news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярославль өлкәсендәге бер шәһәр мэры һәм аның хатыны янып үлгән

Бер катлы йорт төнге берләр тирәсендә яна башлаган.

news_top
Ярославль өлкәсендәге бер шәһәр мэры һәм аның хатыны янып үлгән

Ярославль өлкәсендәге Данилов шәһәренең мэры Иван Свечушкин һәм аның хатыны үз йортларында янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Бер катлы агач йорт төнге берләрдә яна башлый. Коткаручылар утны иртәнге дүртләрдә генә сүндереп бетерә. Йорт хәрабәләрен аралаган вакытта 44 яшьлек Свечушкин һәм аның хатынының мәете табыла.

Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Тикшерү версиясе буенча, янгын электр үткәргечләре төзек булмаудан килеп чыккан. 

15 мең кеше яши торган Данилов шәһәрендә 2018 елның декабрендә яңа мэр сайлана. Свечушкин моңа кадәр администрациядә торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр төзелеше һәм шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасар булып эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар