Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яратканыңны әйтергә соңлама». Кәләш туйдан соң өч көннән үлгән

Ир белән хатын өч бала үстергән, тик туй тантанасын ясауны 11 ел буе кичектереп килгәннәр.

news_top_970_100
«Яратканыңны әйтергә соңлама». Кәләш туйдан соң өч көннән үлгән
https://pixabay.com

Бөек Британиядә яшәүе ир белән хатын 11 ел буена туйны кичектереп килгән, аннары кәләш үләргә өч көн калгач, алар өйләнешкән. Бу турыда The Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.

34 яшьлек Бен һәм 43 яшьлек Джен Куперлар 2010 елдан ук бергә яши. Тик алар төрле сәбәпләр — эш, гаилә хәлләре, өч бала белән борчулар аркасында туйны кичектереп киләләр.

Аннары Джен күкрәгендәге яман шештән дәвалана башлый. 2020 ел башында бу гаилә яман шешнең ремиссиясе барлыкка килүгә биш ел тулуны билгеләп уза. Ләкин бераздан хатынның авыруы кабат башлана. Табиблар авыруны җиңәр өчен тырыша. 

2021 елның ноябрендә ир белән хатын хосписта туй ясый. Тантанага кәләшнең анасы һәм ике шаһит кына килә.

Туйдан соң өч көн узгач, Джен Купер вафат була. Гомеренең соңгы минутларында аның кулын ире Бен тотып тора.

«Мин никахыбыз еллар буе дәвам итмәвенә, көннәр белән саналуына борчылам. Кадерле кешеләрегезгә яратуыгыз турында әйтүне кичектермәгез», — ди Бен Купер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100