Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярдәм итмәделәр». Яшь кызны шәһәр уртасында үтергәндә, шаһитлар фото-видео төшергән

news_top_970_100
«Ярдәм итмәделәр». Яшь кызны шәһәр уртасында үтергәндә, шаһитлар фото-видео төшергән
Фото: https://tuva.sledcom.ru

Тува Республикасының Кызыл шәһәре хакимияте бинасы каршында 23 яшьлек кызны үтергән 36 яшьлек Аян О.ны мәҗбүри дәвалануга җибәрәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, бу кешенең үз акылында булмавы ачыкланган.

Коточкыч җинаять 20 июньдә Тува башкаласында була. Шәһәр уртасында, Арат мәйданында (биредәге хөкүмәт бинасыннан 500 м ераклыкта) адекват булмаган ир-ат яшь кызны чәнчеп үтерә. Аннары ул акрын гына кешеләр арасына кереп китә. Фаҗигане күреп торган халык исә шок халәтендә була һәм чабыша башлый.

Аян кызны кискәләп бетерә диярлек, кыз урында ук үлә. Табиблар аңа ярдәм итә алмый.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүмә кыз – сенатор ярдәмчесе, Аян аны үтерергә җыенмаган. Ул ялгышып, башка хатын-кыз белән бутаган. Яшь кыз исә нәкъ шул вакытта үтерүче каршына килеп чыккан.

Шаһитлар сүзләренчә, кызны коткарып та булыр иде. Ләкин Аян һөҗүм иткәч, кешеләр полициягә шалтыратмый, ярдәмгә килми, алар телефоннарын алып фото һәм видео төшерә башлый. Аян кызны берничә минут үтергән чакта ярдәм итүче булмый. Хәер, пычаклы җинаятьчегә каршы торырдай герой табылса, корбаннар саны күбрәк булуы да ихтимал иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100