news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ярдәм сораган әти кешене олы улы кыйнап үтергән

Яр Чаллы шәһәрендә 17 комплексның бер йортында кичке аш фаҗигале рәвештә тәмамлана. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

news_top
Ярдәм сораган әти кешене олы улы  кыйнап үтергән

"Челнинские известия" газетасы ачыклаганча, 4 октябрь кичендә абый-энеле бертуганнар кухняда кичке аш ашыйлар,аракы эчәләр. Өлкән яшьтәге, авыру әтиләренә ярдәм кирәк була. Бу кече улының ачуын чыгара һәм ул йодрыклары белән әтисенә ташлана. Бу хәлдән соң туганнар, берни булмагандай, кичке ашны ашуларын дәвам итәләр. 

Бары тик берничә сәгатьтән соң гына алар, 69 яшьлек әтиләренең үлгәнен ачыклыйлыр. Ир-атлар фатирда өчәү яши, әниләре җәен вафат була. 

Хәзерге вакытта, төзүче булып эшләүче, 33 яшьлек Яр Чаллы кешесе кулга алынган. Ул гаебен танып, күрсәтмә биргән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар