Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраткан кешеңне көнләсәң нишләргә?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Яраткан кешеңне көнләсәң нишләргә?

Яраткан кызымны теләсә кемгә көнлим: дусларыма, коллегаларга, күршеләргә, кондукторларга һәм ата-анасына да. Бу көнләшү агрессия дәрәҗәсенә дә җитә. Шуңа күрә кызыма да авыр икәнен беләм, хаксыз түгеллегемне дә аңлыйм, әмма үзем белән берни дә эшли алмыйм.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов:- Бу егетнең проблемасы үзендә. Ул үзен булдыксызга саный һәм шуны кешегә күчерә, ачуын баса. Ул үзен алдарлар, ташларлар дигән курку белән яши. Бу очракта егеткә киңәшем: ул кызны яратамы ул юкмы? Ярата икән, аның белән утырышып сөйләшергә, бу проблеманы чишү юлларын бергә табарга кирәк. Әгәр икесе генә чишелешне таба алмаса, бергә психолог яки психотерапевтка килеп, әлеге проблеманы бергә чишеп карарга дип әйтер идем.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100