Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярты татар эстрадасы, бүләкләр һәм медаль: Гөлназ Сәфәрованың туган көне ничек узган?

«Зур туган көн» «Пирамида» концертлар залында узган.

news_top_970_100
Ярты татар эстрадасы, бүләкләр һәм медаль: Гөлназ Сәфәрованың туган көне ничек узган?
Салават Камалетдинов

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Пирамида» концертлар залында үзенең «Зур туган көн»ен бәйрәм итте.

Бәйрәм концертын инстаграмда Гөлназның сәхнәдәш дуслары һәм үзләре шунда катнашкан популяр артистлар күрсәтеп барды. Бәйрәмнең сәбәпчесе — Гөлназ үзе дә концертның кайбер мизгелләрен сторисларына куйды.

Гөлназның туган көн бәйрәмендә кем генә булмаган! «Пирамида»га ярты татар эстрадасы җыелган: Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Марат Мухин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айфара, Баһлар гаиләсе һәм башка артистлар катнашкан. Концертны Айрат Ильясов белән Айваз Садыйров алып барган. Гөлназ үзе дә Искәндәр Хәйруллин белән дуэт башкарган.

Гөлназ Сәфәрова Татарстан хакимияте тарафыннан да игътибарсыз калмаган. Бәйрәм көнендә ул «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән. Аны Гөлназга ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырган.

Сторисларында Гөлназ барлык килгән кунакларына, тамашачыларына рәхмәт сүзләре яздырган.

«Чын күңелемнән әзерләнгән, көтеп алган туган көн концертым узып китте. Мең рәхмәт алкышларыгыз, мине ихтирам итеп килгәнегез өчен. Бу кеше тормышында була торган иң кыйммәтле мизгелләрдер. Минем күңелем тулды, үксеп елыйсым килә. Рәхмәт. Барлык теләкләрегез үзегезгә дә әйләнеп кайтсын», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100