news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярты ел буена авыру билгеләрен табибка әйтми йөргән яшь кызда яман шеш тапканнар

news_top

24 яшьлек кыз, борчулы симптомнар сизүгә карамастан, берничә ай буе хастаханәгә бармыйча йөргән. Нәтиҗәдә табиблар пациентка «эчәклектә яман шешнең 3 нче стадиясе» диагнозы куйган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Америкада яшәүче кызны ике нәрсә борчыган, ләкин ул бу симптомнарга игътибар итмәгән. Пациентның эче авырткан, кыз гел арыгынлык тойган. Ул моны велосипедта еш йөрүе белән генә бәйләгән. Тренировкалардан соң авыртадыр, дип уйлаган. Аннары ул бәдрәфкә барганда кан күрә башлаган.

Ярты елдан соң кыз хастаханәгә барырга булган. Пациент айлар буе яшереп йөргән симптомнарын әйткәч, табиб сүзсез калган. Колоноскопия ясаганнан соң, кызда 3 нче стадия эчәклек яман шеше булуы ачыкланган.

«Процедура вакытында шеш таптылар. Ул инде бик зур иде. Табиб шунда ук рак икәнен аңлады. Минем башыма үлем турында уйлар килә башлады. Бу – шундый куркыныч халәт... Яман шеш эчәклектән читкә таралган, диделәр. Бу – аны дәвалау катлаулырак булачак, дигәнне аңлата иде», – дип сөйләгән пациент.

Кыз 12 химиотерапия курсын узган һәм операция кичергән. Ул хәзерге вакытта ремиссиядә.

Эчәклек белән бәйле проблемалары булган пациентлар арасында табибка мөрәҗәгать итүне кичектерүчеләр еш очрый. Гадәттә, бу – колоноскопия процедурасыннан курку белән бәйле. Табиблар әйтүенчә, курку еш кына мәгълүмат җитмәү белән бәйле. Бүгенге көндә колоноскопия шактый җиңел уза һәм авырттырмый. Әлеге тикшерү авыруларны башлангыч этапта ачыкларга ярдәм итә. Белгечләр сәламәтлек турында вакытында кайгыртырга, шикле билгеләр барлыкка килгән очракта, шундук табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Бу – җитди авыруларны кисәтүдә зур роль уйный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар