Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярга омтылам, су һаман үзенә тарта»» — җырчы Чәчкә бата язган

Җырчы Чәчкә инстаграмга кызы белән бассейнда коенган видеосын урнаштырган һәм балачакта аз гына батып үлмичә калганы турында сөйләгән.

news_top_970_100
«Ярга омтылам, су һаман үзенә тарта»» — җырчы Чәчкә бата язган
https://www.instagram.com/chachka_official/

«Кечкенә чагым. Иске Рәҗәп авылында дәү әниләрдә кунакта вакыт. Күрше кызы дус кызы белән су коенырга барырга җыеналар, мине дә чакырдылар.

«Әти-әни рөхсәт итми, бармыйм», — дим. Үземнең барасы килә. Җәйнең иң эссе вакыты.

Көндез олылар эшли, без — балалар урамда уйныйбыз. Безнең су коенырга барганны белми дә калырлар әле дип, өйдән плавкины кыстырып чыктым да, киттем кызлар белән.

Йөзә белмим, әмма бөтен кеше коенгач, суга кердем. Яр буенда чупырдап йөргәннән соң, кинәт нәрсәдер эчкә тарта башлады бит.

Ярга таба омтылам, юк, һаман су үзенә тарта. Сүз дә дәшәлмим куркудан. Кулларымны ярга таба сузып тик торам. Шундый озак кебек булды ул вакыт.

Шуннан миннән ике метр тирәсе ераклыкта коенган иптәш кызым кулымнан тартып чыгарды.

Әти-әни сүктеме икән, белмим. Сүккән булсалар, истә булыр иде. Сорыйсы бар әле.

7 сыйныфка күчкәч йөзәргә өйрәндем. Хәзер су минем дус. Кызымны да кечкенәдән йөзәргә өйрәтәбез», — дип язган ул.

Инстаграм дуслары Чәчкәне оста йөзәсең дип мактаганнар. Җырчының купальниктан төшкән фото-видеолары беркайчан да комментарийларсыз калмый инде ул. Бу юлы да берничә ир-егет аның мул күкрәкләренә игътибар юнәткән. «Күкрәкләр ут!», «Чәчкә күкрәкләрегез һәм фигурагыз шәп», — дигәннәр. «Алары батмас өчен», — дип шаяртып комментарий калдырган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100