news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яраттым мин аларны...» – Айдар Юнысов гадәти булмаган шөгылен күрсәтте

news_top
«Яраттым мин аларны...» – Айдар Юнысов гадәти булмаган шөгылен күрсәтте
Социаль челтәрләр

Гармунчы, игезәк туганы Алмаз белән парлы дуэтта җырлаучы Айдар Юнысов сәнгать өлкәсеннән бик ерак торган, гадәти булмаган шөгылен күрсәтте. Айдар бал кортлары үрчетә.

«Соңгы 3 көндә элемтәгә чыга алмадым. Иртәнге сәгать 5. Без умарталарны башкорт юкәләре үскән таулы урманга алып китеп барабыз. Бу тавышларны тыңлагыз әле…

Урманга күчергәнче, язгы өрәңге балы аерттык. Ул күп булмый, эксклюзив.

Биредә сез мине концерт костюмыннан күрмәссез. Әлеге эш мине тынычландыра. Яраттым мин аларны, алар шундый матур. Бал кортлары – дөньядагы иң чиста, иң акыллы, иң игелекле җан ияләре», – дип яза ул.

Айдар умартачылык серләрен 5 яшьлек улы Әмирханга да өйрәтә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар