Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярдәм» хәйрия фонды үз-үзен изоляцияләүдә булган мохтаҗларга кайнар ризык өләшә

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» дип аталган проектны эшләтеп җибәрде. Әлеге проект кысаларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр — күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр, ДЦП диагнозы куелганнар, ялгыз карт-карчыклар көн саен кайнар ашлар белән тәэмин ителә.

news_top_970_100

«Бер боксның бәясе — 155 сум»

«Бөтен дөнья гаҗәеп зур тизлектә коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле борчыла. Әмма бу һич кенә дә хәйриячелек турында онытырга сәбәп түгел. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр, ялгыз карт-карчыклар, аз керемле, күп балалы гаиләләр безнең игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Бу изге эшне Рамазан аенда да дәвам итәчәкбез», — ди «Ярдәм» мәчете матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Гатина.

«Ярдәм» волонтерлары мохтаҗларга кайнар ашлар өләшкәндә саклык чараларын да онытмый. Волонтерлар кулларына — перчатка, битләренә битлек кия. Кайнар ашларны турыдан-туры кулга бирмиләр, алдан әзерләнгән урындыкка куялар. Волонтерлар ике адым артка киткәч кенә, хуҗалары ризыкны өенә алып кереп китә. Ашамлыклар тәмле, сыйфатлы. Бер боксның бәясе — 155 сум.

Безнең белән бергә йөргән көнне волонтерлар Левченко бистәсендә яшәгән утызлап кешегә ярдәм итте. Гомумән, Казан буенча сигез йөзләп гариза кабул ителә.

«Өстән бетләр йөри иде»

Галия Хисмәтуллинага быел 1 апрельдә 84 яшь тулган. Ул тумышы белән Әтнәдән.

«Мондый хәлне күргән юк иде. Мунчаларны яптылар. Шуңа кайгырам хәзер. Сугыш вакытында утын булмагач, мунча якмый идек. Бетли идек, балам. Күз алдыңа китер: өстән бетләр йөрде. Ул галәмәтне әле һаман да оныта алмыйм. Хәзер дә менә мунчалар юк. Ванна да кереп булмый. Яшем олы инде, кызым. Балалар бар, әмма аларга хәзер кунакка барырга ярамый. Ярый әле «Ярдәм» мәчете бар. Аларга рәхмәт яусын. Илдар хәзрәткә дә рәхмәт. Күпме халыкны ашаттылар, ураза вакытларында ифтарлар уздырдылар. Быел, гомумән, ифтарлар да булмас микән?!

Бу коронавирус дигәннәре — Аллаһның бер сынавы. Халык бик каты азды, чит җирләргә дә чыгып китте. Яшибез, Аллаһ боерса. Авыруларым бер капчык, әмма шулай да әкрен-әкрен яшәргә насыйп итсен», — дип сөйләде Галия апа.  

«Майор исеменә кадәр хезмәт иттем»

Вәккас Хөснетдинов Кукмара районы Тәмәй авылында 1928 елның 9 августында туган. Бүген Вәккас бабай урын өстендә генә ята. Көн саен аның янында карап-тәрбияләп торучысы Рәсимә апа бар. Вәккас бабайның кызы исән, әмма ул үзе дә авырый һәм әтисен карый алмый. Улы исә, инсульт кичереп, вафат булган. Ә бабайның хатыны яман шеш авыруыннан өч ел элек үлгән. 

«Илдар хәзрәт Баязитовны да, Мәликә Гыйльметдинованы да яхшы беләм. Алар икесе дә үзебездәге „Сөләйман“ мәчетендә эшләде. Безне намаз укырга өйрәттеләр. Хәзер дә менә гел ярдәм итеп торалар. Аңарчы берничә сүрә генә белә идем. „Фатыйха“ сүрәсен әни өйрәтеп җибәрде, әмма армиядә ул нишләптер онытылды. Соңгы вакытта менә җомга намазына да йөреп булмый. Аякларым начаррак йөри. Операцияне, йөрәгең чыдамас дип, кичектереп тордылар», — дип сөйләде Вәккас бабай.

Армия сафларыннан 1952 елда әйләнеп кайткач, Казанга килгән ул. Армиядә булганда «бандерачылар»га каршы сугышканын сөйләде. 

«Ул «бандералар» Советлар Союзына каршы сугышты. Без атлар яши торган абзарда яшәдек. Ярый, исән-сау әйләнеп кайттык, Аллаһка шөкер. Казанга килгәч, милициягә эшкә кердем. Уголовный розыскта да эшләдем. Майор дәрәҗәсенә кадәр хезмәт иттем.

Эшләгәндә бер хәл булган иде, сезгә дә сөйлим әле. Бер йортны бурлар баскан. Әле өстәвенә, шушы өйне саклаган этне дә асканнар. Бу эшне миңа алып барырга туры килде. Җинаятьчеләрнең дүртесен дә таптым. Аларның берсе үз гаебен таныды, чөнки гаебеңне таныйсың икән, эш бераз «йомшара» төшә. Соңыннан суд аларны утыртты. Мин намус белән хезмәт иттем», — дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәш. 

Вәккас бабай белән саубуллашканда: «Бәхетле гомер кичердегезме?» — дип сорадым. Шулчак бабайның күзләре яшьләнде. 

«Әйбәт гомер кичердем, Аллаһка шөкер. Эштә мактаулы кеше идем, өйдә дә барысы тәртиптә иде. Хатыным белән дә яхшы яшәдек, ике бала үстердек. Хәзер генә менә ялгыз калдым. Йөри алмыйм, кызганыч. Мәчеткә дә барып булмый. Илдар хәзрәт белән Мәликә ханымга сәламнәр әйтеп, рәхмәтемне җиткерегез», — дип саубуллашты безнең белән бабай. 

«Мәчетләрне дә яптылар»

Тәскирә Газизова 1935 елгы. Ул Апас районыннан. 

«Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә Гыйльметдиновага рәхмәт инде. Онытмыйлар! Тырышып эшләгән кешеләрне яратам. Әле яшәп ятабыз. Аллаһ Тәгалә барыбызга да саулык бирсен. Коронавирусы да үтеп китсен. „Урамга чыкмагыз“, — дип әйтеп торалар. Чыкмыйбыз. Түзәргә кирәк. Мәчетләрне дә яптылар менә. Шулай да биш вакыт намазымны укыйм, Аллаһка шөкер», — дип сөйләде Тәскирә әби.

Безнең белән сөйләшкәндә, Тәскирә апа чәй эчәргә сөте бетүен әйтте. «Сөт кирәк тә, урамга чыгарга гына куркам», — ди ул. Айрат исемле волонтер кире кайтканда сөт алып керермен дип вәгъдә бирде.

 «Аллаһ бу авыруны үзе җибәргән, үзе алыр да, Алла боерса»

Минхәт Миңханов тумышы белән Арча районыннан. Аңа быел 80 яшь тулган. 

«Мин Казанга артист булам дип килдем. 1961 ел иде ул. Укырга да кердем, әмма ярты ел гына укыдым. Рус телен белми идем, балам. Шулай да җырлауны ташламадым. Авылларга да концертлар белән йөрдек, хәзер дә гармунда уйныйм. Пенсиягә чыкканчы, төрле эшләрдә эшләдем. Хәзер менә өйдә ятам. Хатыным сигез ел элек үлде. Ике бала — бер кыз, бер малай үстердек. Хәзер инде өч оныгым бар. Аллаһка шөкер, начар яшәмибез. Сәламәтлектән генә аермасын. Коронавирус, дибез. Аллаһ бу авыруны үзе җибәргән, үзе алыр да, Алла боерса», — дип сөйләде Минхәт бабай. 

Минхәт абый: «Җырлыйм», — дигәч, без аны җырлатмыйча булдыра алмадык. «Хуш, авылым» җырын башкарды ул. Җырны тәмамлаганда Минхәт абый үзенең күз яшьләрен тыя алмады. Рәхмәт аңа! 

«Аллаһка шөкер, фәкыйрь булмадык»

Камил Сәйфетдинов өйдә үзе генә иде. Безне ул коляскада каршы алды. Дөресрәге, без үзебез аның фатирына кердек. Ишеге һәрчак ачык тора. Бу сүзләрне хәтта язарга да куркырсың. Ярый, адресын язмыйм бит. Басып китә күрмәсеннәр, Аллам сакласын. Шушы урында барыгызны уйланырга өндим: Камил абыйның балалары да, оныклары да яхшы урында эшли. Ә ул ачык ишек белән яшәргә мәҗбүр.

«Бер Аллаһ бар, кызым. Үзем генә калырга курыксам да, нишлисең инде? Диабет белән авыргач, табан астын кистеләр. Хәзер 89 яшь белән барам. Аллаһ биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк. Мескенләнергә ярамый. Кайчагында үзем идәнен дә юам, ашарга да пешерәм. Яшь чагында исә сантехник булып та эшләдем, көтүен дә көттем… Аллаһка шөкер, фәкыйрь булмадык. Балалар да үсте. Алар да хәзер аякларында нык тора.

Хатынымның мине ташлап китүенә ике ел була инде. Хатын белән алтмыш ел яшәдек. Мине дә «тегендә» чакыра. Барасы да килеп китә кайчак… Бу яшәү түгел инде, акыллым. Әмма кайчак миннән дә начаррак хәлдә булучылар бар дип уйлап куям да, әле яшәргә кирәк, дим. Кайвакыт йоклап киткәндә, бәлки уянмам дип уйлыйм. Әмма Аллаһ, аяктан сөйрәп: «Тор!» — ди. Кеше кулына каласы бер дә килми шул. Көннәр озак үтә. Аллаһ Тәгалә бар, Ул саклый. Ярдәменнән ташламасын. Илдар хәзрәткә рәхмәт, алар да ярдәм итеп тора», — дип сөйләде Камил бабай.

«Урамга чыкмыйсызмы?» — дип сорагач, миңа: «Йөрәгемне авырттырма. Урамга чыгып егылсам, кемгә кирәк булам соң?» — диде бабай. 

«Ялгыз картлыктан да начаррак әйбер юк»

Камил абыйлардан чыккач, безне Минзифа Закирова каршы алды. «Нигә миңа да күчтәнәч бирмисез?» — дип сорады ул, елап. Бу исемлекләр ничек формалашадыр, белмим. Әмма Минзифа апага да ярдәм итәрбез, диделәр. 

«1932 елгы мин. Картайдым инде, кызым», — диде миңа әби. Ул елый иде.

«Менә шунда килеп утырам да күршемә эчтә булган яраларымны сөйлим. Ялгыз картлыктан да начаррак әйбер юк. Ике малай үстердем. Алар Казанда тормый. Килеп кенә йөриләр… Эшләре күп. Исән-сау йөрегез, яме», — диде әби.

Әйе, беребезгә дә ялгыз картлык насыйп итмәсен. Ата-ана гомер буе бала дип яши. Әмма бала күңеле еш кына далада була шул.

Изге эш дәвамлы булсын иде

«Ярдәм» мәчетенең бу игелекле эше дәвамлы булсын иде. Үзизоляция көннәре дә тизрәк үтеп китсен. Бу көннәр тәмамлангач, мәчетләрдә янәдән җомга намазлары да, көнләдек биш вакыт намаз да укылыр. Ни өчен шулай димме? Әби-бабайларга киткәнче, мин мәчеткә кереп, машинаның килеп җитүен көттем. Шул вакыт мәчеткә 45-50 яшьләрдәге абзый керде. Сакчы аңа: «Кая барасыз?» — ди. Ул: «Намаз укырга», — дип җавап кайтарды. Соңыннан аңа сакчы: «Мәчеттә намаз укырга ярамый», — диде. Намаз укырга керүче: «Менә монда гына укыйм», — диде. Билгеле, мәчетләрдә бит махсус намаз укый торган бүлмәләр була. Ягъни бу абзый шушы бүлмәгә кермичә генә укырмын, дисә дә, аңа мәчеттә намаз укырга рөхсәт итмәделәр. Ничектер моңсу. Рамазан ае да якынлаша… Аллаһ үзе куркыныч афәтләрдән сакласын.

«Ярдәм» мәчете бу изге эшләрне әле дәвам итәргә уйлый. Без дә сезне изге гамәлдә булырга чакырабыз. Ничек ярдәм итәргәме?

Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3466 6796 (Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы исеменә теркәлгән). +79600480778 телефон номерына тоташтырылган.  

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары:

НИБФ «Ярдэм»

ИНН 1658087725

КПП 165801001

ОГРН 1071600003530

БИК 049205603

р/с 40703810562000000971

к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк. 

Түләүнең билгеләнүе: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих». 

Шулай ук ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә телефоннар эшләп тора. Әгәр кеше авыр хәлдә калган, пешереп ашарга мөмкинлеге юк икән, ул, 8 (843) 258-07-78 телефоны аша шалтыратып, кайнар ризык китерүләрен сорый ала. 

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 917 864-64-80.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100