Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яраткан кешең булмаса, ятимләнәсең» - Әнвәр Нургалиевның әтисе инстачыларны елата

Берничә ай элек әнисен югалткан Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә әтисенең хәлләре хакында хәбәр итте. Җырчы әтисенең елый-елый җырлаганын видеога төшергән.

news_top_970_100
«Яраткан кешең булмаса, ятимләнәсең» - Әнвәр Нургалиевның әтисе инстачыларны елата
Салават Камалетдинов

«Әтине йортыбызга алып кайттым. Әти бераз биреште. Без ир-атлар шәп чагыбызда гына күкрәк киереп йөрибез шул. Яныбызда яраткан кешебез булмаса, шунда ук ятимгә әйләнәбез. Әтиемнең чәй эчеп утырган җиреннән күңеле тулып китте, үзе җырлый, күзендә яшь тамчылары ялтырый. 60 ел бер-берсенә терәк булып мәхәббәттә яшәделәр», — дип язган җырчы.

Инстачыларны да әлеге видео күңелсезләнергә мәҗбүр иткән.

«И, мескенем, сагына инде. Олыгайгач, бик авырдыр шул. Елатты. Исән булсын инде», «Эх, шул чаклы кыен карарга! Сабырлык кына теләп калырга инде әтиегезгә дә, сезгә дә, Әнвәр. Канатлар каерыла шул», «Дөрес эшләгәнсең, Әнвәр! Әтиеңне олыласаң, үзеңне Аллаһы Тәгалә олылар! Күңелен күрергә күп кирәкми бит! Кайнар аш, тәмле сүз, якты чырай бик җитә!» — дип яза алар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100