Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярмага тезләндергән һәм бозлы су сипкән». Әти кеше өч баласын вәхшиләрчә тәрбияләгән

Тикшерүчеләр 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан, аны тоткарлаганнар.

news_top_970_100
«Ярмага тезләндергән һәм бозлы су сипкән». Әти кеше өч баласын вәхшиләрчә тәрбияләгән
https://vnovgorod.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Малая Вишера шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул үзенең өч баласын вәхши ысуллар кулланып тәрбияләргә маташкан. Ир-ат балаларны ялан тезләре белән ярмага тезләндергән, бозлы су белән коендырган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, балигъ булмаган өч баланы аталары системалы рәвештә кыйнап тора, идәнгә дөге ярмасы сибә һәм сабыйларны шунда тезләндерә, башларына бозлы су сибә, физик һәм психик газап китерә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Хәзер балаларны вакытлыча гаиләдән алып торганнар, алар социаль оешмада яши. Балаларның киләчәк язмышын опека органнары хәл итәчәк.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат гаебен таныган. Ул сак астына алынган. Ир-атны Новгородтагы СИЗОга озатканнар. Тиран-атаны өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Моңа охшаш вакыйга Омск өлкәсендә булган иде. Анда әти кеше баласын карабодайга тезләндереп тота. Баланың ата-анасын хөкем иттеләр. Әти кеше 4,5 елга, әни кеше ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.

  • «Аягы үлекли башлаган»: Карабодайга тезләнеп интеккән бала әнисе белән яшәргә тели
  • «Тезләре канлы ит кисәге кебек»: Үги ата баланы карабодайга тезләндереп җәзалаган
Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Как сиамские близнецы ведут личную жизнь и выбирают парней себе
Самый опасный преступник России о зачистке в стране
Кому из детей удалось выжить, когда мать напала с топором ?
news_right_column_3_240_400
Киркоров раскрыл тайну имени для его будущего сына: читать
news_bot_970_100