрде. Аю стадион почмагында, хатын-кыз өстендә иде. Һәм стадионга мылтык тоткан аучы йөгереп килде. Аю, урыныннан торып, аучыга таба йөгерде. Бик зур иде», – дип сөйләгән ул.
Аучы ерткычка берничә тапкыр аткан. Шулай итеп, кешегә ташланган аюны атып үтергән.
Дмитрий әйтүенчә, аюлар Петропавловск-Камчатскида инде беренче тапкыр гына күренми. Соңгы елларда алар шәһәр халкын торган саен ешрак борчый һәм куркыта.
Билгеле булганча, аю эш көнендә иртән мәктәп территориясендә һөҗүм итә. Бәхеткә, бу вакытта анда балалар булмаган.
«Бу бит мәктәп. Ярый әле балалар булмаган», – ди ир-ат.
Ерткыч һөҗүм иткән хатын-кызны коткарып кала алмаганнар, ул үлгән, диелә хәбәрдә.