Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярсынган ир-ат таныш хатынының бармакларын чабып өзгән һәм эткә ашаткан

news_top_970_100
Ярсынган ир-ат таныш хатынының бармакларын чабып өзгән һәм эткә ашаткан
"Татар-информ" архивы

Приморьеда яшәүче ир-ат таныш хатынының бармакларын чабып алган һәм эткә ашаткан. Хәзер бу ир-ат СИЗОда утыра. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Исерекләр талашы еш кына сугыш белән бетә, ләкин кайчакта авыр очраклар, хәтта үтерүләр дә була. Алда сөйләнәчәк очрак мәетләр белән тәмамланмый, ләкин, аңа карап, вәхшилек кимрәк түгел», – дип яза «КП» хәбәрчесе.

Берләшкән хокукый союз вәкилләре «Телеграм» каналда хәбәр иткәнчә, Чернигов районында ир-ат бергә «салып» утырган хатынның бармакларын чабып өзә.

Әлеге вакыйга берничә көн элек була. Авыл йортларының берсендә ир белән хатын табын корып, эчеп утыра. Аннары алар талаша башлый. Ярсынган ир-ат кулына балта ала һәм танышының өч бармагын чабып өзә.

Бу очракта тиз генә хастаханәгә мөрәҗәгать итү аермачык булса да, хатын кулын бинт белән бәйләп куйган һәм эчүен дәвам иткән, дип язганнар социаль челтәрләрдә.

Ир-ат өзелгән бармак кисәкләрен эткә ашаткан.

Аннары гына хатынның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә, һәм ир-атны тоткарлыйлар. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу кешене 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Бу тарихта ачыкланып бетмәгән урыннар да бар, дип саный «КП». Мәсәлән, талаш ни сәбәпле килеп чыккан, ир-ат ни өчен кулына балта алган. Ни өчен ул бармакларны эткә ашаткан – эзләрен яшерергә маташканмы? Ул моңа кадәр хөкем ителгәнме, ни өчен хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән. «Комсомолка» бу сорауларга җавап белешү өчен Эчке эшләр министрлыгының Приморье буенча идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100