Ярты елдан соң Миләүшә Айтуганова Иркәгә:«Болытлар куерганда үзеңне дөрес тоту мөһим»
Җырчы Иркә Инстаграм битендә чираттагы матур фотосын урнаштырган.
«Хәерле көннәр сезгә, якыннарым!» — дип язган ул.
Инстачылар да бик кызыклы комментарийлар калдырганнар.
«Ярты ел узгач язылган комментарий: тормышта төрле хәлләр була. Әлеге вакыйгаларда безнең үзебезне ничек тотуыбыз — иң мөһиме, болытлар куерган чакларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген сайларга туры килә. Мин сокланам сиңа! Үз юлыңнан тайпылма!» — дип үз фикерен җиткергән журналист, продюсер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова.
«Миңа бу сүзләрне уку зур бәхет, Миләүшә ханым! Мең рәхмәт сезгә!» — дип җавап кайтарган Иркә.
«Без дә аңа карап сокланабыз. Чын татар хатын-кызы!», «Үзеңә дә иң изге теләкләр генә!», «Хәерле кич, чибәркәй!», «Сез бик зәвыклы!», «Татар эстрадасының кыйммәтле асылташы!» — дип яза инстачылар.