Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яратуын үзенең гамәлләре белән исбатлый иде»: Габдулла Сәрвәретдинов истәлегенә

Милли хәрәкәт ветераны, гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлаган Габдулла Сәхәбетдин улы Сәрвәретдиновның тормыш иптәше Ләлә ханым белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Яратуын үзенең гамәлләре белән исбатлый иде»: Габдулла Сәрвәретдинов истәлегенә

Габдулла әфәнде 80нче еллар азагында Чаллы шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәген* оештыручыларның берсе иде һәм күп еллар аның идарә әгъзасы булып торды. Хатыны Ләлә ханым безгә Габдулла әфәнде белән бергә узган тормыш юлын сөйләде.

Ләлә ханым, сез Әлки ягыннан, Габдулла әфәнде – Елховойдан. Габдулла абыйлар гаиләсенең тормыш юлы ничек булган?

Габдулла Елховойда туган гына. Ул озак еллар, 3 яшьтән 22 яшькә кадәр, Себердәге Новый Бор поселогында яшәгән. Аларның гаиләсендә 3 бала туган. Кайнатам бик сәләтле балта остасы булган, агач эшен яхшы белгән. Акча эшләү нияте белән, гаиләсен калдырып, төрле якларга эшкә барып йөргән.

Тормыш иптәшемнең әнисе дә гади кеше. Укый-яза белмәсә дә, бик акыллы хатын-кыз иде. Шахмат та уйнады, бәйләргә яратты, үзе бик тәмле пешерә иде, гөлчәчәкләр үстерде, сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнде, кыскасы, бик уңган, актив әни булды. Гарәпчәне өйрәнергә алынды, әмма, кызганыч, җитешә алмады, дөнья куйды.

Әтиләре сугышка киткәч, әнисе 3 бала белән берүзе кала. Авылда аларны Себергә эшкә китәргә кодалап йөргәннәр. Әнисе бер таныш хатын-кыз һәм 3 баласы – Әгъләм, Зәйнәп, Габдулла белән Себергә чыгып киткән. Алар анда баракта яши башлаганнар.

Әтисе әсирлектә булу сәбәпле, сугыштан соң Украинадан кайта алмый. Аның янына, 3 баласын ияртеп, хатыны килә. Тик Габдулланың әтисе белән әнисе бергә озак яши алмаган. Тормышлары барып чыкмагач, әнисе Габдулла белән Зәйнәпне алып, кире Себергә кайтып киткән, ә олы улы Әгъләмне әтисе янында – Украинада калдырган, шуның өчен Әгъләм абый гомеренең соңгы көннәренә кадәр әнисенә үпкә саклап яшәде... Әтисе исә, туган ягына ялга кайткач, озак уйлап тормаган, башка хатынга өйләнгән дә кабаттан Украинага киткән. Аларның тагын 2 балалары туган.

Габдулла Себердә үсә, Ленинградта кораблар төзү институтын тәмамлый. Укыган вакытта ук кичләрен вагоннар бушатып акча эшли. Сеңлесе Зәйнәп 16 яшьтә үпкә ялкынсынуыннан үлә. Әнисе бу хәлне авыр кичерә, каты авырып китә, озак кына дәвалана. Әгъләм абый армиядән соң Себергә – әнисе янына яшәргә килә, аннары эшкә урнаша. Әмма монда ул озак тоткарланмый, кире Украинага китеп, украин кызы белән гаилә кора. Аның әнисе Себердә немец кешесенә кияүгә чыгып, аларның бер уллары Валера туа. Ул 1948 елгы, Петербургта яши. Соңыннан кайнанам Себердән кайтып, Елховой авылында өй алып яши башлый.

Ә сез Габдулла абый белән кайда очраштыгыз?

Казан педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлагач, үземнең туган авылым Чуаш Кичүендә 1 ел математика укыттым. Әтием – укытучы, мәктәп директоры, әнием татар теле укытучысы булып эшләде.

Бервакыт, җәйге печән өсте тәмамланып, печән кибәннәрен өеп бетергәч, Чаллыдагы Роза апамнарга кунакка киттем. 1973 ел иде бу. Апага эш эзлибез. «КамГЭСэнергострой»ның мәгълүмат-хисап үзәге коридорында апамны көтеп торам. Ишектән бөдрә чәчле бер яшь егет килеп чыкты. Мине күреп: «Сез эш эзлисезме?» – дип сорады. Мин: «Юк, апамны көтәм, отпускта мин, ялга килдем», – дим. Шунда ук мине очрашуга чакырды. Беренче очрашуыбыз шул кичне булды.

Башта Габдулла белән очрашасым килмәде. Ник дигәндә, Габдулланың буе озын түгел, ә мин озын буйлы егетләрне ошата идем. Шулай булуга да карамастан, аралашып киттек. Бик тыйнак, йомшак тавышлы, акыл иясе икәнен күрдем. Ул да мине сынап, төрле логик сораулар бирде, минем аларны бик тиз һәм җиңел генә чишүемә аптырап та куйды. Аннары, авылга кайтып киткәндә, озатырга килде. Соңрак минем яныма авылга да кайтып китте.

Август ахырында яңадан Чаллыга килдем, үзем мәгълүмат-хисап үзәгенә барып, программист булып эшкә урнаштым. Габдулла анда баш инженер булып эшли иде. Күбрәк аралашкан саен мин Габдулланың күпкырлы, талантлы, бик тә укымышлы, зыялы, зирәк акыллы кеше икәненә төшендем. Ул юмартлыгы, кешеләргә карата миһербанлылыгы һәм башка бик күп матур сыйфатлары белән аерылып торды. Мин инде Габдулланың буена бөтенләй игътибар итми башладым. Чөнки аңа гашыйк булган идем. Ул минем өчен дөньяда иң яхшы кешегә әйләнде. Габдуллага кияүгә чыктым һәм беркайчан моның өчен үкенгәнем булмады.

Габдулланың мәгълүмат-хисап үзәгендә баш инженер булып китүенең үз тарихы бар. Вазифасына җавапсыз караганга, баш инженерны эшеннән азат итәләр. Шулчак Габдулла торып баса да бу вазифага үзен тәкъдим итә. Араларындагы бер ханым Габдулла турында мондыйрак сүз әйткән: «Гомеремдә беренче тапкыр үзе әйткәнен үтәгән кешене күрәм», – дигән. Шулай итеп, ул баш инженер булып китте.

Оешманың җитәкчесе булып Сергей Серафимович Павлов исемле кеше торды. Ул Мәскәүдән 3 елга килгән иде. Ул киткәч, Габдулланы мәгълүмат-хисап үзәге башлыгы итеп билгелиләр. Ирем төпле, акыллы булганга, эшендә һәрвакыт канәгать булдылар. Аны бик хөрмәт итәләр иде. Үз вазифасын бик яхшы башкара иде ул. Аннары «КамГЭС»ка баш инженер урынбасары итеп алдылар, 1981 елның 14 сентябрендә «Почет билгесе» ордены белән бүләкләделәр. Соңрак аңа Сириягә Табка шәһәрендә Евфрат елгасына плотина төзү эшенә барырга тәкъдим иттеләр. Балабызга ул вакытта 1 яшь тә 3 ай гына иде әле.

Беренче тапкыр «Боинг» самолётында Сирия башкаласы Дамаскка очтык. Анда 1 кич кундык. Март ае булуга карамастан, бик җылы иде. Кызымның өстендәге комбинезонын салдырып, җәйге күлмәк кигезергә туры килде. Иртә белән безне азан тавышы уятты. Бераздан безне алырга килгән микроавтобуска утырып, Табка шәһәренә киттек. Кая карама чүл дә чүл. Бер агач та күренми ичмасам. Авыл урамнарында яланаяк гарәп балалары уйнап йөри. Елап утырам шулай, «кая эләктек» дип. Бер мәскәүле миңа: «Елама, ник елыйсың, син бит әле анда нәрсә икәнен белмисең. Китәсең килмичә еларсың әле», – диде. Чынлап та шулай булды да.

Евфрат елгасында плотинаны СССР төзүчеләре салды бит. Ә без «Перерегулирующая» дигән плотинаны төзедек.

Аннан ничәнче елны кайттыгыз?

Анда без 1983 елда бардык һәм 1986 елда кайттык. Ул заманда Сириядә халык бик бай яши иде. Алар бик тату, тыныч, дингә бирелгән, эшчән, кешелекле, ярдәмчел булды. Бүген дә аларны иң җылы хисләр белән искә алам.

Горбачев чоры, кооперативлар эшли башлаган вакытта кече предприятиегезгә «Йорт» исемен кем сайлады?

Без аны бергәләшеп эзләдек. «Подворье» да түгел, нәкъ менә «Йорт». Башта Габдулла Зәйдә такта белән эш итү предприятиесе ачты. Аннары Чаллының Үзәк урамында ташландык җирдән 1 бүлмә алды. Ул иске генә бинаның ишекле, ләкин йозакка бикләнми торган бердәнбер бүлмәсе Габдулланың беренче эш кабинеты булды. Бинаны тулысынча төзекләндерде. «Йорт» фирмасы шул нигездә үсте. Бу 1 көндә генә эшләнмәде, әлбәттә, барысын да әкренләп торгызды. Бик авыр иде инде, бөтен җыелган акча шунда китеп барды. Әлеге фирма агач эшләнмәләре, ишек-тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнде. Соңыннан Габдулла үзе бина төзеде, проектларын ясап, көне-төне хезмәт куйды. Батыр йөрәкле, эшчән, түзем, бик акыллы һәм зирәк булганга күрә авырлыкларны җиңеп чыкты.

Әтисе Елховой авылында башка хатын белән тора иде. Габдулла аларның 2 баласына да техникумга керергә булышты, имтиханнарын бирергә дә ярдәм итте. Аннары икесен дә эшкә алды, сеңлесенә квартира алышты, энесенә дә, абыйсына да йортлар салышты. Әгъләм абыйга гомер буе ярдәме тиде. Шулай бөтен туганнарына, әтисенә дә ярдәм итеп яшәде, үзен бурычлы итеп хис итә иде. Соңыннан ярдәменең рәхмәтсез икәнен аңласа да, ул, барыбер, ярдәм иткәненә үкенмәде.

Минем әти-әнигә һәр атнаны азык-төлек алып бара идек. Әтием үлгәч, әнием инде менә 11 елдан артык бездә яши. Габдулла, чит илгә барса, әнине хөрмәтләп, бүләкләр алып кайта иде. Тәмле ризык алып кайтса, әнине чакырып, беренче аңардан авыз иттерә иде. Әнигә быел, Аллаһы боерса, 100 яшь тула. Намаз укыган саен Габдулланы искә алып, рәхмәтләр әйтеп, аңа дога кыла.

Яшьтән үк чит җирләрдә яшәгәч, Габдулла әфәндегә ана телебездә сөйләшү авыр булгандыр?

Себергә сөрелгән кешеләр бик укымышлы, акыллы, уңган булганнар. Габдулла шулар белән аралашып яши, һәм аннары гомере буе үзенең лаеклы татар икәнен яхшы белде. Ул бит – тырышлыгы белән барысына да үзе ирешкән кеше. Аны берәү дә этеп-тартып йөрмәде. Мәктәпне бетергәч үк институтка укырга керми әле. Башта Казанга бара. Элемтә техникумына укырга керә, тулай торакта яши башлый. Анда беркемнең дә татарча сөйләшмәүләре турында әйтә. «Бу дөрес түгел, гадел түгел», – дип кабатлый. Бу сүз хакимияткә каршы сөйләгән кебегрәк килеп чыга. Ул елларда тәнкыйть белән караган кешеләрне яратмыйлар иде бит. Габдулла техникумны тәмамлый алмый. Үз юлын монда тапмаячагын аңлый. Гаделсезлеккә дә ачына. Аннары кире Себергә, әнисе янына китә. Шул вакытта 18-19 яшьлек Габдулланы йортлар сала торган агач осталары төркемнең бригадиры итеп сайлыйлар. Төрле җирдә эшләп, әнисенә булышып, институтта укып, көн күрер өчен акча туплый.

Габдулла шигырь, мәкаләләрен рус телендә яза иде, митингларда русча чыгыш ясады. Бөтен күңеле, җаны белән татар милләте, татар теленең юкка чыгып баруы өчен борчылды. Ул бит 38 яшендә генә татар телен өйрәнә башлады. Шулай соң тотынганы өчен үкенә иде. Һәр татар кешесе үз телен белергә тиеш, дип санады, шуны таләп итте. Кызы белән оныгының татарча өйрәнүенә һәм татарча сөйләшүенә бик сөенде.

Габдулла дөнья һәм татар тарихы белән тирәнтен кызыксынды. Аның турында, авыз тутырып, бу өлкәдә зур белгеч, дип әйтергә була.

География фәнен бик яхшы белә иде. Сәяхәт итәргә яратты. Ленинградта кораблар төзү институтына да сәяхәт итү теләге белән укырга керә ул. Аннары Ленинградта инженер булып эшли һәм, соңрак, Әлмәттә техникумда укыта. Шуннан соң перевод белән Чаллы шәһәрендәге «КамГЭСэнергострой»ның мәгълүмат-хисап үзәгенә инженер булып урнаша.

Габдулладагы татарлык хисен Себердә яшәүче татарларга карата булган тискәре мөнәсәбәт уяткандыр, дип уйлыйм. Ләкин милли тойгы аның канында да булган, әлбәттә.

Себердә кичергән авыр тормышлары турында Габдулла беркайчан да ачылып китеп сөйләмәде. Кызыбыз Алия, әтисе вафатыннан соң, 2022 елның июль аенда Новый Бор поселогына барып, әтисен белгән кешеләр белән аралашып кайтты. Ул йөргән сукмаклардан йөреп, ул балык тоткан елгадан балык тотып, әтисе ауга йөргән урманнарга барып кайтты (гаиләбездә Габдулланың мылтык асып ауга барган фотосы да бар). Алия үзе белән алып кайткан туфракны әтисенең каберенә салдык.

Тагын бер нәрсә искә төште. Әнисе, 3 баланы ашатыр өчен, көне-төне фермада эшләгән. Габдулла кечкенәдән ярдәмчел бала булган. Үзенә ашарга дип бирелгән ризыкны әнисенә, туганнарына алып кайта торган булган. Әниләре фермада яңа туган бозауларны караган, балаларына сөт аерткычтан чыккан сөтне алып кайтып эчергән, аларга ачтан үләргә бирмәгән. Күп вакыт туйганчы ашарлык ризыклары булмаган.

Әйткәнемчә, Габдуллаларның Себердәге тормышлары бик авыр булган. Башта 1 баракта 2 гаилә бергә яшәгән. Чаршау белән бүленгән бүлмәнең бер ягында, салам түшәлгән агач сәкедә йоклаганнар. Бераздан аларга аерым бүлмә биргәннәр.

Апасы Зәйнәп үлгәч, әнисе бик каты авырып киткән, Габдуллага кечкенә энесе Валераны да карарга туры килгән. Аны ашату-эчертү, киендерү һ.б. эшләр Габдулла җилкәсенә төшкән.

Ленинградта укыганда Габдуллага әнисе акчалата ярдәм итә алмаган. Шуңа күрә аңа көндезен укырга, ә кичләрен эшләргә туры килгән. Шулай 6 ел вакыты узган.

Габдулла үзенең татар булуы белән горурланды. Әле кечкенә чакларында, Себердә балалар өчәү бергә торганда, үзләрен бик кыерсытулары турында искә төшерә иде. Әтисез үскәнгә яклаучылары булмаган, әниләре гел эштә булган. Берсендә Әгъләм абый түзмәгән дә, чыбыркы алып, малайлар белән сугышкан. Шулай итеп сеңлесен яклап калган.

Габдулла әнисен бик хөрмәтләде. Эштән кайтканда күчтәнәчләр, азык-төлек алып, янына керә иде. Әнисе исә пешеренеп улын көтеп торды. Тәрәзә төпләренең шау чәчәктә утырганы да хәтеремдә калган.

Әнисе бик яхшы итеп шәлләр бәйләде. Кызыма бик күп кием-салым бәйләп кигезде, рәхмәт инде аңарга, урыны җәннәттә булсын. Бик хәрәкәтчән булды, 92 яшенә кадәр, ә кайнатам Сәхәп бабай 96га кадәр яшәделәр.

Габдуллага да: «Шул яшькә кадәр яшисең әле син», – дия идем. Аңа стентирование ясадылар. «Миңа 5 ел яшәргә калды», – дип әйтә иде. Үзен шуңа инандырып куйган, күрәсең. Һәм 5 ел яшәде дә...

Тоемлаган микән?

Вафат булган елның язында ук Габдулла хәлсезләнде. Шул вакытта хастаханәгә ятмады, «эшем бетмәде әле» дип әйтә иде. «Майда ял итәргә барам әле», – дип тә әйтте. Ютубтан караган микән, әллә кемнәндер ишеткәнме, белмим, ләкин Габдулла дөрес булмаган сүзне үзенә юраган бит. Ул, шунтированиедән соң озак яшәмиләр икән, дип ишеткән, ә аның бит стентирование иде...

Соңгы вакытта өйгә кайта да ята иде. Габдуллага авырлык килмәсен дип, бакчада да барысын үзем эшләдем. 15 еллап бәрәңге утыртканыбыз юк иде, шул елны бәрәңге утырттык. Кыяр, помидор, җиләк, кавын – барысын үстердем, балалар булыштылар, Аллага шөкер.

Габдулла – Елховой авылыннан, ул якларда мишәр халкы яши, алар уңган-булган халык бит.

Гаиләгез ишлеме?

Кызыбыз Алия. Оныкларыбыз: берсе Әминә исемле, икенчесе быел мартта туды. Мулла чакыртып, Аишә дип исем куштык.

Габдулла Әминәгә бик тә үз фамилиясен бирергә теләде. Әминә 18 яшьтә бабасының фамилиясен алырга җыена, «Сәрвәретдинова булам» ди. Ничек килеп чыгар инде. Оныгыбыз бик акыллы. Кызыбыз Алия дә математик. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Казан дәүләт университетында укып чыкты.

Габдулла әфәнде нинди әти, бабай иде?

Баласын, оныгын шашып диярлек ярата торган әти һәм бабай иде ул. Татарча сөйләшүләренә нык куанды. Мин үзем татарча сөйләшеп үскән бала. Безнең нәсел – 9 буын муллалардан тора. Өйдә гел татарча сөйләшә идек. Оныгыбыз Әминәне кечкенәдән татарчага өйрәттек, 3 яшендә балалар бакчасының татар төркеменә биргәндә, ул татарча гына сөйләшә иде. Мәктәптә башлангычта татар сыйныфында укыды. Хәзер татарча белә һәм сөйләшә. Бабасы оныгының бөтен теләкләрен үти торган иде. Буш вакытын аның белән уздырырга яратты: машинасына утыртып уен бүлмәсенә алып бара, тәмле әйберләр белән сыйлый иде. Әминә кечкенә чагында һәр шимбә, якшәмбене бабасы белән уздырды. Оныгы хәзер шуларны исенә төшерә дә җылый.

Кызганыч, Габдулла икенче оныгыбызның туганын белмичә, арабыздан китеп барды. Шатлыкны безнең белән бергә уртаклаша алмады.

Алияне бик яратты, ул бит холкы һәм акылы белән дә әтисенә охшаган. Әтисенең фикеренә, уйларына һәрвакыт колак салды.

Безнең арабыздан китәсе елны Габдулла хастаханәдә ятып чыкты. Анда аны шулхәтле игътибарсыз караганнар икән. Бары тик йөрәген генә тикшереп, дәвалау курсы язып биргәннәр. Мин даруларны яхшы беләм, шуңа: «Менә моны эчәргә ярамый сиңа, Габдулла», – дим. Габдулла: «Син бит табиб түгел, миңа табиб язды», – ди. Ә менә кызын – Алияне тыңлады. Алия белән киңәшләшеп эшли иде. Ул бик акыллы һәм сүзен өзеп әйтә белә торган бала шул.

Габдулла әфәнде нинди ир иде?

Бик кайгыртучан ир иде. Яратуын үзенең гамәлләре белән исбатлады. Миңа сокланып карап тора иде. Бигрәк тә, мин кая да булса җыена башласам, аның бу соклану һәм ярату тулы карашын тоя идем. Хәзер миңа шул карашы җитми...

«Әти сиңа гомере буе тугры булды. Хастаханәдә ятканда да гел синең исемеңне кабатлады. Аны син карый дип белде, сине уйлады», – диде кызым.

Әйе, гомер буе аның кадерлесе булып яшәдем. Акча янчыгында йөрткән минем кечкенә генә фотографиям дә шул хакта сөйли. Ул сурәт тәмам таушалып беткән булса да, Габдуллам аны бер дә үзеннән калдырмаган. Фотоны күргәч, ничәмә еллар буе үзендә саклап йөрткәненә исем китте.

Беренче тапкыр Гарәп Әмирлекләренә бардык. Кибеткә керә дә минем кием киеп караганны көтә. Берсеннән 16 әйбер алып чыктык. «Алабыз, бу сиңа килешә, матур», – дия иде. Кыйммәтле бүләкләрен дә кызганмады. Шул ук вакытта ул үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән була белде.

«Бу җире алай түгел, болай», – дип җайлап кына төзәтә дә, «Шуны эшләгәнсең, молодец!» – дип мактый да белә иде.

Үзенең хатасын таныганын сүз белән әйтмәс иде. Килеп кочаклап ала яки кызыклы сюрпризлар, бүләкләр ясый. Һәр 8 март бәйрәмендә искиткеч матур чәчәк бәйләмнәре алып кайта, иртәнге аш әзерли иде минем Габдуллам. «Син ничек шулай тәмле итеп кызыл балык белән бәрәңге куырасың?» – дип сорагач, елмаеп: «Аның сере бар, әйтмим әле», – дия иде. Еш кына, духовка мичендә бәрәңге пешереп, барыбызны өстәл артына җыя иде. Тук булсаң да, бергә утырып ашыйсың... Үзе дә коймак, кыстыбый яратты. Пешергән ризыкларымны яратып ашый иде. Хәзер инде: «Пешердем, тик син генә юк, Габдулла», – дим. Йөрәгем тынычлана шулай үзе белән сөйләшеп алгач. Кызым: «Әни, әгәр беренче син китеп барсаң, әти синсез яши алмас иде», – ди... Миңа да бик авыр аннан башка.

Аның башта мине иркендә яшәтерлек акчасы булмады. Бөтен кеше кебек үк яшәдек. Соңгы елларда инде: «Нәрсә, күпме кирәк, ал, акчаны санап тотма», – дия иде. Мин үзем мул тормышта яшәгән кеше түгел. Акчаның кадерен беләм. Институтта укыганда югары стипендия алып укыдым. Гади стипендия 28 сум булса, минеке ул 33 сум иде. Апа белән икәү укыдык. Апа укып бетергәч, энем килде. Әниләргә авыр булмасын дип, алардан акча алмый идем. Стипендиянең 2 сум 80 тиенен тулай торакка түләдем. Калганына көненә бер сум хисабыннан яши идем. Бер көн күбрәк алсам, калган көнгә җитми иде инде. Санап, тарта-суза, шул акчаны җиткердем.

Инде сүз ахырында шуны әйтәсем килә: акыллы кеше генә алган белемен дөрес куллана белә. Габдулла барлык нәрсәне үзе анализлый торган кеше иде. Митингларда да кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар ясар иде. Чыгышларын алдан язмый, күңелдән сөйли, фикерен дөрес итеп җиткерә белә иде. Ул китап күп укыды.

Мин аның чыгышларын горурланып, сокланып тыңладым. Митингларга без гаилә белән бергәләп йөрдек. Республикабыз мөстәкыйльлек алган чагында Алиябезне ияртеп Казанга хәтле бардык.

Гомеренең соңгы елында Габдулла фирманың документларын тәртипкә китерүгә бик күп көч сарыф итте. Ул, фирма кызыма күчкәндә бернинди проблема да чыкмасын, дип тырышты. Үзенең санаулы көннәре калганын сизгәндер, бәгырь.

«Габдулла Сәрвәретдинов татарның хакимияткә килмәгән элитасы иде»

(Татар җәмәгатьчелеге Сәрвәретдиновлар турында)

Факил Сафин, язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе:

Сәрвәретдиновлар турында мин беренче тапкыр 90нчы елның җәендә ишеттем. Ул чакта «Таң йолдызы» гәҗитендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли идем. Инде «Нур» гәҗите компьютерга күчеп килә. «КамГЭСэнергострой» да «Таң йолдызы» гәҗитен компьютерга күчерергә карар кылды. Акча мәсьәләсе хәл ителеп килә кебек. Ләкин безнең баш мөхәррир Хәлил Шәрипов, берничә тапкыр КамГЭСка барып, «акча күчермиләр, компьютер алып булмый» дип кайтты.

Мөхәррир тагын бер барып кайтты да: «Мин йөрмим инде, Факил син йөр, – диде. – Болар мине алдап йөртәләр», – ди. Шуннан: «Җитәкчеләрнең кайсына керергә соң?» – дим. «Син шунда берәрсенә кереп кара инде», – дип җөпләп куйды.

Шул «КамГЭСэнергострой»га юл алдым. Кабинеттан кабинетка кереп йөри торгач, Әгъләметдин Сәрвәретдинов исемле кешегә туры килдем. Кыяфәт минем бик эшлекле инде. Бөтен гәҗит-журналлар компьютерга күчеп барганда, безнең «КамГЭСэнергострой» татар милли газетасының авыр хәлдә булганын сөйләп биргәч: «Бар, кайт, син кайтып җиткәнче акча күчкән булыр», – диде. Һәм шулай булды да. Икенче көнне без складтан компьютерларны барып алдык. Боларны онытырга ярамый...

Милли хәрәкәт турында китапларымда шактый язылган. Аның тәнкыйть формасы да бар, чөнки милли хәрәкәткә төрле кешеләр килеп керде, һәм шуларның кайберләре милли хәрәкәтнең абруен төшерде.

Габдулла Сәрвәретдинов сыман милләткә хезмәт итүнең чын үрнәген күрсәткән кешеләр бар. Бездә тынгысыз кешеләр бик күп, акыллы кешеләр дә күп. Зирәклек кирәк тагын. Менә ул зирәк кешеләрнең берсе иде. Алар турында әсәрләр язылыр. Без аларны онытырга тиеш түгел.

Гел татарлар гына кереп утырмый иде бит киңәшмәләргә дә, җыелышларга да. Аларга төпле итеп русча да сөйләргә кирәк. Менә Габдулла әфәнде чакылдатып-чыкылдатып әйтеп бирә иде. Акыллы итеп, зирәк итеп. Аның сүзенә беркайчан да ышанмый калып булмады. Чөнки ул бик ышандырырлык итеп, дәлилле итеп сөйләде.

Ләйсән Әхмәтшина, Гаилә үзәге директоры:

Габдулла абый белән без 2019 елның ахырында таныштык, пандемия алдыннан булган хәл иде бу. Ул безнең үзәк турында ишеткәч, бик сөенде. Әле андый үзәкләр, гомумән, юктыр дип уйлый идем, диде. Һәм без Габдулла абыйны үзебезнең үзәккә чакыру бәхетенә ирештек.

Аллага шөкер, ул бер тапкыр бездә булды. Балаларны күрде. Без бәйрәм тамашасына чакырдык аны. Ул балаларның милли, әхлакый тәрбияле үсүләренә, үзәкнең эшчәнлегенә бик канәгать булды. Шуннан соң, Габдулла абый ай саен матди ярдәм күрсәтә башлады.

Габдулла абыйның вафатыннан соң хикмәтле хәлләр булды. Ул аны белгән кешеләрнең төшенә кереп, минем өстәлдә папка ята, дип белдерткән. Һәм, монысы инде өндә, шул папканы ачып карасалар, анда Зиннәт үзәгенә ярдәм итү турында язылган икән...

Без үзәгебездә Габдулла абый турында балаларга сөйлибез. Берсендә шулай, мин аларга Габдулла абый турында сөйләгәч, алар бик нык хисләнделәр. Һәм әңгәмәдән соң, миңа бер кыз килде дә яшерен генә нәрсәдер төртә. Мин гаҗәпләнеп, учларыма алып карасам – 50 сум бирә икән. Беләсезме, апа, минем Габдулла абый кебек буласым килә, ди.

Менә бу мирас, менә бу тәрбия, менә бу барчабызга да үрнәк. Габдулла абый турында зур заллар җыеп, зур җирләрдә сөйләргә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки ул бик киң кырлы кеше иде.

Габдулла абый минем өчен Олуг Мөхәммәт хан шәхесенең әһәмиятле ягын ачып бирүче булды.

Мөхәммәд Пәйгамбәр янында ислам динен таратучы шәхесләр – сәхәбәләр булган. Һәм мин Габдулла абыебызны заманабызның сәхәбәгә тиң кешесе булды дип саныйм. Чөнки ул милләтнең, диннең терәге булды һәм үзеннән соң да хәерле эшләр калдырды. Аның җирдә нурлар чәчеп торган эзе калды. Без Гаилә үзәгендә Габдулла абыйның игелекле гамәлләрен балаларга тәрбия үрнәге итеп күрсәтүне дәвам итәчәкбез, иншааллаһ.

Зиннур Әһлиуллин, җәмәгать эшлеклесе:

Габдулла абыйны мин 1988 елның сентябрь-октябрь айларыннан бирле беләм. Шул вакытта Татар иҗтимагый үзәге* Казанда төзелде, ә бездә, ягъни Чаллыда, инициатив төркем бар иде. Без аны 1987 елда, татар-башкорт союздаш республикасы төзергә кирәк, дип төзегән идек. Анда табиб Наил Мансуров та бар иде. Һәм 1988 елда Вил Хәсәншин исемле студент килде дә (ул да безнең инициатив төркемдә иде), әйдә, Зинур абый, Казанга киттек, анда, мәгърифәт йортында җыелалар, ди. Шунда Татар иҗтимагый үзәге* төзелде, анда үзәкнең беренче җыелышы булды. Наил Мансуров Чаллыдан килгән кешеләр исемлеген караган икән. Ул исемлектә Габдулла Сәрвәретдинов, Рафис Рәшитов һәм башкалар булган. Шуннан соң якыннан таныштык без. Алар да бер төркем булганнар икән: Гаяз Малихов, Сәрвәретдинов, Курмашевлар. Бергә җыелып, милли мәсәләләр турында сөйләшкәннәр.

Безнең төркем яшьрәк кешеләрдән тора иде. Нәтиҗәдә, 2 төркем бергә кушылдык һәм төзеләсе Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең* ядросы барлыкка килде.

Безнең татар милли хәрәкәтенең бөтен уңышлары Чаллыдан килде. Чөнки Казанда Татар иҗтимагый үзәге* төзелсә дә, ул хакимият контроле астында булды. Аның җитәкчесе Марат Мөлеков турында начар сүз әйтәсем килми, ләкин ул һәрвакытта, эшләрен килештерү өчен, Обкомга барды. Чаллы иҗтимагый үзәген* дә Обком йөгәнләп алырга тырышты, әмма булдыра алмады.

Чаллы татар милли хәрәкәте басымы астында 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Анда без Чаллыдан дистәләгән автобуска утырып бардык. Әгәр дә Чаллылар булмаса, Казанда яшәүче халык мәйданга чыкмас иде. Инде 1552 елдан бирле бастырылган, башын игән, ягъни буйсынган татар яши Казанда. Анда халык соңыннан да күтәрелмәде диярлек.

Габдулла абыйга килгәндә, ул берүзе түгел иде, Гаяз Малихов белән икесе миңа рухи яктан үсәргә бик нык ярдәм иттеләр.

Габдулла абый Себердә үскән. Шуңа күрә милләтара мөнәсәбәтләрне нечкәлекләренә хәтле яхшы белде. Шовинистларны, түрә-җитәкчеләрне үтемле һәм ныклы итеп урыннарына куя иде. Беркайчан яраклашмады. Милли мәнфәгатьләрне яклауда ахыргача барды. Менә аның холкы шундый булды.

Габдулла абыйның акылы бәяләп бетергесез. Гаяз Малихов белән алар икесе тигез дәрәҗәдә иде. Ике дус булды алар. Аларның милли хәрәкәттә булуы безгә бик нык ярдәм итте.

Безгә Габдулла абый белән якынаерга насыйп булды. Янына килеп кергәч, татарның берәр нинди уңышын белсә, бик нык шатлана иде. Без аның белән иркенләп сөйләшеп утыра идек.

Менә кешедә татарлык бар, я юк. Татарча начар белсә дә, татарлык Габдулла абыйда чамадан ашкан иде. Менә шундый олы шәхес иде ул. Безгә аның арабыздан китүеннән бик авыр булып калды. Менә хәзер, кайвакыт, Үзәк урамда урнашкан аның бинасы яныннан барсам, аяк тарта, ләкин кереп булмый шул янына.

Аның дәрәҗәсе, белеме, интеллекты – үзенә күрә бер алтын. Үземне мин Габдулла Сәрвәретдинов белән Гаяз Малиховның шәкерте дип саныйм.

Милли хәрәкәткә тупланганда интелектуаллар күп килде: профессор, фән докторлары. Әмма бу 2 шәхесне – Гаяз абый белән Габдулла абыйны уздыручы кеше булмады. Акыл ягыннан да, милли үзаң ныклыгыннан да, дәүләтчә караш ягыннан да. Алар татарның хакимияткә килмәгән элитасы иде.

Ул оста публицист кына түгел, өздереп сөйли белә торган оратор да иде. Митингларда ялкынлы итеп чыгыш ясады. Аның дәрәҗәсендә, бәлки, Казанда Фәндәс Сафиуллин булгандыр.

Габдулла Сәрвәретдинов, Гаяз Малиховлар замандашы, көрәштәше булуым белән бәхетле мин. Без ул чакта әле яшьрәк идек. Кем белән йөрисен – шул кешеләрнең яхшы якларын аласың. Гаяз абыйны да, Габдулла абыйны да онытмыйбыз. Бу ике кеше безнең өчен чын мәгънәдә бөек шәхес булды.

Галимҗан Зарипов, 1990-1995, 2000-2010 елларда шәһәр Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе:

Габдулла Сәрвәретдиновны 1990 елның 24 августыннан бирле беләм. Бу көнне Чаллыда шәһәр Советы сессиясе булды. Шул елның март аенда сайланган депутатлар (шәһәребездә 140 депутатның 42се генә татар иде) Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итәргә тиеш. Татарстанның вице-призиденты В.Лихачёв үзе килде.

Депутатларны сындырып декларацияне кабул итәр өчен, алар алдында сөйләрдәй кеше кирәк. Шул вакытта безнең алда Габдулла абый Сәрвәретдинов, аннары икенче булып Рөстәм Гыйбадуллин чыгыш ясады. Менә шушы ике кеше сөйләгәннән соң, без бертавыштан декларацияне кабул иттек.

Менә шушында беренче тапкыр Габдулла Сәрвәретдиновны күреп, мин аның русча матур итеп чыгыш ясаганын тыңлап шаккатып утырган идем. Иң шовинист депутатларны да сындыра алырлык итеп сөйләде. Ул көнне сессия узган шәһәр хакимияте бинасы меңләгән кеше белән уратып алынган иде.

Шуннан соң, 30 август алдыннан, без 20ләп автобуска утырып, Казанга бардык. Шунда кунып калдык. Татарстан Югары Советы депутатларыннан да декларацияне кабул иттерүгә ирештек.

Отыры без Габдулла Сәрвәретдинов белән аралаша башладык. Мин 1992 елда Чаллы шәһәр хакимиятендә милли бүлекнең җитәкчесе булып киттем. Ул вакытта атнага 1 тапкыр, концерт залын тутырып, милли хәрәкәт җыелышлар үткәрә иде. Шул җыелышларда без Габдулла абый белән очрашып, киңәшләшә идек: без хакимияттә нәрсә эшли алабыз һәм милли хәрәкәт нәрсә эшли ала. Менә шулай эш алып бардык.

Рифкат Курмашев, җәмәгать эшлеклесе:

Минем иң күтәренке, тормышның чәчәк аткан вакыты Чаллыда үтте. Ә Габдулла белән безне бик күп нәрсә берләштерә иде. Беренчедән, без яшьтәшләр, икенчедән, икебез дә технарьлар. Без 1974 елдан бирле аерылмадык, дип әйтергә була. Ул «Мәгълүмат-хисап үзәге»ндә җитәкче иде. Соңрак, мин анда күчеп эшли башладым. Инде төрле урыннарда эшләсәк тә, гел аралашып тордык.

Ул Төркияне бик ярата иде. «Нәрсә бар инде анда?» – дип, мин аңа кайвакыт төрттерә идем. «Анда яшәргә җиңел, кеше белән мөгамәлә иркен формада», – ди торган иде.

Мин инде 84нче яшь белән барам. Кеше, олыгайгач, үткән юлларына әйләнеп карый: нәрсә эшләдем икән халкыма, нәрсә эшләдем җитәкче буларак коллективыма, дусларга, дип. Бу яктан караганда да, Габдулланың намусы чиста булды. Эшлекле, ярдәмле булды. Аның белән диалог алып барырга кызык иде. Чөнки югары эрудицияле шәхес, милләтнең күркәм кешесе иде.

Илгизәр Гыйльфанов, җәмәгать эшлеклесе:

Татарча сөйләшеп кенә чын татар булып булмавын аңларга кирәк. Габдулла абый саф татарча сөйләшмәсә дә, аның рухы, иманы, кылган гамәле татарныкы иде. Ул татарга карата булган гаделсезлекне күңеленнән тирәнтен кичерә белә иде. Кайда гына гаделсезлек күрсә дә, эндәшмичә калмады. Мин ул принципны аннан өйрәндем. Бу – безнең барыбызга да кирәк.

Менә гаделсезлек мәсьәләсендә гади генә бер мисал китерәм: мин бер 15 еллар элек Варзи-Ятчи санаториясендә ял иттем. Шул вакытта, төзелгән бер часовня өстенә астына ай куелган тәре урнаштырдылар. Йөзләгән кеше ял итә шунда, галстуклы абзыйлар. Баш табиб янына кереп, мондый күренешнең мөселманнарга карата гадел түгеллеген әйттем.

Санаторийдән кайткач та табиб исеменә әйбәт кенә хат яздык. 2 ел йөрдем мин моның артыннан. Барыбер тәре астыннан айны алдырттырдык. Булдырып була, 1 кеше дә күп нәрсә булдыра ала. Кайда татарга карата гаделсезлек күрдегез, 1 кеше эндәшә икән – бер мәсьәлә, 100 кеше эндәшә икән, барыбер аны эшлиләр.

Габдулла абый турында шуны әйтергә була, ул Себердә үсеп, татарга карата гасырлар буе килгән гаделсезлекне күргән. Ул аны күргән генә түгел, шуңа каршы көрәшергә дә өйрәнгән.

Менә Чаллыда Тукай урамындагы яр буен төзекләндерделәр. Андагы язуларны карасаң, урысча язуларның хәрефләре зур, ә татарча язуларда хәрефләр күренми дә, лупа белән генә укырлык. Бер татар эндәшми шунда, берсенә дә кирәкми. Безнең халык курка. Курыкмаска кирәк. Әгәр гаделсезлек өчен көрәшәсез икән, куркуны юкка чыгарырга кирәк. Кайда татарга карата гаделсезлек бар, эндәшми үтмәгез. Моның өчен безне беркем дә асып куймый.

Мин Габдулла абый белән күп аралаштым. Шуның өчен дә үземне бәхетле кешегә саныйм. Аннан күп нәрсәләр өйрәндем.

Безгә бирешмәскә кирәк. Татарның бар бит: «Әй булмады, булмый инде ул», – дип кул селтәгән чаклары.

Була ул, егетләр, нишләп булмасын. Татарга тиз кирәк. Ә безнең көрәш гасырлар давамында сузылырга тиеш. Һәм көрәш нәтиҗәле булачагына ихлас күңелдән ышанырга кирәк.

Дамир Шәйхетдин, журналист:

Габдулла абыйның шәкертләре күп булды. Иң яшь шәкерте мин булганмындыр, мөгаен.

Габдулла Сәрвәретдиновны кеше буларак сыйфатласак, ул – бик гади кеше, дип әйтер идем. Мин бит аннан 2 тапкыр кечерәк тә. Сөйләшкәндә ул: «Менә син ничек уйлыйсың?» – дип сорап куя иде. Минем өчен ул өлкән яшьтәге кеше бит инде, мине үзе белән тигез куеп сөйләшкәнгә, миңа читенрәк булды. Еш кына, фикереңне әйт, аннары фикерләшербез, ди иде. Кайвакыт: «А ты ведь здесь прав», – дип әйтер иде. Менә шул сүзеннән, гадилек белән эндәшүеннән үзем үсеп киткәндәй була идем.

Тагын бер бик әһәмиятле ягын әйтим. Меценатлыгы турында. Безнең татар халкында чын меценатлар күп түгел. Меценат ул – бер генә булыша да бетте түгел, ә гомерен, күңелен һәм тапкан малын иганәгә багышлый торган кеше. Габдулла Сәрвәретдинов Чаллының Рәмиевы иде ул. Шул ук вакытта, публицистик ялкынлылыгы белән дә Дәрдемәндкә тартым, дисәк була.

Кайвакыт: «Кара әле, менә Чаллыда 240 мең татар кешесе яши. Һәр татар айга 1 сумын татар үсеше өчен бирсә, химая итсә, без 240 мең белән менә дигән гәҗит чыгара алабыз, телевидение оештыра алабыз. Ә көн саен 1 сумнан булса, ягъни айга 30 сум булса, – без бит татар дөньясын тетрәтеп уятып җибәрәбез», – дия иде. «Безнең халыкта шундый аң булса, шулчак тернәкләнеп китәр иде», – дигәне хәтеремдә.

Менә шундый гап-гади, үзенең ихтыяры һәм гамәлләре белән баһадир кеше иде ул Габдулла әфәндебез.

Тәлгать Әхмәдишин, җәмәгать эшлеклесе:

Габдулла Сәрвәретдиновка куелган кабер ташына мондый сүзләр язылган: «Татар милли хәрәкәте көрәшчесе, акыл иясе, тарих белгече, меценат, «Почет билгесе» ордены кавалеры». Бу – татар җәмәгатьчелегенең аңа булган мөнәсәбәте һәм дәүләт бәяләмәсе. Безнең алда торган бурычларның зурысы – Сәрвәретдиновлар исемен мәңгеләштерү, күркәм эшләрен киләсе буыннарга җиткерү.

Габдулла әфәнденең мәкаләләре башлыча «Звезда Поволҗья» гәҗитендә басылып чыкты. Аның абыйсы Әгъләметдин Сәрвәретдинов та милләтебезне кайгыртып мәкаләләр язды.

Татар зыялыларын эзәрлекләгәндә, без аларны яклап имзалар җыя идек. Әгъләметдин абый бу эшкә һәрвакыт теләктәш булды. Беренчеләрдән булып аның янына бара идем. Ул – Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы, «КамАЗ» төзелешенең алдынгысы иде. Күп еллар «КамГЭСэнергострой» генераль директорының урынбасары булып эшләде.

Чаллы урамнарының берсенә бертуган Сәрвәретдиновлар исеме бирелергә тиеш, дип саныйм.

* РФ территориясендә тыелган оешма

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100