Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярты башы киселгән». Аттракционнар паркында имгәнгән 18 яшьлек Рөстәм үлгән

Рөстәмнең якыннары егет үзенең игътибарсызлыгы аркасында һәлак булына ышанмый.

news_top_970_100
«Ярты башы киселгән». Аттракционнар паркында имгәнгән 18 яшьлек Рөстәм үлгән
Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

28 августта Пермь шәһәрендә «Америка таулары» аттракционында 18 яшьлек Рөстәм имгәнә. Аны хастаханәгә озаталар, тик егет 5 сентябрьдә вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Фаҗига булды, туганнары һәм дуслары өчен зур югалту. Без — парк хезмәткәрләре, барыбыз да, бик кайгырабыз һәм мәрхүмнең гаиләсен кайгысын уртаклашабыз. Парк комиссия эшенә һәм гаиләгә барлык ярдәмне күрсәтергә әзер. Хәзер фаҗига буенча материалларны өйрәнәләр, аттракционның техник документларын, эш урынында иминлек кагыйдәләрне үтәүне тикшерәләр», — дип сөйли Горький исемендәге паркның директоры Рәшит Габдуллин.

Пермь халкы бу турыда фикер алыша. Рөстәмнең якыннары ул үзенең игътибарсызлыгы аркасында һәлак булына ышанмый. Ләкин якныча версия буенча, егет үз гаебе белән һәлак булган, дип сөйләгән «КП»ның үз чыганагы.

«Аттракционны эшләтеп караганда, тиешсез урында торганга күрә, башына аттракцион кабинасы бәрелү сәбәпле, травма алган, аннары медицина оешмасында вафат булган. Тикшерү барышында аттракционны карадылар. Хәзерге вакытта тикшерү бара, шаһитларны сораштыралар, документларын өйрәнәләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Мәрхүм Рөстәмнең әнисенең якын дусты Анастасия башка версия сөйли. «Рөстәм августта паркка эшкә урнашты. Бу көнне аны „Америка таулары“ механизмында нидер тикшерергә кушканнар. Ул шунда киткән, бераздан аттракционны эшләтеп җибәргәннәр. Рөстәмнең ярты башын диярлек киселгән», — ди Анастасия.

Әлеге ситуация белән якыннан таныш кеше Анастасия версиясе белән килешми. «Бу — бәхетсезлек очрагы, игътибарсызлык, операторның битарафлыгы, башка берни дә түгел. Бер җайланманы тикшерергә дә операторны җибәрмиләр. Алар үзләре аттракционны тикшерә, операторлар бу эштә катнашмый, операторлар аттракционны карагач кына, эшли ала», — ди ул.

Тикшерүгә прокуратура да кушылган. Свердловск районы прокуроры Валерий Подгайный фаҗига урынын үзе барып караган.

Рөстәмне 9 сентябрьдә җирләгәннәр. Якыннары аны бик мәрхәмәтле дип искә ала. «Ул эчмәде, тартмады, һәрчакта да ярдәм итәргә әзер иде. Эретеп ябыштыручы булырга укыды, шул белгечлек буенча эшләргә җыена иде», — ди алар.

Бө инде беренче очрак түгел икән. 2013 елның июнендә «Америка таулары» аттракционы кабинасыннан 39 яшьлек Светлана очып төшкән. Аны хастаханәгә илткәннәр, тик ул да вафат булган. Ул вакытта яклар килешүе сәбәпле, Тикшерү комитеты эшне тикшерүне туктаткан. Парк директоры Рәшит Габдуллин мәрхүмә хатын гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән, фатир алырга ярдәм иткән, балаларын 18 яшь тулганчы ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

«КП» хәбәрчесе белән аралашканда директор әле дә мәрхүмәнең балаларына ярдәм күрсәтүен әйткән. Рөстәм белән килеп чыккан очракта да парк директоры ярдәм күрсәтергә әзер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100