news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яратам», «Туган көнең белән» - асфальтка язган өчен күпме штраф салалар?

news_top

Юрист асфальтка язулар өчен, шул исәптән мәхәббәт аңлатулары өчен дә, штраф янавын кисәтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Асфальтка төрле язулар, хәтта мәхәббәт аңлатулар өчен дә авторга штраф салулары ихтимал. Бу хакта «Абзац» Мәскәү адвокатлар коллегиясе вице-президенты Аркадий Завалькога сылтама белән язган.

Юрист сүзләренчә, штраф күләме төбәккә бәйле. Башкалада ул 500 сумнан 2500 сумга кадәр булырга мөмкин. Моннан тыш, хокук бозучыга нәтиҗәләрне бетерү чыгымнарын да капларга туры киләчәк — белгечләр чакыру, чистарту чаралары һәм реагентлар сатып алу кебек чыгымнарны.

Завалько аңлатканча, һәр язма өчен дә җаваплылык каралмый. Әгәр ул гади акбур белән язылып, җиңел юыла икән — җәза каралмый. Ә буяу кулланылган очракта, Мәскәүнең административ хокук бозулар турындагы кодексы нормалары кулланыла.

Әгәр язуда сүгенү сүзләре яки экстремистик чакырулар булса, автор җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Мондый гамәл хулиганлык дип бәяләнә һәм федераль законнар нигезендә җәза билгеләнә, дип өстәгән адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар