Яратасыңмы?! (Альбина Гайнуллина)
Торалар да: «Син иреңне яратасыңмы?» — дип сорап куялар. «Әтәчегез йомырка саламы?» дигән кебек менә.
Ирең булгач яратасыңдыр инде аны… Берсендә шулай, чираттагы сорауга җавап биреп тормадым. Өйгә кайтып керү белән:
— Кара әле, атасы, син мине яратасыңмы ул? — дип бу сорауны ирнең үзенә алып кайтып тапшырдым. Мин генә җавап тотарга тиешме гел? Бәбиен дә алып кайт, өен дә ялтыратып тот, ничә җанның тамагын, өс-башын да кайгыртып тор, яратышу турында да синнән җавап алсыннар! Гаделлек тә кирәк бит инде бераз гына булса да. Күзләрен җемелдәтеп торды да җанкисәгем:
— Башың киттеме әллә? — ди.
— Башым шөкер, исән-сау. Син куелган сораудан качу ягын эзләмә. Күземә туры кара да әйт. Яратасыңмы?
Өс-башны салмый, кулымдагы ике пакет азыкны беркая куймый җавап өмет итеп торам ишек катында. Эчке яктан балалар чыгып басты. Теге алпавыттай ир өстендә эленеп торган трико белән майкасы ачылган ярага тоз өстәп, шыксызланып күзгә кереп тора. Җитмәсә кырынмаган йөзенә котсызлык өстәп тагын җиткән чәче як-якка тырпайган. Ике атна такылдыйм бит инде кистереп кайт шуны дип. Алай минем сорауларга аптырап тора торганнардан түгел инде үзе, тозлап-борычлап әйтәсе сүзен кесә төбеннән эзләп утырмый бер дә. Җылы сүздән теле көя күрәсең, шуңа берәр усалын атып китә, җүнсез. Ә менә яратышу турында уйларга вакыт юк бит соңгы елларда. Никах укытып, паспортка штамп суктырып кайтканнан соң диюем. Дөнья куабыз. Кешедән ким булмасын дип тырышабыз. Төннәрен шул телевизордан сөешкәннәрен карап юанабыз да, алар өчен бәхетле риза-бәхил булып дәлше яшәргә китәбез. Сигезенче март, туган көн тирәсендә җанда шайтан туе кайнап ала алуын. Үлгәнче бер яратылып, бу әзмәвердәй ирнең авызыннан бер генә назлы сүз булса да ишетеп каласы килә бит инде. Шәңгә-кыстыбыеңны, бәлешеңне нәрсә өмет итеп пешерә бу хатын дип уйлыйсың соң син?!
Дәшми. Гөнаһысы өстендә тотылган мәче төсле шым булды да күземә текәлеп катты.
— Менә бит, гади генә сорауга да җавап юк. Нәрсә өмет итеп яшәмәк кирәк болай булгач…
— Анасы, кызма әле син. Бир әле пакетларыңны. Теге… Ни… Анда урамда сүз, гайбәт җыеп йөрисез дә… Аннан әллә ниткән җавап таләп итәсез…
— Тимә минем пакетларга! Күземә кара! Миңа бер сүз кирәк! Яратасыңмы, юкмы?!
Катырак әйттемме, кечкенәсе борынын мышкылдатып атасының балагына ябышты. Өйрәнгәннәр гел елмаеп җайларына гына килеп торганга! Зурысы шыпырт кына пакетларымны алып кухняга кереп китте. Уртанчысы да чыгып баскан. Бер әтисенә, бер миңа карый. Әллә ни булган диярсең. Керә-керешли эштә хезмәттәшләр биргән сорауны гына иремә кайтарып бирдем бит. «Яратасыңмы» имеш! Хезмәт хакының зурлыгы белән дә кызыксынмадым, өч көн буе өйдә ятканына да тел-теш тидермәдем, бары тик бер сорау бирдем җанкисәгемә: «Яратасыңмы?!»
Элегрәк берәр җайсыз сорау бирсәм: «Хатын, син башлы бит. Үзеңә охшаган җавапны тиз генә уйлап тап та инде, аптыратма килделе-киттеле сүзләрең белән!» — дия торган иде, кадерлем. Бүген гел коелып төште бу никтер.
— Әнием, әтием мин сезне бик нык-нык яааатааам… — дип кечкенәсе атасын җитәкләп миңа таба сөйри башлады.
«Яратасыңмы иреңне?» диләр. Иреңне яратмый кемне яратасың инде тагын?! Шушы балаларның атасын яратасың, әлбәттә. Ачуың килмәгәе, үзең сайлаган яр бит. Авыз тутырып шуны «яратмыйм» дияр өчен гомер буе аның көенә биисеңме?