news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярсыган егет сөйгән кызын скотч белән бәйләп куйган, кыйнаган, этен кер машинасында юган

news_top
Ярсыган егет сөйгән кызын скотч белән бәйләп куйган, кыйнаган, этен кер машинасында юган
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Камчаткада яшәүче кызны элеккеге сөйгән егете вәхшиләрчә кыйнаган. Хәзер бу кыз хастаханәдә ята. Егетне хокук саклаучылар эзли. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Егет кызны скотч белән бәйләп куя да сәгатьләр буена кыйный. Кыз сүзләренчә, аның элеккеге егетендә психик тайпылышлар булуы ихтимал. Ул бик еш агрессив була, көнли. Кыйнаган көнне бик күп итеп хәмер эчә, аннары вәхшиләнә.

«Камчы алды, кычкырмасын өчен, мине скотч белән бәйләп куйды. Чишендерде дә аяклары, куллары белән кыйнады. Бөтен тәнемә камчы белән сукты. Судмедэкспертиза 100дән артык гематома һәм күгәргән урын булуын ачыклады», – ди имгәнгән кыз.

Әлеге хәлгә кадәр берничә атна алданрак егет бу кызның этен кер машинасына салып юган.

Хәзер кыз хастаханәдә, аның борыны сынган. Элеккеге егете элемтәгә чыккан – кыйнау турында хәбәр тараткан һәм үзен хокук саклаучылар эзләгәне өчен канәгатьсезлек белдереп шалтыраткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар