Ярты гомерен төрмәдә үткәргән эчкече «бозык хатын»:«Балаларым булса, мондый булмас идем!»
Аның турында күршеләре: «Чибәр иде, кулдан-кулга йөрде», – дип сөйли. 72 яшькә җиткән Лидия Исаева әле дә яшьлектә ясаткан абортына үкенә... «Бозык хатын» исемен йөрткән, рәшәткә артында берничә срок утырып чыккан хатын-кыз янына килдем. Аны, күтәреп, өенә алып кайттык...
Буш суыткыч өстенә телевизор куелган. Урындык, кечкенә генә өстәл, кул юа торган урын, шкаф... Барысы да юл буендагы кунакханәдәге төсле. Бу – тулай торак та, хастаханә палатасы да түгел. Без – картлар йортындагы бүлмәдә. Мендәре оешып беткән караватта бик ябык, сөяккә калган хатын утыра, таягы да бар...
«Бәлки, аңа кереп тормассыз. Ул бит русчалатып өч хәрефкә дә җибәрә ала. Ул беркем белән дә артык сөйләшеп тормый. Әйдәгез, без сезне бүтәннәр белән таныштырырбыз: ир кеше, Мамадышныкы, тыныч, нормальный… Алайса, БУ тавыш куптара башлаячак, аның белән ялгызың гына калу куркыныч».
Шулай, тыйнак һәм сак кына, мине интернат хезмәткәрләре яшьлегендә төрмәләрдә утырган хатын-кыз белән очрашудан баш тартырга өндәде. Ләкин бу минем аның белән танышу теләгемне киметмәде. Чөнки берничә дистә чакрым юлны үтеп, нәкъ менә аның янына – «беткән хатын» исемен йөрткән, рәшәткә артында берничә срогын утырган 72 яшьлек хатын-кыз янына килдем.
«Эч, кызым, эч!»
Җыерчык баскан битендә шаккату, югалып калу, ниндидер шатлык чалымнарын абайладым. Чөнки интернатта өч ел торуы дәверендә аның янына берәү дә килеп карамаган... Миңа текәлгән күзләр, салкын һәм үткен караш ялгызлык һәм өметсезлекне чагылдыра, чагылдыра гына түгел, бу караш мондый хисләр турында «кычкыра» иде.
Мине үз акылында булган һәм, күпмедер дәрәҗәдә, хәтта интеллигент, акыллы хатын-кыз каршы алды. Ул интернатта ни турында сөйләшергә яраганын, ә нәрсә турында дәшми калырга икәнен төгәл белә һәм аңлый. Миңа көн тәртибен, менюны, җирле «контингент»ның характерын һәм хәтта кичләрен карый торган сериалларын җентекләп сөйләде. Бала вакытларын, аның сүзләренчә инде күптән үлеп беткән туганнары турында да бик теләп искә төшерде.
Лидия Исаева күп балалы гаиләдә үскән. Соколка мәктәбендә 9 сыйныф тәмамлаган. Исерткеч эчемлекләр белән бәйләнгәнче, тормышы бөтен балаларныкы кебек булган.
«Әти эчте. Һәм миңа да өйрәтте. Чәркәгә сала. Миңа суза: «Эч, кызым, эч, рәхәт була». Эчә идем, ошады. Мин 19 яшемдә эчә башладым. Эчәсең, күңелле һәм рәхәт була. Бөтен нәрсә дә бар, бернәрсә дә кирәк түгел. Йоклыйсың. Уянасың, тагын бер шешә кирәк», – дип сөйли ул.
Эчкечегә сабышканчы, Лидия Алабугада 2 ел сатучылыкка укый. Хәтта күпмедер вакыт Яңа Кама аръягы бистәсендәге кибеттә һөнәре буенча да эшләгән. «Сатучы булып эшләдем. Башым эшли минем. Барлык отчетлар минем өчен җиңел булды. Акча саный белә идем. Ләкин бу бик күптәннән булды һәм озакка бармады», – дип тирән сулыш ала олы яшькә җиткән хатын.
«Чибәр иде, кулдан-кулга йөрде»
Лидия Васильевна яшь чагында бик чибәр булган. «Авылдагы беренче кыз» дип горурланып әйтә үзе турында. Соңрак моңа без дә инандык – ул туып үскән җимерек йортта фотосурәтләрен табып алдык.
«Лидия бик сөйкемле кыз иде, матур итеп сөйләргә оста булды. Егетләрнең башын әйләндерә белә иде. Ир-атларның артык игътибары бозды аны. Әти-әнисе дә аңа кылган гамәлләре өчен сүз әйтмәде. Аңа барысы да рөхсәт ителде. Ә эчә башлагач, башын бөтенләй югалтты. Чибәр иде, кулдан-кулга китте», – дип сөйләде Лидия Исаеваның Яңа Кама аръягы бистәсендәге элеккеге күршесе.
Лидия үзе дә ирләр генә җыелган урында утырырга яратканын әйтә. Ләкин алар шешәдәшләр генә булган.
«Мин ирләр белән дус булдым. Хәзер интернатта да алар белән генә аралашам. Хатын-кызларны җенем сөйми, алар сөйли генә, чәйни генә беләләр. Мин бөтен дөреслекне йөзгә бәреп әйтәм, шуңа күрә мине беркем дә яратмый. Дөресне сөймиләр, ялагайланганны яраталар», – ди язмам герое.
Лидия кияүгә чыккан булган. Тормыш иптәше белән законлы никахта 8 ел яшәгән. Ләкин бала тапмаган. «Башта теләмәдем, аннары барып чыкмады. Ирем дә мине бик каты кыйный иде. Ник икәнен белмим. Эчә идем, бәлки, шуңадыр. Һәм бик каты көнләште. Мин өйдән беркая да чыгып китә алмасын өчен аякларымны төя иде», – ди.
«Аборт өчен үземне беркайчан да кичермәм»
«Яшь идем. Бала тудырырга әле иртәрәк, дип уйладым. Үзем өчен яшәп калырга теләдем. Абортны кайда ясап булганын әйттеләр. Ризалаштым. Баладан котылдым. Ә аннары инде бала таба алмадым, хатын-кыз сәламәтлегем беткән иде. Ялгызлыкны кабат-кабат исереп җиңә башладым. Абортка баруыма бик нык үкенәм. Балаларым булса, минем тормыш бөтенләй башка булган булыр иде, мөгаен. Юк, мөгаен түгел, НӘКЪ ШУЛАЙ! Тормышым башка төрле булыр иде», – дип үкенә Лидия Васильевна.
Аның сүзләренчә, туганнарыннан берәү дә исән калмаган. Әти-әнисен үзе күмгән, абыйсы батып үлгән. Кыз туганнарының берсе Мәскәүдә, икенчесе Түбән Камада яшәгән. Алар белән элемтәләр күптән өзелгән. Туганнары аннан әхлаксыз яшәү рәвеше алып барганы өчен йөз чөергән. Кайдадыр туганнарының балалары бар, ләкин алар дөньяда Лида апаның барлыгын да белмиләрдер.
Лида апаны һәрвакыт аңлаган һәм аның хәленә кергән бердәнбер кеше – Валька. Лидия Исаева йортыннан ике йорт аша гына яшәгән күршесен ул шулай дип атый. Нәкъ менә Валька аны картлар йортына җибәргән, ә Лиданың әти-әнисе йорты хәзер җимерек хәлдә.
«Күптән дөмеккән дип уйлаган идек, ә ул исән икән»
Лидия Исаева эшчән булган. «Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәдем, әмма авылдашларыма хуҗалыкта ярдәм иттем», – дип сөйли ул. Кемгәдер бакчасын казып бирә, кемгәдер түтәлләрен утый, кемнеңдер бәрәңгесен өя. Еш кына шешә һәм «закуска» белән түләгәннәр. Бик сирәк кенә акча биргәннәр. Акча түләсәләр дә, Лидия аларны тиз генә «яшел елан»га алмаштырып кайта торган булган. Иң юмарты шул ук Валька булган. Хатын-кызның хуҗалыгы зур, Лидия аңа дуңгызларын карарга һәм башка терлекләрен асрарга ярдәм иткән, ә Валя аны ашаткан. Ул Лиданы үпкәләтмәгән, аның хирыслыгын белә торып, еш кына табын кора торган булган.
Вальканы сагындым мин. Кунакка барыр идем аңа. Ул мине, әлбәттә, шешә белән каршы алачак. Без аның белән бергә еш утыра идек. Җырлап җибәрә идек, яраткан халык җырларыбыз бар (җыр сузды). Валька эчүен әз эчте, ә мин күп җибәрә идем. Эчсә, үлгән ирен сагынып елый. Ә мин беркайчан да еламыйм. Минем характер андый түгел. Эчәм дә йоклыйм, тавыш чыгармыйм, – дип сөйли ул яшьрәк чакларын.
Кыш көне читенрәк булган. Өйдә мич тә, утын да, ризык та юк. Сүнмәгән тәмәке төпчекләреннән бервакыт өйгә ут капкан. Өйнең стеналары һаман да кара көйгән килеш. Зәмһәрир салкыннарда электр миче коткарган, әмма иске чыбыклары түзмәгән. Аннары Лидия тегендә-монда кунып йөри башлый. Сарайда, терлек арасында да йоклап калгалаган чаклары булган.
«Бөтен пенсиясен эчеп бетерә иде. Эчә дә, кар көртенә егыла, аяклары гына күренеп тора. Шулай итеп аякларын өшетте. Аякларын көчкә өстери. Йомышын астына җибәрә иде. Кыш көне итәге шакыраеп ката. Ә исе... Бозык хатын. Иң түбәнгә тәгәрәде. Без Лидканы күптән дөмеккән дип уйладык. Ә ул исән икән, хәтта кешегә дә охшап киткән, – дип сөйли авылдашлары. – Интернатка алып китүләре әйбәт булган. Күптән теге дөньяга киткән булыр иде инде».
«Урламадым мин, үземнекен алдым»
Лидия Васильевна язмыш тарихын җентекләп сөйләде, минем катлаулы һәм кайчагында бөтенләй уңайлы булмаган сорауларга да җавап бирде. Аларның берсе генә әңгәмәдәшемне көтмәгәндә үзгәртте.
Ә Сез нәрсә өчен төрмәдә утырдыгыз?
(Тынлык). Нәрсә, охшаганмы? Тоткын хатынга охшаганмынмы?
Хатын күзләрен идәнгә төшерде дә бик озак эндәшми торды.
Урламадым мин, – дип дәвам итте ул, башын тәрәзә ягына борып. – Үземнекен алдым. Үземнең йозагымны кире алдым. Ә теге миңа ташланды, мин җавап бирдем. Сугыша башладык. Күршем, «мине кыйнады» дип, минем өстән язган. Өстәвенә, мине урлауда да гаепләгән. Әлбәттә, аңа ышандылар, миңа түгел. Ләкин минем беркайчан да кеше әйберенә тигәнем юк. Ул вакытта 3 ел бирделәр.
Кеше үтергән өчен утыргансыз, диләр. Бу дөрес түгелме?
С**терәләр. Алар мине күралмыйлар. Минем турыда ялган (сүгенеп әйтә) сөйлиләр. Сез аларны тыңламагыз.
Күршеләренә ышансаң, Лидия Исаева төрмәдә ярты гомерен үткәргән. Өч үтерү, урлау, сугышулар. Соңгы 10 елын аңа өендә мәет тапкач биргәннәр. Ирне (Лидия белән күршедә яшәгән) озак вакыт бөтен авыл белән эзләгәннәр. Полиция (ул вакытта милиция) мәетне Лиданың базында тапкан. Хуҗа хатын өйдә булмаган. Аны Түбән Кама районының Сухарево авылында эзләп тапканнар, ул Яңа Кама аръягыннан ерак түгел. Тикшерү изоляторына да шуннан алып киткәннәр. Ә авылда әле «Лида икенче ирен дә урманда үтергән» дигән сүзләр йөри. Ләкин аның мәетен берәү дә тапмаган. Хәбәрсез югалган.
Шунысы кызык, картлар йортында булган Лидия Исаеваның шәхси документлары арасында кеше үтергән өчен хөкем ителү турында бернинди мәгълүмат та юк. Криминаль үткәнне искә төшергән бердәнбер язма шулай:
«РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе, 3 нче өлеш («торакка законсыз үтеп кереп урлау»). 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән».
Документтан күренгәнчә, Лидия Исаева 2012 елдан 2015 елга кадәр төрмәдә утырган.
«Мишка мине өстә көтә, абыема килергә вәгъдә бирдем»
Сезгә нинди уйлар килә?
Гадәттә, бернинди дә. Тормышка да, үлемгә дә ниндидер битарафлык, ваемсызлык. Гаиләм турында искә төшермим, ул ниндидер бик еракта калды. Мин моны ничек аңлатырга белмим, ләкин билгеле бер чикне узгач, элеккеге тормышта кайту турында хыялланмыйсың инде. Дөресен генә әйткәндә, инде теләмисең дә.
Михаил – Лидиянең үлгән абыйсы. Мин килер алдыннан, ул сеңлесенең төшенә кергән.
«Мишка мине үзенә чакыра. Тиздән килермен, дип вәгъдә бирдем. Димәк, миңа озак калмады инде. Монда мине бернәрсә дә тотмый. Ләкин, үләр алдыннан, минем үземнең өемне күрәсем килә. Сагындым. Ләкин мине анда беркем дә алып бармаячак. Мин сораган идем. Ерак, диләр. Елганы аркылы чыгарга кирәк... Кемгә кирәк инде мин. Минем белән берәү дә вакланып ятмас», – дип уйга батты әңгәмәдәшем.
Әйдәгез, мин сезне өегезгә алып кайтам. Сез адресыгызны хәтерлисезме?
Әйе, хәтерлим. Иң соңгы йорт. Мин бик шат булыр идем. Кайчан?
Киләсе атнада. Мин сезнең арттан килермен. Сез мине көтегез генә. Мишкага ашыкмагыз. Мин киләчәкмен, тиздән.
Ышанасы да килми. Рәхмәт. Мин көтәрмен.
…
Нәкъ бер атнадан соң Соколка янындагы яр буенда безне МЧС көймәсе көтеп тора иде. Ул урында кышын боз кичүе була.
Коткару хезмәте җитәкчесе безгә Чулман елгасының теге ярына барырга булышырга ризалашты. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре безне көне буе озатып йөрде. Алар инвалид коляскасында утырган хатын-кызны авылның очына кадәр алып бардылар. Ә вак таш җәелгән юлдан мондый арба этү бер дә җиңелләрдән түгел.
Җимерекләр патшабикәсе
Лидия Васильевна бәхетеннән балкып тора иде.
Ул кулына таяк тотып, мине иртә таңнан бирле көткән. Интернатта эшләүчеләр аны матур итеп киендергән, яңа кәчтүм һәм түфлиләр киерткән. Күчтәнәчләр тутырган пакетымны Лидия Васильевна үзе белән алырга булды. «Өйдә ашыйм, анда, үземдә. Монда түгел», – диде ул һәм пакетны машинага куяр өчен кулыма кире тоттырды.
Шәдчедән Яңа Кама аръягына кадәр юл 1,5 сәгатьтән артык вакыт алды. Лидия Васильевна юлы буе Валькасын сөйләде. Аңа һичшиксез кереп чыгарга кирәк, ди. Үзенең өе дә элеккечә калгандыр, дип өметләнде. «Мин суыткычны саттым, ә телевизор Валькада. Анда урларга бернәрсә дә юк. Тәрәзә пыялаларын ватмасыннар дип, йозак элеп тормадым», – дип сөйләде ул көймәдә.
Яңа Кама аръягы бистәсе дача поселогын хәтерләтә. Биредә, нигездә, Түбән Кама кешеләре яши: җәйге каникулларны Чулманның матур ярында, шәһәр тавышыннан ерактарак һәм ачык һавада үткәрәләр. Бөтен урамда яңа йортлар төзелгән. Нәкъ менә шуңа күрә Лидия Исаева йорт һәм урамнарны танымады. Әмма навигатор безнең дөрес баруыбызны күрсәтте: Тукай урамы,**. Уң яктагы соңгы йорт. Хатын аны танымыйча торды. 2 метр биеклектә үскән чүп үләне йортны бөтен яктан әйләндереп алган.
«Менәтерә, нинди хөрмәт. Каян килгән?! Хәзер Лидканы кулда күтәреп йөртәләр икән. Королева, ә! Ә без гомер буе сугарылып эшләдек, әмма безнең турында берәү дә искә дә алмый. Ә монда! Беткән хатын иде, кешегә охшап киткән, – дип, аны күршеләре әйләндереп алды. – Исән икән, карале, дөмекмәгән. Күпме эчте, ә үзе әле дә исән? Үз җимерекләренә кайттымы? Анда инде яшәп булмый, түшәм җимерелгән, миче ишелгән», – дип сөйләнде хатын-кызлар. Лида аларны тыңламаска тырышты.
«Калам, беркая да китмим»
Лидия Васильевнаның гаҗәпкә калган йөзе әле дә минем күз алдымда тора. Ул үзенә урын таба алмады.
«Ничек шулай? Монда нәрсә булган? Нинди оят! Хәзер мин интернатта нәрсә әйтермен? Өй белән нәрсә булган? Бу чүп-чарны чыгарырга миңа кем булышыр? Мин монда үләр алдыннан бераз яшәп калырга теләгән идем? Ничек шулай? Ничек шулай соң?» – бәргәләнде ул.
Лидия Васильевна озак вакыт як-ягына каранып утырды: корымга баткан стеналар, китек-ватык кирпеч өеме, чүп-чар өелеп тора... Аның янып торган күзләре кинәт бушап калды. Хатын бусагага утырды, тәмәкесен көйрәтте, бераз тынычланып китте…
Хатын, өч исән калган иконалар торган ерак почмакка карап озак кына уйланып торды да: «Мин монда калам. Моннан беркая китмим», – диде.
Дәвамы бар…
ВИДЕО: https://youtu.be/4fCQWbj84_U
Эльмира Миңнекаева «Нократ» газетасы
Алена Низамова тәрҗемәсе