Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яраткан кешемнең туенда кунак булдым"

"Ә бүген синең туй..." Бу җыр юлларын белмәгән татар юктыр. Ә бит бу сүзләр тормыштан алынган. "Интертат" яраткан кешеләренең туйларында кунак булып утырган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, күңелләрен бушатуын сорады. 

news_top_970_100
"Яраткан кешемнең туенда кунак булдым"

Туй күлмәге. Ак фата кәләш артыннан дулкын булып җәелеп кала. Әни-әти, балаларын яңа олы юлга озатуларын аңлап, сөенечләреннән күз яшен түгә. Матур күренеш, әйеме?  Шул туйда ут йотып, җан сыкравына чыдый алмый, яшьләрен түкми түзеп, эчке дөньясы әрнүенә тилмергән кешене күз алдыгызга китерегез. 

Булмас, гаилә корган кешеләр, әлбәттә, бәхетле булырга тиеш. Көенеч турында сүз дә була алмас диярсез. Бәлки. Ләкин, сөекле ярының туенда утырган, кәләш түгел, ә гадәти кунак булган хатын-кыз ниләр кичерә икән? 

Геройларым үзләренең кичерешләрен сөйләде, әмма исемнәрен үзгәртергә үтенде.

"Зәңгәр күлмәк һәм сәпитле егет"

Лилиягә хәзер утыз биш. Янында яраткан ире дә, эштән кайтуга әни дип, кочакка атылып керүче балалары да юк.

-Бөтен гомерем эшләп уза ахры. Шул эш белән онытылам.

Без Рамил белән миңа унҗиде яшь тулганда таныштык. Кызык булды ул. Мин әбиләргә җәйгә кунакка кайттым. Ялга киткәнче үк әни авыл егетләре алып кала күрмәсен тагы дип, шаяртырга ярата иде. 

Шулай килеп тә чыкты. Кичен дус кызларым белән клубка чыктык. Салкын, яңгырлы көн иде. Бөтен җирдә су, аяк атларга да читен. Мин исә, авылга кайткан шәһәр кызы. Зәңгәр күлмәктән, аягыма әби кәлүше кигән, чиксез матур кыяфәттә авыл клубына барам. 

Күңелле үткәрдек ул кичне. Туйганчы биедем, җырладык. Дус кызларымны егетләр озата китте. Ә мин үзем генә кайтырга булып, әкрен генә авыл читендә урнашкан әбиемнең өенә таба атладым. Тыкрыкка җитәрәк, бер егет сәпите белән мине пычракка этеп екты. 

Күлмәгемнең карарлыгы калмаган иде. Әллә авыртудан, әллә күлмәкне җәлләп, елап җибәрдем. Әби нәрсә әйтә инде хәзер? Ачуланыр инде. Күлмәкне җәлләп, күз яшьләремне сөрттем. Ә теге мине еккан егет үзе дә каты буялган, ләкин елмаеп миңа карап тора иде. И ачуым килде дә инде аңа шул вакытта. Яңагына берне сугасы, шушы елмаюын бетерәсем килде. 

Ачу белән аңа карагач, ул кычкырып көлеп җибәрде. Гафу ит син мине, күрмәдем ди. Битемә төшкән чәчне кулы белән алырга тырышты. Мин гафу итәргә әзер торганда, пычрак бармагы белән борынымны каралтты да, син керпегә охшаган диеп, янә көлә башлады. Бу вакытта мин аны нинди тиле соң бу дип, авылга кайтканыма үкенеп уйладым. 

Өйгә кайтуга күлмәкне юарга керештем. Әби ачуланмады тагы. Карап кына йөрергә кушты да, миңа кайнар чәй әзерләп бирде. Иртәгесе көнне әби белән иртән иртүк җиләккә барырга булдык.

Алдан план корма диләрме әле? Мин иртән торып чыгышка бер чиләк җир җиләге капка төбенә куелган иде. Аптырадык. Әби исә, менә бит, бер көн кайтканыңа инде кемнедер гашыйк иткәнсең, дип, мине үрти башлады.

Кич көтү кайтканда сыерыбыз Йолдызны каршыларга авылның югары башына менеп киттем. Кулымда тал чыбыгы. Җырлыйсы килә, кәеф шәп. Озакламый янымда янә теге сәпитле егет пәйда булды. Я матуркай, гафу ит кичәге өчен, синең өчен иртүк җиләк җыйдым, ачуланма инде дип, янымнан сәпите белән урана-урана барды. Ачуым да каядыр юкка чыкты. Аның белән сөйләшә-сөйләшә сыер турында да оныттым. Йолдыз өйгә кайтасы килмичә, тагын болынга качты. Рамил белән икәүләп эзләргә киттек. Ул сәпит әйләндерә, ә мин арткы утыргычына утырып, аягымны селкеп барам. Шулай йөреп киттек инде.

Җәй бетүгә кире шәһәргә китәсе булды. Рамил кал, авылда укып бетер, аннары унсигез тулгач өйләнешербез дисә дә, яшь башым моның белән килешергә теләмәде. "Мин шәһәрнеке, син авыл малае!" Үпкәләтеп китеп бардым шул мин аны. Хәзер кайтып шул сүзләрне кире ала алсам... Кызганыч, булмады. 

Ике ел узгач, аның туена чакыру китерделәр. Кайттым. Ул үзенең күрше кызына өйләнә иде. Дуслар кебек күрештек.

Бер-берсенә әйе дип вәгъдәләр бирешкәндә, бу бер төш сыман гына тоелды миңа. Юк, булмас дип уйладым, бу кыз урынында мин булырга тиеш дигән уй башымны авырттырды. Күз яшен тыеп, елмаеп утырдым. Кайтара алсам икән...

-Шуннан соң яратканыгыз булмадымы?

- Юк. Булмады. Беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Үзем гаепле. Аның хисләрен аяк астына салып таптадым. Көлдем. Дәрәҗәм югары иде шул. Горурлык көчле булды.

- Туйда нинди хисләр кичердегез?

- Җир ярылып мине йотсын иде дигән уйлар иде башымда. Тыным кысылды, кулларым калтырады. Тешләремне кысып утырдым. Әйе, мин аңа начарлык тели алмас идем. Ләкин, чынлап та Рамилне яратканымны аның туенда гына аңладым. Ул гына да түгел, башкача ярата алмавым - иң куркынычы иде. Кәләш матур, ак күлмәктән, оялудан битләре кызарган. Рамил исә аңа мәхәббәт тулы караш ташлый. Кулыннан тота, янында биеп йөри. Ә мин шушы кулларның миңа җиләк ашатуы, кулымнан җитәкләп йөрүен искә алам. Җанымның яртысы кителде.

- Бәлки, үзегезгә нокта куярга ашыкмаскадыр...

- Ноктаны мин шул җәйдә куйдым. Рамил исә үзенекен туйда куйды. Минем туй узды инде. Ак күлмәксез, кияүсез булса да, узды. Янымда башка кеше күз алдыма да китерә алмыйм. Нишләдем мин, нишләдем? Хәзер бары үкенергә генә кала. Гомеремдә шигырь язганым булмады, ә Рамилгә яздым бит.

 Кулларымда минем ак фата,
Туй күлмәге инде тегелгән.
Тормышымда исә -  зур хата...
Ул башкага инде бирелгән.
Гаилә җебе аның үрелгән.

Бу шигырьләрен укыганда Лилия, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде. Көн дә "Вконтакте" челтәреннән мәхәббәтенең тормышын карап бара икән... Аның тормышы белән яши ул.

"Минем туй күлмәген дус кызым киде"

Алисәгә хәзер егерме җиде яшь. Ул башлангыч сыйныф балаларын укыта. Буш вакытында агачтан төрле эшләнмәләр ясый, балаларны гитарада уйнарга өйрәтә.

- Бөтен бәхетем балаларда. Алардан башка нишләр идем икән? Үземнең дә хәзер улым үсеп килә, аңа биш яшь. Кайчан мәктәпкә барам, кайчан барам, синең белән буласым килә дип үзәккә төшә. Бу тормышта терәгем  - улым Артур гына калды инде. 

Үзем балалар йортында үстем. Әни җылысын күрергә тилмердем. "Менә мине дә бер көн килеп алырлар" дигән ышаныч һәрвакыт булды. Вакыт узды, беркемгә дә кирәгем чыкмады. 

Минем иптәшем, терәгем Айваз булды. Кечкенәдән үк Айваз белән бергә уйнап үстек. Ул миннән бер яшькә олы иде. Һәрвакытта яклады. Янымда булды. Без өчәү бергә уйнап үстек. Өченчебез - дус кызым Камилә.

Кечкенәдән үк без ничектер Айваз белән якын идек. Арабызда дуслык иде дисәм дә, бу чын дуслык булмады. Мин ярата идем аны. Аның да миңа карата хисләре барлыгын белә идем.

Мин укырга кердем. Ул эшләде. Туй ясарга акча җыя башладык. Көндез укырга йөрсәм, кичләрен эшкә чаба идем. Төрле җирдә идән, савыт-саба юдым, бер олы гына апаны карарга йөрдем. Айваз исә төнгә кайта. Икебез дә бик нык ара идек. Ләкин, бер-беребезне ярату чиксез иде. Кайвакыт, ничек кенә арып кайтсак та, бер сумкага ашарга алып, өебездән ерак булмаган паркка барып пикник оештыра идек.

Безнең мәхәббәткә күпләр сокланып карады. Мин аның өчен, ул минем өчен яшәде. Бер-беребез өчен янып тордык, алдагы киләчәгебез өчен икебез дә тырышып эшләдек.

Ләкин, туй якынлаша бара вакыт җитми башлады. Мин туй күлмәген алырга да бара алмадым. Дус кызым Камилә киеп карады аны. Миңа буласы күлмәк булмаган шул. Киергә дә насыйп булмады.                                                               

Туйга өч атна кала Айваз белән бик нык талаштык. Ул өйдән чыгып китте. Ике көннән чәчәк бәйләме тотып кайтты, гафу үтенде. Кичердем. Ә тагы бер атнадан дус кызым Камиләнең Айваздан йөкле икәнен белдем.

Әле дә исемдә ул көн. Эштән иртәрәк кайтып, Айвазны сөендерәсем килде. Ишекне ачуга Айвазның Камилә белән нидер сөйләшкәнен ишеттем. Аякларым һәр адым саен хәлсезләнә барды.

Камилә минем туй күлмәгеннән басып тора иде. "Айваз, мин йөкле. Бала синеке. Алисәгә кайчан әйтәсең? Бу күлмәк минеке булырга тиеш. Мин сине беренче яраттым. Бала атасыз үсә алмый. Бүген үк әйт, башкача болай бара алмый", - диде ул. Айваз, куллары белән битләрен каплап, сүзсез генә басып тора иде. Әкрен генә бүлмәгә атладым.

"Бу күлмәк синеке. Бәхетегез булсын. Бала саләмәт тусын, аның гаебе юк. Камилә, сиңа - дуслык өчен, Айваз, сиңа - ышаныч өчен рәхмәт", - дидем. Ничек көч табып, өйдән чыгып йөгергәнемне хәтерләмим дә. Айваз артымнан чапты. Яңагына ничек китереп сукканым әле дә исемдә. Күзләремнән бертуктамый яшь ага. Айваз нидер аңлатырга тырыша. Ә мин тыңларга әзер түгел. Бер көн эчендә бар дөньям җимерелде.

- Сез ничек итеп туйга бара алдыгыз?

- Мине чакырмадылар. Зур чәчәк бәйләме алдым. Ак күлмәк кидем. Туйга килдем. Айваз белән Камилә агарынып каткан, тын да алмый миңа карадылар. Елмаеп, икесен дә туй көне белән котладым.

Яндым. Көйдем. Эчемдә ураган иде. Айвазның күзләренә тутырып карадым, ничек кенә елыйсым килсә дә, тыштан елмайдым. Җаным үлде. Мин үлдем ул көнне.

Яшисем килмәде. Менә хәзер кайтам да, күзләремне йомып, бу дөнья белән саубуллашам дип уйладым. Туйда ахыргача утыра алдым.

- Алга таба яшәргә көчне каян алдыгыз?

- Өйгә кайтуга башым әйләнә башлады. Күрше апа ишегенең кыңгыравына басканым гына хәтердә. Ишек төбендә аңымны җуеп егылганмын. Больницада аңыма килгәч, йөкле икәнемне белдем. Әйе, минем Айваздан балам булачак иде. Мин янәдән терелдем. Кулларымны әле күренмәгән эчемә куйгач, тәнем буенча әллә нәрсәләр йөгерде. Балам өчен яшәргә кирәклеген аңладым. Баланың гаебе юк бит.

- Ә әтисе бу хакта белдеме?

-Юк. Аның үз юлы, минеке -  үземнеке. Ул өйләнгән. Камиләнең баласы төште. Хәзер ничек яшиләрдер, анысын белмим. Беләсем дә килми. Минем мәхәббәт сүнде. Мин яраттым. Мине яратмадылар. Тормыш, нишләтәсең...

Бер уйласаң, нинди төрле язмышлар. Нинди көчле мәхәббәт. Алдан нәрсә язганын берәү дә белми. Ярату бүген бар, иртәгә юк. Мәңге яратам дигәнгә дә ышанырга  кирәкмидер, мөгаен. Мәңге яратып булмый. Яратам сүзе берни тормый. Әгәр кеше чынлап та ярата белмәсә. 

Туй дибез. Кәләш, кияү булып кына утырырга иде дә бит. Яраткан кешеләренең туйларында кунак кына булган шул алар. Мәхәббәттән ваз кичкән, катгый бүтән яратмыйм дигәннәргә, бәлки барысын да яңа биттән башларга соң түгелдер? Тормышка әле нокта куелмаган. Соңгы тапкыр сулыш алганчыга кадәр әле вакыт бар. Әлегә соң түгел. Соң түгел.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 август 2023
    Исемсез
    Бигрәк кызганыч тормыш ,бер карасын тормыш матур парлап яшәсән генә икенседән мангаена ниләр язылганын беребездә белми...Хәр кем уз җормышын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100