Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызны иптәшләре күмәкләп кыйнаганнан соң җинаять эше ачылган

Ярославльдә балалар бакчасында нәни кызлар сугышкан. Урамда уйнап йөргән вакытта, балалар төркеме 4 яшьлек кызны кыйнап ташлаган. Әлеге вакыйгадан соң, җинаять эше ачылган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.
Бу хәлне каршыдагы йорт тәрәзәсеннән видеога төшереп торганнар. Кадрлардан күренгәнчә, нәни кыз өстенә иптәшләре сикереп-сикереп баса, аны куллары һәм аяклары белән тукмый. Тәрбияче өч минуттан соң килеп җитә. Хәзер аны эшеннән җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.
Ярославль мэриясенең мәгариф идарәсе, прокуратура, төбәктә бала хокуклары буенча вәкил тикшерү башлаган.
РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе вәкиле Кристина Гузовскаяга сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.
Ярославльдә тәрбиячене яклаучылар да бар. Аның 40 еллык эш стажы булуы, педагог яхшылардан саналуы билгеле.
Кыйналган 4 яшьлек кызны табиблар караган. Аның умырткасы имгәнгән дигән шик булган. Бәхеткә, бала сау-сәламәт. Аны хастаханәгә салмаганнар.