news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярты ел эчендә 68 ялган акча: Татарстан Милли банкы ялган банкнотлар турында кисәтә

news_top

Татарстанда 2025 елның II кварталында ялган билгеләре булган 28 акча купюрасы ачыкланган. I кварталда аларның саны 40 булган. Шулай итеп ярты ел эчендә ялган акчалар саны 68гә җиткән. Бу хакта ТР Милли банкы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Челнинские известия».

Ялган акчаларның күпчелеге – 5 000 сум номиналындагы банкнотлар (21 данә). Тагын 6 ялган банкнот – 1 000 сум номиналлы.

Хәзерге вакытта Россия Банкы банкнотларны модернизацияли. 100 сум (2022 елда чыгарылган) һәм 5 000 сум (2023 елда чыгарылган) номиналындагы яңартылган банкнотлар әйләнешкә кертелде. Аларның чын булуын ачыклаучы билгеләр турындагы мәгълүмат Россия Банкы сайтында һәм «Россия Банкы банкнотлары» мобиль кушымтасында урнаштырылган.

Әлеге яңалыктан файдаланып, мошенниклар гражданнарга гадәти банкнотларны яңаларына алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкин, дип кисәтә ТР Милли банкы.

«Банкнотларны алыштыру яки аларның дөреслеген ниндидер мобиль кушымта ярдәмендә тикшерүне сораган кешеләрнең тәкъдимнәренә игътибар итмәгез. Чит кешеләр үтенече буенча бернинди кушымталар урнаштырмагыз һәм алар җибәргән сылтамаларга кермәгез», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

1997 елгы купюралар һәм аларның модификацияләре яңа купюралар белән беррәттән әйләнештә кала һәм законлы түләү чарасы булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар