Ярминкәләрдә Татарстан ризыклары гына булачак: Начар бәрәңге сатылмый, балны курыкмыйча алыгыз, сөтне пластик шешәгә салмыйлар
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Cату-алу 14 сентябрьдән башлап Яңа елга кадәр атна саен оештырылачак. Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәр халкының азык-төлек продуктларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкаларны сатып алырга мөмкинлеге булачак.

Ярминкәләр Татарстанда 19 мәйданчыкта һәр шимбә саен иртәнге алтыдан эшли. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтте.
“19 мәйданчыкның тугызы - Казанда. Шатерлы мәйданнар ел әйләнәсендә эшләячәк, алар да ярминкәдә катнаша. Чаллыда ике мәйданчык була”, - диде Дмитрий Яшин.
"Сатучыларга урыннар түләүсез бирелә. Бәяләр белән танышу өчен ярминкәләргә килегез. Быел да бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге проектны хуплый. Сатучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак", - диде Дмитрий Яшин.
Биредә бары тик республикада җитештерелгән азык-төлек продуктлары, авыл хуҗалыгы товарлары гына сатылачак. Бу турыда ТР буенча Россельхознадзор идарәсендә дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин әйтте.
“Бөтен продукция районнардан килә, алар барысы натураль. Һәр әйбернең электрон ветеринария документы бар. Татарстанда “Меркурий” системасында теркәлмәгән фермер хуҗалыклары калмады диярлек. Ветеринария күзәтчелеге тикшерә торган барлык продукция - ит, балык, башка продуктлар сертификатлы була”, - диде ул.
Ярминкәләрне атна саен тикшереп торалар, документлары булуын карыйлар. Сыйфат таныклыкларын тикшерәләр. “Ярминкә азагына кадәр һәр сатучының таләпләрне үтәвен тикшереп торабыз. Аеруча сөт продуктларының, сырларның савыты, тартмасы, маркировкасы, этикеткасы сакланырга тиеш”, - дип аңлатты Идрис Гатин.

Ветеринария күзәтчелеге ягыннан килгәндә, азык-төлек сайлап алынган һәм бары яхшысы гына тәкъдим ителергә тиеш. “Йогышлы авырулар булган хуҗалыклардагы азык-төлекне кертмәүне тикшереп торабыз. Транспортировка вакытында таләпләр үтәлешен карыйбыз. Безнең вәкил автотранспортны да , продукцияне дә озата, тикшерә, дезинфекция башкару тәртибен бәяләп тора”, - диде белгеч.
Малларны чалгач, ветеринария-санитария экспертиза белешмәсе бирелә. Итне бары тик элеп куйган килеш кенә транспортировкалыйлар. “Автотранспортның кузовы, итне чаба торган бүкән, астына җәеп куелган материаллар барысы да санитария ягыннан эшкәртелгән булырга тиеш. Ярминкә азагында бүкәнгә күп итеп тоз сибеп калдыру мәҗбүри”, - диде Айрат Гәрәев.

Ярминкәдә тәкъдим ителәчәк ит һәм ит ризыклары бары тик Татарстанда җитештерелгән, рөхсәт ителгән урыннарда чалынган була. Читтән китерелгән продуктлар ярминкәгә кертелми. Бу турыда ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелегенең бүлек башлыгы Идрис Гатин әйтте.
“Ит сатучыларның кулында “Меркурий системасы биргән электрон документы була. Анда товарның кайда җитештерелгәнлеге, нинди маршрут буенча китерелгәне языла. Смартфон ярдәмендә сез моны ачыклый аласыз”, - диде Гатин.
Продуктларда тышкы маркировка булмый. Сатучыларга иткә сугылган келәймәне ахыргача саклап торырга киңәш ителә. Татарстан итендәге келәймә 66 номерына башлана.
“Һәр мәйданчыкта елдан-ел шул бер сәүдәгәрләр була. Без аларны беләбез. Нигездә гел шул бер шәхси хуҗалыклар, күмәк-крестьян хуҗалыклары сату итә. Аларның документлар пакеты була”, - ди белгеч.

Сату-алуга читтән килгән кешеләр кертелми, алыпсатарларга товар тәкъдим итү мөмкинлеге юк. “Ярминкәдә сату итүчеләр гариза нигезендә генә билгеләнә. 33 район үз товарын ярминкәгә китерә. Безнең республика үз-үзен ит, сөт, яшелчә белән тулысынча тәэмин итә”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин.
Ярминкәгә көчләп китермиләр һәм разнарядка таратмыйлар, дип ышандырды Дмитрий Яшин.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә пластик савытка салынган сөт сату тыела. “Ярминкәдә сатыла торган сөтне кулланылган пластик шешәләргә салып тәкъдим итү тыела. Сөтнең майлылыгы 3,4 проценттан, сөттәге аксым микъдары 2,8 проценттан ким булмаска тиеш”, - дип аңлатты Айрат Гәрәев.
Сөт махсус автотранспортта китерелә. Аны сату өчен краны булган савыт кулланылачак.
Ярминкәдә сатыла торган сөт һәм сөт ризыклары махсус тестлар ярдәмендә тикшерелә. Сөт маен алмаштыра торган матдәләр кушылган азык-төлек ярминкәләрдә сатылмаячак, дип ышандыра белгеч.
Сату урыннарында “сөтне кайнатып куллану киңәш ителә” дип язып куелачак. Сатучыларның медицина кенәгәсе, күкрәгендә исеме язылган бейджик булырга тиеш, дип өстәде Айрат Гәрәев.
“Ярминкәгә китерелгән сөт ризыкларының яхшы хуҗалыкларда җитештерелгән булуын күзәтәбез. Йогышлы авырулар, шул исәптән лейкоз булмаган сыерлардан алынган сөт кенә тәкъдим ителәчәк”, - диде ул.

Ярминкә бәрәңгесе фитосанитария контролен уза. ТР буенча Россельхознадзор территориаль идарәсенең ашлык сыйфаты һәм орлыкларны контрольдә тоту күзәтчелеге һәм фитосанитария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Кадыйров шул хакта әйтте.
“Үсемлек продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге һәм ашлык – болар барысы да фитосанитария контроле аша уза, махсус документлар бирелә. Татарстан территориясендә карантин зоналары бар. Бөртеклеләрдә “амброзия”, бәрәңгедә “алтынсыман нематода” авыру булган торак пунктлар теркәлгән. Аларда җитештерелгән азык-төлек ярминкәгә сатуга чыгарылмый", - диде Альберт Кадыйров.
Әлеге территорияләрдәге авыруларны республика буйлап таратмау өчен, бу бәрәңге һәм ашлык катгый тикшерелә. “Алтынсыман нематода 14 райондагы 21 торак пунктта ачыкланды”, - диде ул.

Быел Россиядә бал кортлары күпләп һәлак булды. Белгечләр фикеренчә, умарта ояларының күпләп үлүе басуларны эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик матдәләрне куллану таләпләрен бозуга бәйле булырга мөмкин. Балны ашар алдыннан, лабораториягә тапшырырга киңәш иткән хәбәрләр дә булды.

Татарстанда исә бал тиешле лаборатор анализларны уза. “Бездәге балга тулы анализ ясала. Ел саен билгеле план бар. Шуның буенча азык-төлек мониторингы кысаларында үрнәкләр алып тикшерәбез”, - дип аңлатты белгеч.
Бал үрнәкләрен Мәскәүгә дә җибәрәләр, анда ел саен даими рәвештә товарлыклы балны тикшереп торалар. “Бүгенге көндә балда пестицидлар күләме артык дигән нәтиҗә чыгарылганы юк. Куркырга кирәкми”, - дип ышандырды Идрис Гатин.
Ветеринария-санитария экспертизасын Казанда да ясыйлар. “Балны барлык лабораторияләр дә ГОСТ буенча тикшерә. Республикада аккредитацияләнгән 24 лаборатория эшли”, - дип аңлатты белгеч.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Вахитов районында ярминкәләр Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.
Яңа Савин районында ярминкә мәйданчыклары Х.Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан «Бәхетле» сәүдә комплексы территориясендә, Академик Лаврентьев ур., 10 йорт янында.
Совет районында өч ярминкә мәйданчыгы оештырылачак – «Казан» Агросәнәгать паркында Аграр ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә - Липатов ур., 7 адресы буенча урнашкан базар янында һәм Зәкиев ур., 12 йорт янында.
