Ярлы балыкчы шешәләрдән көймә ясап диңгезгә чыккан
Палестина балыкчысы буш шешәләрдән көймә ясаган.
35 яшьлек Муат Абу Зейд (Muath Abu Zeid) 700 гә якын буш шешә җыйган һәм келәй, иске балык тоту ятьмәләре ярдәмендә көймә сыман җайланма ясаган. Өске ягына утыргыч өчен агач такта беркеткән. Бу хакта South China Morning Post басмасы яза дип хәбәр итә “lenta.ru” сайты.
Балыкчы белдерүенчә, аның эшләнмәсе сигез кешене күтәрә ала. Зейд һәр көнне әлеге көймәгә утырып Урта диңгезгә чыга. Балык эләгә торган урыннарны табу өчен, ярдан берничә йөз метр ераклыкка китәргә кирәк.
Сигез сәгать эчендә ул биш-җиде килограм кефаль, сардина һәм башка төрле вак балык тота ала. Соңыннан бу табышны юл буена чыгып сата икән. Гадәттә, көненә 20-40 шекель (350-700 сум) эшли.
Балыкчы ятьмә сатып алганнан соң, күбрәк акча эшли алырмын дип өметләнә. Әлегә аңа балыкны кармак белән тотарга туры килә.
2017 елда Американың Колифорния штатында яшәүче кешенең 10 мең тәмәке төпчегеннән серфинг өчен такта ясаганы хәбәр ителгән иде. Тәмәке төпчекләрен ул җәй буе дуслары белән туган шәһәрендәге пляждан, парковкалардан һәм юллардан җыйган булган.