news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ярсу яз – уңышка куркыныч тудыра»: аномаль кыш уҗымнарның ныклыгын сыный

Бу кышта температураның еш үзгәрүе һәм аномаль кар явулар үсемлекчелек белән шөгыльләнүче агрофирма җитәкчеләрен борчылырга мәҗбүр итә. Һава торышының көйсезләнеп торуы уҗым бодае чәчүлекләренә дә куркыныч тудыра. Үсемлекләр суыкларны ничек кичерә һәм Татарстан нинди икмәк уңышына өмет итә ала? Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы язмасында.

news_top
«Ярсу яз – уңышка куркыныч тудыра»: аномаль кыш уҗымнарның ныклыгын сыный
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Әле салкын, әле җылы

Быел республикада бөртекле культуралар 490 мең гектар сөрүлек җиргә чәчелгән. Баштарак аграрийлар көзен җылы һава торышы туклыклы матдәләрнең сарыф ителүен көчәйтер һәм үсемлекләрнең тулысынча тынычлык халәтенә күчүенә комачаулар, дип кайгырган иде. Әмма барысы да яхшы узды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 409,9 мең гектар (84 процент) чәчүлек кышка яхшы халәттә, 69,7 мең гектар чәчүлек (14 процент) – канәгатьләнерлек халәттә кергән, 5 мең гектарда (1 процент) уҗымнар сирәк шытып чыккан, – нибары 1,2 мең гектар (0,25 процент) җирдә орлыклар шытмаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елның декабрендә яңа куркыныч килде – кар булмады. Кисәк суыту өшү белән янады, чөнки уҗым бодае тармаклану төене тирәсендә нибары 16 градус салкынга, тритикале – 17 градус, арпа 18 градус салкынга чыдый.

Аномалияләр гыйнварда да дәвам итте: беренче декадада җепшетүне төнге суыклар алмаштырды, ә соңыннан кар ишеп яуды. Бу шатланырга сәбәп тә кебек – калын кар катламы чатнама салкыннардан саклый. Ә кар җитәрлек дәрәҗәдә туңып бетмәгән җиргә яткан булса нишләргә? Бу очракта тамырлар тирәсендәге температура нуль чамасы кала, ә уҗымны кар күгәреге зарарларга мөмкин.

Татарстан буенча Россия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре ай саен чәчүлекләргә мониторинг уздыра. Үсемлекләрне саклау бүлегендә ышандыруларынча, бүгенгә уҗымнар яхшы хәлдә: калын кар катламы астында тармаклану төенендә уңайлы температура саклана – -5..+0,1 градус.

Бозга каршы – шикәр

Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре туфракны гына анализлап калмый, ә үсемлекләрнең исән калучанлыгын да бәяли. Бу белешмәләр аграрийларга язгы кыр эшләре алдыннан чәчүнең төгәл картинасын бирә һәм тәрбияләүне планлаштырырга булыша.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кышлау өчен үсемлекләргә, беренче чиратта, шикәр кирәк. Алар күзәнәк эчендәге суның туңуына каршы тора, барлыкка килә торган боз күләмен киметә һәм аксым ялганмаларын оюдан саклый. Шикәр микъдарын билгеләү өчен белгечләр туң җир кисәге кисеп ала, аны эретә һәм анализ өчен үсемлек үрнәкләрен ала.

2025 елның декабрендә уҗымнарның энергетика запасы югары – 28,4 проценттан 34,1 процентка кадәр булган. Уртача алганда һәр 10 көндә үсемлекләрдәге шикәр 2 процентка кими, ә җепшетү вакытында бу күрсәткеч тагын да сизелерлек төшәргә мөмкин. «Хәзерге вакытта уҗым культуралары үсемлекләрендә шикәр 20-30 процент, бу уңай вазгыять турында аңлата», – дип сөйләделәр Авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалында.

Шикәр микъдарыннан тыш, хуҗалыкларны уҗым үсемлекләренең һәлак булу дәрәҗәсе дә кызыксындыра. Бу аларга өстәмә чәчүгә һәм икмәкне кабат чәчүгә алдан ук әзерләнергә мөмкинлек бирә. Белгечләр мәгълүматы буенча, Татарстанда 4 мартка уҗым бодаеның һәлак булуы критик күрсәткечләрдән түбән – 1,1 проценттан да югары түгел. Бераз тайпылышлар Теләче һәм Тукай (1,3әр процент), Аксубай (1,6 процент) һәм Чүпрәле (2,4 процент) районнарында теркәлгән. Уҗым бодаеның күпләп һәлак булуы Ютазы районында (6,7 процент) теркәлгән.

Филиал җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова аңлатканча, үсемлекләр еш кына туңудан яки янудан һәлак була. Туңу кар кытлыгы булганда һәм кинәт 25-30 градус салкыннар килгәндә була. Яну исә, түбән җирлекләрдә һәм кар катламы тыгыз булганда очрый. Анда туфрак туңмый, тамырлар тирәсендә температура якынча нуль градус тора, үсемлекләр җылылык һәм дым аркасында һәлак була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Быелгы кышка температураның кисәк үзгәреп торуы хас һәм ул чәчүлекләрне яндырырга мөмкин. Әгәр туфрак даими рәвештә эреп һәм туңып тора икән, ул ишелә. Шул ук вакытта яшь үсемлекләр өскә калкып чыга. Тармаклану төене шәрәләнә, нәтиҗәдә, үсемлекләр зәгыйфьләнә һәм һәлак була.

Тагын бер куркыныч – көчле җилләрнең туфракның өске катламын очыртып алып китүе, тамыр системасын шәрәләндерүе. Әмма быел үсемлекләргә мондый куркыныч янамый, чөнки алар калын кар катламына төренгән.

Тулаем алганда, Татарстан буенча уҗым культуралары әлегә үзләрен яхшы хис итә, чәчүлекләрнең сирәк шытып чыгуы 10 проценттан артык түгел. Үсемлекләрнең иммунитеты югары һәм алар вегетация чорына әзер. «Әгәр һава торышы тотрыклы булса, яз бик ярсу булмаса, язгы чәчү проблемасыз узачак», – диделәр Авыл хуҗалыгы үзәгендә.

Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында ышандыруларынча, хәтта уҗым культуралары күпләп һәлак булган очракта да, уҗым һәм сабан культураларын яңадан чәчү өчен республика хуҗалыкларында орлык запасы җитәрлек. Татарстан чәчүлек материалы белән 120 процентка тәэмин ителгән, складларда 300 мең тонна чамасы орлык саклана.

Ярсу яз

Казан дәүләт аграр университетында тәҗрибә участоклары бар, анда агроном-галимнәр шулай ук чәчүлекләрне күзәтеп-карап тора. Һава торышы көйсезләнүгә дә карамастан, узган кыш уҗымнарга артык нык зыян салмаган, дип ышандыра алар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Чәчүлекләр өчен кыш критик югалтуларсыз гына узды. Хәзер барысы да язга бәйле. Ул озаккарак сузылып килсә яхшы булачак. Туфракны төп эшкәртү сөрүлек катламына тирәнгә кереп башкарылган җирләрдә явым-төшемне туфракта мөмкин кадәр күбрәк тупларга ирек бирә һәм бу киләчәктә уңышка эшләячәк», – дип сөйләде Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җир файдалану институты директоры Игорь Сержанов.

Һава торышы шартларына караганда, язын аграрийларга тиз эри торган азотлы микроэлементлы ашламалар, гуматлар һәм аминокислоталы препаратлар белән ашларга туры киләчәк – бу үсемлекләрнең иммунитетын күтәрә һәм үсешенә этәргеч бирә. Иртә язда ашлау өстәмә тармакландыра, башак үсентеләрен ныгыта һәм уңышны арттыра.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Уңышка гомуми фаразлар ясарга әле беркем дә алынмый. Әмма февраль аенда йомгаклау коллегиясендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров уңай һава торышы шартлары булган очракта, 2026 елда 4,3 млн тонна ашлык җыеп алу планлаштырыла, дигән иде.

Чыганак: «Республика Татарстан» газетасы, Фәридә Якушева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар