news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярты сәгатьтә әзер була торган торт

Бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез.

news_top
Ярты сәгатьтә әзер була торган торт
Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм катлы камыр (чүпрәсез).
 
Крем өчен: 180 грамм ак май, 360 грамм куертылган сөт.

Катлы камырны юка итеп җәябез. Камырны 2-3 см калынлыкта таякчыларга бүләбез. 190 градуска кадәр җылытылган мичкә 25-30 минутка тыгабыз. Ашамлык төрә торган пленкага куертылган сөт сылыйбыз, аның өстенә әзер булган таякчыкларны куябыз да тагын бер кат куертылган сөт белән баллыйбыз. Таякчыклар беткәнче катлы-катлы итеп рулет формасында өябез. Калган кисәкләрне бизәү өчен ваклыйбыз һәм тортның өстенә сибәбез. Аннан пленканы тыгызлап бөтереп куябыз. Әзер булган тортны төнгә суыткычка куябыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар