«Яратканда кеше яши башлый» – Ильмира Нәгыймованың сөйгәнен Марат Яруллин дип шикләнәләр
Җырчы Ильмира Нәгыймова бүген барлык фанатлары көткән яңалыкны – инде 2 елдан артык бер ир-егет белән очрашып йөрүе хакында сөйләгән иде.
Ул сөйгәне белән ниндидер кунакханәдә ял иткән фотоларын күрсәтте. Әмма фотоларда егетенең йөзен стикер белән каплап куйды. Кулга-кул тотынышып төшкән романтик фотоларын да жәлләмәде. Әлеге теманы Ильмира Нәгыймова Телеграм-каналында дә дәвам итә. «Бары тик яратканда гына кеше яши башлый», – дип, фәлсәфи уйлары белән бүлешкән ул анда.
Ильмираның шәхси тормышына кагылышлы әлеге яңалык күпләрдә кызыксыну уятты. Дуслары Ильмираның күзләре мәхәббәттән балкуны билгеләп үтеп, аңа чын хатын-кыз бәхете телиләр.
Телеграм-каналында утыручы бер дусты тиз арада «тикшерү» уздырып алырга да өлгергән. Фотолардагы кулны ул Марат Яруллинныкы дип уйлый. «Марат Яруллин икәнен барыбер белдек. Кулындагы миңеннән», – дип яза ул. Бу кеше Маратның кулында миң барлыгын төгәл белә булса кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фанатлары Ильмираны Марат Яруллин белән очрашып йөри дип күптәннән шикләнә инде. Күптән түгел генә яздырган «Үбим әле» дигән дуэт җырларын да яратып кабул иттеләр. Җырны тәкъдим иткән пост янында да: «Ниһаять! Инде өйләнешәсегез генә калды», «Маратка бер бәби дә бүләк итсәң», – дип язалар.