Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярты ел элек югалган Фәргатьне табып, туган җирендә җирләделәр

news_top_970_100

Нурлат районы Ерыклы авылында ярты ел элек хәбәрсез югалган Фәргать Галимовны җирләделәр, дип хәбәр итә «Нурлат-информ»нан Дания Сибгатова.

Басма язуынча, Фәргать соңгы елларда Ерыклыда яшәмәгән, аның инде әти-әнисе дә исән түгелләр икән. Әмма туганнары аны туган җирендә җирләүне намус эше дип санаган.

Фәргать контракт төзеп махсус операциягә киткән, миномет взводы командиры урынбасары булып хезмәт иткән.

«2023 елның ноябрендә аның хезмәттәшләре авыл җирлегенә шалтыратып, аның сугыштан әйләнеп кайтмавын, аның турында бер хәбәр дә булмавын җиткерде. Без военкомга мөрәҗәгать иттек, хезмәттәшләре белән сөйләштек, аның кайда булырга мөмкин икәнлеге турында бөртекләп мәгълүмат җыйдык. Мәетен ачыклагач, аны Ростовтан алып кайттык», – дип сөйләгән өченче буын туганы Рузилә Гильфанова.

Матәм чарасында район башлыгы Дамир Ишкинеев, военком Заһир Абдуллин, башка җитәкчеләр катнашкан. «Ул чын батыр. Фәргать Галимов авылдашлары, район халкы алдында Ватаны өчен тормышын биргән кеше булып хәтердә калыр. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын», дигән Дамир Ишкинеев. Ул аның туганнарына Фәргать Галимовка үлеменнән соң бирелгән «Батырлык» орденын тапшырган.

Хәрби комиссар, бер минут тынлыктан соң, Рузилә Гыйльфановага Россия флагын мәңгегә сакларга дип тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100