Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин фонограмма кулланмаска чакыруга сүгенеп һәм мыскыллап җавап биргән

news_top_970_100
Марат Яруллин фонограмма кулланмаска чакыруга сүгенеп һәм мыскыллап җавап биргән
Социаль челтәрләр

Җырчы Марат Яруллин «Подслушано Шоу-биз» Телеграм-каналын алып баручы Тимур Ганиевны шаккатырган. Тимур концертларында фонограмма куллануны тыю буенча петиция әзерләп, ул постны турыдан-туры җырчыларның үзләренә юллаган иде. Марат Яруллинның реакциясе генә журналистны гаҗәпкә калдырырлык булган. Ул җырчының җавабын телеграм-каналына да урнаштырды. Тимурның петициягә кул куярга чакыруына Марат, озак уйлап тормыйча: «Бл..., не за...бывай, журналюга», – дип язып куйган.

«Артист этикеты! Бармы ул, әллә инде сезгә бөтен нәрсә рөхсәт ителәме?

Марат Яруллин, аралашу кагыйдәләрен өйрәнәсегез килмиме? Аннан соң инде сәхнәгә чыгарга да мөмкин булыр иде», – дип, халыкка да күрсәтте Тимур Маратның җавабын.

Тимур үзенең телеграм-каналы аша турыдан-туры фонограмма кулланучы артистларга каршы көрәшә, дип тә әйтергә була. Җырчыларны «чиста суга» чыгару өчен, ул аларның видеоязмаларын анализлый, фонограмма кулланучыларны ничек «тотып булганны» да аңлата. «Стоп фонограмме» дигән петиция аша ул җырчыларның фонограмма кулланулары азмы-күпме контрольгә алынмасмы, дип өметләнә.

Бу сүзләрне Марат үзе яздымы икән дип, җырчының концерт директоры һәм абыйсы Ринат Яруллин белән элемтәгә кердек. Ул мизгелдә Марат аның янәшәсендә түгел иде. Үтенечебезне җиткергәч, ул безгә: «Маратка барысын да әйтермен. Кирәк санаса, ул сезгә шалтыратып җавабын әйтер», – диде. Уйлаганча килеп чыкты, Мараттан шалтырату көтеп җиткерә алмадык.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 12 август 2024
    Исемсез
    Оятсыз инде ул,йозенэ чыккан оятсыз,наглыйлыгы.Кеше семьясын бозучы.
  • 9 август 2024
    Исемсез
    Тәрбиясез җырчы (әгәр җырчы дип атарга яраса)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100