Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярсыган ир хатынын һәм үги улын үтергән

news_top_970_100
Ярсыган ир хатынын һәм үги улын үтергән
"Татар-информ" архивы

Иваново өлкә суды 52 яшьлек ир-атны 17 елга каты режимлы колониягә озатты. Ул хатынын һәм үги улын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Вести» каналы прокуратурага сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 2022 елның 28 июнендә Афанасово авылында була. Ир-ат 42 яшьлек хатыны белән талаша, йодрыкларын эшкә җигә. Ләкин хатынны 22 яшьлек улы яклый башлый.

Сугыш вакытында гаилә башлыгы пычакка ябыша. Ул үги улына 3 тапкыр кадый, аннары хатынына ташлана. Хатынның мәетендә 2 тапкыр пычак кадаган урын табыла.

Җинаятьче качып китми. Судны ул изоляторда көтә. Хәзер ул алдагы 17 ел гомерен төрмәдә уздырачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100