Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярдәм итмәсеннәр өчен өйне бикли». Өч бала каршында әниләрен вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100

Ставрополь краенда яшәүче ир-атны хатынын үтергән өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Әлеге фаҗигане мәрхүмәнең балалары күреп торган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаять 2023 елның 19 июлендә була. Исерек ир хатыны белән талаша, аннары пычакка ябыша. Өч бала әниләрен үтергәнне күреп тора. Алар ярсыган ирне туктата алмый.

Әнисенә ярдәмгә олы улы ташлана. Ир-ат аның үги атасы була. Ул малайны да үтерү белән яный. Үзе хатынга пычак кадавын дәвам итә. Мәеттә 11 яра саныйлар.

Үлеп ята торган хатынга беркем ярдәм итә алмасын өчен, ир-ат ишекне бикли. Балалар тәрәзәне ватып чыгып кача. Алар күршеләргә дәшә, полиция чакыралар. Әниләре хастаханәдә үлә.

Стресс аркасында, ике баланың сәламәтлеге какшый.

Ир-атка карата җинаять эше ачыла. Хәзер аны колониягә озатканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100