Барысы да үземнең ваемсызлыгым аркасында килеп чыкты. 3 ел элек Илназ исемле ир-атка үлеп гашыйк булдым, аның белән бергә булырга теләдем, күземә аннан башка беркем дә күренмәде. Илназ ирекле иде, аның да миңа битараф булмавын сиздем, әмма аның белән очрашып йөрүләр, мәхәббәт романнары булмады, берничә мәртәбә очраштык та, шуның белән шул. Ул да, мин дә аерылган, шуңа күрәдерме, бер-беребезгә ияләнүдән курыктык ахры. Аның да беренче никахыннан баласы бар, минеке дә бар.
Илназ белән арабызда шундый аңлаешсызрак мөнәсәбәтләр булган вакытта, башка бер егет белән очраклы очраштым. Кыскасы, бер төнлек егет булды ул миңа. Ул бик чибәр, һәрьяклап кызыклы кеше булса да, аның белән мөнәсәбәтләрне алга таба дәвам итү теләгем булмады. Күрәсең, моны котылгысыз рәвештә үзенә суырып барган теге мәхәббәтемнән онытылып торыр өчен эшләгәнмендер.
Һәм менә, 2 атна үттеме-юкмы, Илназ мине шаккатырды.
«Син – мин гомер буе көткән хатын-кыз, мин синең белән бергә булырга телим», – диде.
Бу сүзләрдән соң мин бәхет диңгезендә йөздем, бөтен буш вакытны Илназ белән бергә уздыра башладык, ә тагын 3 атнадан тестта ике сызык чыкты... Илназ, әле минем йөккә узганымны да белмичә, бала теләве турында әйткән иде.
Ә мин инде бәхетемнән тәмам исереп, «Күп көтәсе калмады инде», – дидем. Табибка киттем. УЗИ әле срокның бик бәләкәй булуын күрсәтте, нибары 2-3 атналык иде.
Мин теге вакыттагы очраклы егетемне искә төшердем, без аның белән сакланган идек, өстәвенә, ул төннән соң 2 айга якын вакыт узган иде, шуңа ул тиле-миле уйларымны башымнан чыгарып аттым. Мин бит сөйгәнемнән бала телим, бары тик аннан гына, шуңа күрә андый ул хакта уйларга да базмадым.
Без Илназ белән никах укыттык, бергә яши башладык. Ул минем улым белән дә дуслашты. Мин бала тапканчы, барысы да яхшы булды. Беренче айларда нәни улымның кемгә охшавын берничек тә аңлый алмадым... Барысы да көлеп кенә куялар иде дә, «бала үз-үзенә охшаган» диләр иде. Улым үскән саен (хәзер аңа 3 яшь) аның Илназның баласы түгеллеген ныграк аңлый барам.
Карап торышка ул әллә ни күзгә ташланмый, әмма мин теге егетне бик яхшы хәтерлим һәм табиб фикеренә һәм үземнең күңелемә ышанып коточкыч хата ясавымны да бик яхшы аңлыйм. Хәер, моны «хата» дип атап була микән, белмим?.. Әллә язмыш шуклыгымы? Улым – искиткеч малай, әтисе дә, мин дә аны үлеп яратабыз, мәхәббәтебез дә көннән-көн арта, ныгый гына, тик моның ялган булуын аңлап яшим. Аңлап, махсус эшләнгән хата-ялган булмаса да, югыйсә, мин бит үзем 100 процент ышанган идем, хәтта берәрсе «бала әтисенә охшамаган» дип шаяртканда да, «Әйдә, ДНК ясатабыз», – дип үзем әйтә идем... Шаяра торгач, барып чыктык бугай...
Ә теге егетне мин башка бервакытта да күрмәдем, ишетмәдем, телефон номеры бар барын, тик ни дә булса эшләргә кирәкме соң? Баласы барлыгын да белми яшәвендә мин гаепле булып чыгам бит. Ә белсә, үзен ничек тотачагын белеп булмый. Ә ирем чит кеше баласын үстерә һәм аны өзелеп ярата, дөреслекне белсә, ни буласын уйларга да куркам хәтта...
Барысына да мин генә гаепле, тик нәрсә эшләргә икәнен генә белмим. Барысын да ничек бар – шулай калдырыргамы, әллә «татлы ялганга караганда, ачы хакыйкать яхшырак» дип, тормышымны, гаиләмне җимереп, яраткан кешемне, улымны югалтыйммы? Үземне гаепле итеп тою эчтән корт кебек кимерә...