Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярдәмчел, бик игелекле бала иде»: Казанда 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланып үлгән

news_top_970_100
«Ярдәмчел, бик игелекле бала иде»: Казанда 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланып үлгән
www.kazan.kp.ru

Казанның Авиатөзелеш районы Зелинский урамында яшәүче гаиләнең 17 яшьлек кызлары сөрем газы белән агуланып һәлак булган. Фаҗига 7 февраль көнне кич белән килеп чыга. Бу вакытта Диана ванна бүлмәсендә юына торган була. Кызны әнисе табып ала һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра. Диана исемле кыз табиблар килгәнче үлгән була инде.

Ул көнне мин хастаханәдән генә кайткан идем. Диананы бүлмәсенә кергәндә генә күреп калдым, – дип сөйләгән дәү әнисе Гөлбәрия апа «Комсомольская правда-Казань» газетасына.

Диана дәү әнисе күз алдында үскән, гаиләдә олы бала булган, аның тагын 2 кечкенә энесе бар. Диана әти-әнисе, энеләре һәм дәү әнисе белән бергә шушы йортта яшәгән. Шул ук йортның икенче катында аның апасы, ире һәм кызлары торган.

 

Фото: © www.kazan.kp.ru

25 гыйнварда булган туган көненә әтисе яңа дубленка алып биргән иде. 4 тапкыр гына киеп өлгерде... Диана бик тәрбияле, пөхтә кыз булды, бүлмәсен дә гел тәртиптә тотты. Үз киемнәрен үзе юа иде, өй эшләрендә дә гел булышты. Аның бүлмәсендә җәй көне ремонт ясарбыз, дип уйлап тора идек, – ди Диананың дәү әнисе.

Диана РФ Юстиция министрлыгы Россия хокук академиясенең Казандагы көллиятендә укыган. Алга таба ул тикшерүче булырга хыялланган. Бу уку йортын тәмамлаганнан соң, кыз бала югары белем алырга уйлап йөргән. Диана җиңел атлетика белән шөгыльләнеп призлы урыннар да яулый торган булган. Аягын авырттыру сәбәпле, әлеге спорт төрен ташларга мәҗбүр була, диелә әлеге язмада.

 

Фото: © www.kazan.kp.ru

Ничә еллар буена колонка кулланганнан соң, мондый хәлләр булыр дип, берәү дә башына китермәде. Техник тикшерүне үткәрделәр, барысы да тәртиптә иде, – дигән дәү әнисе.

Диананы соңгы юлга озатырга бик күп кеше  башка районнардан да дуслары, туганнары килә. Күршеләренең сүзләренә караганда, кызны бик яратканнар, ул бик ярдәмчел булган. Диана укыган уку йортында аңа багышланган мемориал ачканнар. Укытучылары һәм төркемдәшләре кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергәннәр. Диана алар өчен игелекле, яхшы кыз булып исләрендә калачак.

Бу көнне 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге тагын 4 бала үзен начар хис итә башлый. Сөрем газы белән агуланган сабыйларны балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Табиблар тикшерүеннән соң, аларны өйләренә озаталар. Сөрем газы белән агулану очрагы буенча «Куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү фикере буенча, әлеге фаҗигага газ колонкасы һәм котел урнаштырылган юыну бүлмәсендә һава вентиляциясе булмау сәбәп була.

Бик яхшы кыз иде. Бөтен кешегә дә ярдәм итә иде. Мине күргәч үк: «Нурия апа, әйдәгез, булышам сезгә», – дия торган иде. Озатырга да килдем үзен. Әнисе үзен бик начар хис итә, бөтен гаиләсе дә шулай инде... – дип сөйләгән күршеләре Нурия апа «КП-Казань» газетасына.

Диананың 1нче сыйныфтан бирле бергә укыган сыйныфташы, иң якын дусты Лиза белән дә аралаштык. 

Диана шәп кеше иде. Шөгыльләре дә, яраткан әйберләре дә күп иде аның. Берничә ел спорт белән дә шөгыльләнде. Һавада, паркта йөрергә ярата иде. Рәсем дә ясый иде ул, аннары тимераякта шууны үз итә иде. Кулыннан килмәгән эше булмады. Туганнарын, дусларын да бик яратты. Алар белән бергә күп вакытын уздыра иде. Аның өендә мине һәрвакыт шатланып каршы алалар иде, – диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100