Яратусыз тормыш (Зөләйха Солтанова)
Динә иренә карады да, яратмавын аңлады. Айваз яхшы, кайвакыт хәтта чамадан тыш яхшы була, ул искиткеч ир, әти, әмма шуңа да карамастан Динә аны яратмый. Бернинди хисләре дә булмагач, ник кенә аңа кияүгә чыкты икән соң ул алайса? Мөгаен барлык дус кызлары кияүгә чыккач, үзе дә сизмичә алар артыннан кабатлагандыр, шулай тиеш, кирәк дип уйлагандыр...
«Динә, кофе эчәсеңме?» – дип сорады Айваз боегып калган хатыныннан. Эх, әгәр дөньяны яңа, матур төсләргә күмәргә ярдәм итә торган эчемлек булса икән ул! Менә аннан баш тартмас иде Динә. Әмма юк, монда бер кофе гына ярдәм итмәячәк.
«Эчәм», - диде Динә шулай да. Һәм Айваз шатланып кофе-машина янына килеп басты. Ул әлеге машинаны үзе алган иде, үз укып-карап җаен аңлады һәм хәзер хатынын кофелы тәмле эчемлекләр белән шаккатыра иде. Дөресрәге, үзе шулай дип уйлап хыяллана иде.
Нәни Алисә караватында мес-мес йоклап ята, әгәр кызы булмаса, Динә бүген үк Айваздан аерылып киткән булыр иде. Аны нәни кызы, яхшы акчалы эше булмау гына монда тота. Хәер, иң мөһиме бу гына түгел иде бугай. Иреннән аерылган очракта, йөз суын түгеп, туган йортына кайтып егылырга мәҗбүр булачак Динә. Ә бит әти-әнисе хәер-фатихаларын биреп, аны «яраткан» иренә тапшырган иде.
Хәер, башта Динә күпмедер вакыт үзе дә Айвазны яратам дип йөрде, хәтта аны үзенең дус кызына көнләп тә маташты әле. Әмма юк – барысы да томан кебек эреп юкка чыкты, үз урынына утырды һәм Динә үзендә Айвазга карата тамчы да сөю хисе булмавын аңлады.
Бер атна элек Динә Гомәр белән танышты. Менә бит ул күпме вакытлар эзләгәне һәм көткәне! Бу шырпы кебек дөртләп кабынып киткән мәхәббәт иде. Ул көтмәгәндә килеп Динәнең күңел кылларына кагылды һәм аңа тынгы бирми...
Динә банкта эшли, аларның коллективында гел хатын-кызлар гына диярлек. Ә бүлек мөдире итеп Гомәр исемле ир-атны куйдылар. Ул бик илтифатлы, кызык итеп шаярта. Өстәвенә Динәгә шундый итеп карый, бу күз карашыннан хатынның күңелен дулкынландыргыч хис биләп ала.
Ул Гомәрнең дә үзенә карата битараф булмавын аңлады. Әлбәттә эштә үз хисләреңне ачыктан-ачык белдереп булмый, бу куркыныч.
Беркөнне Гомәр Динәне ресторанга чакырды. Динәнең ресторанда булмаганына әллә никадәр вакыт узган иде инде. Соңгы тапкыр кызын тапканчы барган булгандыр, Алисә тугач, өч ел декретта утырды. Аннары Динәнең парктагы яки дачага бара торган юл читендәге ашханә тибындагы кафелардан башка адәм рәтле җиргә барганы да юк.
Ә монда – ресторан, кыйммәтле меню, чибәр ир-ат, аның игътибары. Болар барысы да Динәне акылдан яздыра язды, ул Гомәрнең бер күз карашыннан ук рәхәт калтыранып куя, ә берәр комплимент әйткәндә бөтенләй эреп китә иде.
Гаилә тормышын моның белән чагыштырып буламы инде? Бу читлектәге кош тормышы кебек. Бер карасаң, барысы да бар: акча, тәмле ризык, муллык, яхшы ир, әмма ирек юк. Динә сусаган ирек юк иде тормышында. Һәм Гомәр белән танышкач, Динә тыелгысыз рәвештә шушы ирекле тормышка алгысына иде. Гомәрнең үзенең җитәкчесе булуы, үзенең дә кияүдә булуы, өч яшьлек кызы булу да аны куркытмады. Динә романтикага, ярату-назга, яңа хис-тойгыларга бик сусаган иде.
«Сез бик чибәр хатын-кыз, Динә» – дип сак кына әйтте Гомәр ул кичтә. Алар кызыл шәраб эчте, әллә нинди затлы ризыклар ашады, Динә үзен мәхәббәт турындагы матур фильм героинясы итеп хис итте. Гомәр сак кына Динәнең кулларын тотты. Моннан Динәнең йөрәге тагын да ныграк тибә башлады, аның ирне үбәсе, кочагына атыласы килде. Эх, шул кочактан гомер буе чыкмаска иде!
Өенә кайткач, үзенә бер сорау да бирмәгән, ни өчен соңга калуы, кайда булуы белән кызыксынмаган Айвазга карагач, Динә моны соңгы тамчы булуын аңлады. Бу аларның гаилә тормышының ахыры иде... Бала һәм уртак фатир булуга да карамастан, үзең яратмаган ир белән яшәүгә түзә торган түгел.
«Айваз, син мине яратасыңмы ул?» – дип сорады Динә ни өчендер.
Айваз киң итеп елмайды.
«Әлбәттә! Беренче тапкыр миңа шундый сорау бирәсең. Шикләнәсеңме әллә?» – диде Айваз.
«Юк, - дип елмаерга тырышты Динә. – Бәлки шушы еллар эчендә мине яратмый башлагансыңдыр, миннән туйгансыңдыр, ә мин монда синең ачуны китереп йөрим. Кирәк булган өчен түгел, ә үзең теләгәнчә яши алу рәхәт бит ул», - диде Динә.
Айваз аптырап калды:
«Син үзең шундый тормышта яшәгән кебек сөйлисең әле. Мин бит сине бернигә дә мәҗбүр итмим. Син үз теләкләреңдә ирекле, теләгәнеңне эшлисең. Әмма моңа карап кына сине яратуым кимеми», - диде ире.
Бу сүзләрдән соң Айвазның идеаль ир булуына шикләнер сәбәп бармы соң? Динә өметсезлеккә бирелде. Үзенең башка ир-атка гашыйк булуын ул төгәл аңлады.
...Эштә Гомәр белән сүзсез генә гыйшык уены уйнадылар. Гомәр аңа электрон почтадан яза, Динә җавап бирә. Ә атна ахырында Гомәр Динәне кабат очрашуга чакырды. Әмма бу юлы алар кинога барырга, ресторанда кичке аш ашарга һәм татлы кичне Гомәрнең фатирында дәвам итәргә тиешләр иде...
Динә мондый тәкъдимгә каршы килмәде, ул инде Гомәр белән якынрак мөнәсәбәтләргә керергә әзер иде, яратмаган иренә хыянәт итәр өчен бар кыюлыгын җыйган иде ул.
Кино кызыклы, кичке аш затлы һәм тәмле булды. Ә Гомәрнең фатиры үзе бер әкият! Зур тәрәзәләр, идәндә йоп-йомшак келәм, камин, кыскасы романтика өчен бөтен шартлары бар. Бу зиннәтлектән Динәнең башы әйләнде, Гомәрнең кочагына кергәч, бу тылсымның үзе белән булуына ахырга кадәр ышанып бетә алмады.
...Ул Гомәр яныннан бәхетле булып, канатланып кайтып китте. Хәтта Айваз белән очрашып йөри башлаган вакытларында да аңа бу кадәр рәхәт булмаган иде. Динә, үз гаиләсен корбан итеп, Гомәр белән очрашырга әзер иде.
«Ашыйсыңмы?» – дип сорады Айваз Динәдән, гәрчә сәгать уклары төнге берне күрсәтә иде инде. Ул тагын хатынының кайда булуы, кем белән булуы нишләп төнгә кадәр йөрүе белән кызыксынмады. Айваз берсүзсез Динәгә буйсынырга, аның бөтен теләкләрен үтәргә әзер иде бугай.
«Мин ач түгел. Алисәне йоклаттыңмы?» – дип коры гына әйтте Динә.
«Алисә йоклый», - диде Айваз.
Аларның аралашуы ике роботның сөйләшүенә охшаш иде. Әйтерсең, алар гадәти кешеләрдән ниндидер автоматик эш башкара торган механик машиналарга әверелгән. Иртәләре, көннәре, кичләре – гел бертөрле. Бу бертөрлелек хәтта эчне пошыра иде. Шул ук эшләр, шул ук сүзләр, шул ук хисләр...
Ә бик тиздән Динә балага узуын аңлады. Күңел болгану, баш әйләнү һәм әче ризыклар ашыйсы килү хисләрен Алисә белән авырлы булганда да тойган иде ул. Даруханәдән тест сатып алды. Ул дөрес уйлаган, тест ике сызык күрсәтте – ул йөкле. Баланың әтисе кем булуда шик юк: Динә ире Айваздан бала көтә иде.
Айвазга бу хакта әйтеп тормады. Табибка язылды һәм табиб язып биргән схема буенча бер таблетка дару эчте.
Әмма төнлә Динәнең каны китте, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде, Динәне гинекология бүлегенә алып киттеләр. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Динәне караганда ук Айваз барысын да аңлады. Һәм… тагын берни дә әйтмәде.
Ул Динәнең хәлен белергә хастаханәгә дә килмәде, Динә дә иренә шалтыратмады. Иренең килмәве сәер иде. Монда яткан хатын-кызлар янына ирләре, егетләре килеп йөри, ә Динә янына әнисе генә килеп китте, әйберләр салынган пакетын гына бирде дә, бер сүз дә дәшмичә чыгып китте. Бөтен гаиләсенең аңа каршы булуын аңлады Динә: әлбәттә инде, йөкле булуын беркемгә дә әйтеп тормыйча аборт ясатты бит. Айвазның кичерүе бик икеле, әмма Динә аның кичерүенә мохтаҗ түгел. Ул иренә түгел, ә Гомәр янына кайтачак. Бергә уздырган теге кичне Динә һич оныта алмады: һәр мизгел аның хәтеренә уелып калды, барысы да кичә генә булган кебек истә...
Айваз хатынын хастаханәдән каршы алмады. Динә берничә көн больничныйда өйдә ятты, ире белән авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәде. Ул Гомәрне өзелеп сагына иде, аны күрәсе килде, гәрчә Динә хастаханәдә булган вакытта ала бер-ике тапкыр гына язышып алды.
Ә эшкә чыккач, Динәне шаккаттырырлык яңалык көтә иде.
«Безнең яңа мөдир Алия белән гыйшык-мыйшык уйный икән бит, белә идеңме?» – дип сорады бер хезмәттәше.
Бу сорау бик сәер иде һәм Динәнең күңеленә энә булып кадалды.
«Юк инде, каян белим, больничныйда булдым бит. Әстәгем, чынлапмы?», - диде Динә сер бирмәскә тырышып.
«Белмим, шулайдыр инде. Почмакка качып үбешәләр, чыш-пыш киләләр. Язышулар, кичке ашлар, тегесе-монысы...» – дип сөйләде хезмәттәше.
«Безнең дә шулай булган иде бит...» – дип уйлап куйды Динә. Һәм кинәт кенә аңа көлке булып куйды. Бу акылдан язган кеше өянәгенә охшаган шашынып көлү иде. Ул Гомәргә гашыйк булды, аның өчен ирен ташлап китәргә җыенды, аборт ясатты. Ә Гомәр бары тик аның белән уйнаган гына икән...
Гомәр белән сөйләшү җиңелләрдән булмады. Ул Динәгә игътибар итмәде, ә инде башка чарасы калмагач, турысын әйтте.
«Бу бит җитди түгел иде. Син кияүдә, ә мин өйләнгән. Минем гаиләм бар, читтә мөнәсәбәтләр кору минем өчен түгел», - диде Динәнең күзләренә карап.
«Ә-ә-ә, әле син өйләнгәндәмени? Нишләптер фатирыңда хатының гына күренмәде», - дип көлемсерәде Динә.
«Ул минем фатир түгел. Синең кебек кызлар белән очрашыр өчен «снимать» итәм мин аны», - дип берни булмагандай җавап бирде Гомәр.
«Минем кебекләр белән», - дип уйлады Динә. Аның тагын шашынып көләсе килде, әле тагын бу җирбит адәмнең яңагына кундырырга кулы кычыта иде. Әмма нәрсә өчен? Ул фатирга үзе риза булып барганы, үзе теләп аңа бирелгәне, уртак киләчәкләре турында әкият уйлап чыгарганы өченме? Хм, үзенең яңагына кундырса гына инде Динә.
Өенә кайткач, Динә йокы бүлмәсенә кереп бикләнде дә, озак кына елады. Айваз сак кына, куркып кына ишеккә шакыды, керде һәм хатыны янына утырды.
«Берәрсе үпкәләттеме?» – дип сорады.
«Мин үз-үземне үпкәләттем», - диде Динә һәм кире борылды. Аңа Айваз каршында оят иде, аның элек беркайчан да мондый хис кичергәне булмады.
«Син хаталандың, ә бу дөньяда һәр хата-ялгышны да төзәтеп була», - диде ире.
«Төзәтеп булмый шул, Айваз. Минем ялгышым бик җитди булды, гафу итмәслек», - диде Динә.
«Һәм бар нәрсәне дә гафу итеп була», - диде Айваз һәм хатынының аркасыннан сыйпады. – Әйдә ашарга, Алисә дә сине сагынды», - диде.
Динә иренең бу сүзләреннән соң икенче кеше булып калды. Элек ул иләс-миләс һәм яңа хисләргә сусаган хатын булса, хәзер аның башка төрле буласы килә. Хатын, әни һәм үз өендә хуҗабикә буласы килә иде. Әле тагын мәхәббәттә яшисе килә иде, чөнки һәркем дә яраткан кешесеннән уңмый шул...