news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярма белән тутырылган каз

Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән ярма белән тутырылган каз рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Ярма белән тутырылган каз
Чистартылган казны яхшылап юып тастымал белән корыткач, эченә, тышына тоз сөртәләр.

Дөге яки борай ярмасын тозлы суда бүрттереп саркыткач, сары май, тоз, борыч салып, (суганны майда кыздырырга мөмкин) яхшылап болгаталар һәм бүрттергән ярманы каз эченә тутыралар.

Аннары казны савытка аркасы белән салып, өстенә каймак сөртәләр һәм 180 градуска кадәр кызган мичкә куеп, 1,5 сәгать пешерәләр.

Һәр кешегә каз ите, аның янына тәмле булып пешкән ботка салалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар