news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярославльдә ун катлы йортта шартлаудан соң, янгын башланган

Фатирда газ шартлагач, йорттагы этажлар арасындагы корылмалар җимерелеп төшкән.

news_top

Ярославль шәһәрендә ун катлы йортта газ шартлаган, аннан соң янгын чыккан. Бу турыда шаһитларга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига Батов урамындагы 5 номерлы йортта булган. Фатирда газ шартлагач, конструкцияләрнең бер өлеше өченче каттан бишенче катка кадәр җимерелеп төшкән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, йортта эвакуация бара.

Видео кадрларында җимерекләр һәм тәрәзәдән чыккан ялкын күренә.

Экстрен хезмәтләр белешмәсе буенча, бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән. «Дүртенче каттагы фатир яна», — дип яза биредә яшәүчеләр.

РЕН ТВ каналы шартлаудан соң беренче мизгелләр төшерелгән кадрларны күрсәтте.

Йорт хәрабәләре арасында кешеләр калырга мөмкин, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

«Ун катлы панельле йорт. Икенчедән алтынчы катка кадәр җимерелде. Урында полиция, коткаручылар эшли», — дип сөйләгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Соңрак РИА Новости агентлыгы экстрен хезмәтләргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәрабәләр астында хатын-кыз һәм бала булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар