
Кухняда ярмаларга корткычлар ияләшмәсен өчен берничә ысул бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Салкында сакланган ярмаларга корткычлар ояламый. Дөгене генә туңдырып булмый. Ул салкында торса, пешергәч җимерелеп бетә.
Лимон кабыгы корткычларны куркыта. Ярма өстенә лимон кабыгы салып калдырып була, аны сарымсак яки әче борчыл белән дә алмаштырырга мөмкин.
Ярма янына металл әйбер — мәсәлән фольга кисәге салырга була. Тимер кашыклар, чәнечкеләр куйсаң да, ярмага корткычлар килми.
Кайсыбер үсемлекләр корткычларны, көя күбәләген куркыта. Лавр яфрагы, тырнак гөл яфракларын ярмалар янына салып куярга була.
Корткычлардан арыну өчен шкафларны аш серкәсе эремәсе белән сөртегез.
Ярмаларны тыгызлап ябыла торган банкаларда саклагыз.