Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине дә яратам, әтине дә яратам» – Гөлназ Закированың 3 яшьлек кызыннан самими шигырь

news_top_970_100
«Әнине дә яратам, әтине дә яратам» – Гөлназ Закированың 3 яшьлек кызыннан самими шигырь

Бу көннәрдә балалар бакчаларында бәйрәм чаралары гөрли. Социаль челтәрләрдә әти-әниләре балаларының матур итеп җырлаган, биегән, шигырь сөйләгән видеолары белән уртаклашалар. Нәниләрнең саф татарча иҗади номерларын каравы күңелгә аеруча да рәхәт. Чаллыда яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Гөлназ Закированың кызы Ләйләнең дә Әниләр бәйрәмендә бик матур итеп татарча шигырь сөйләгәнен мессенджерлардагы статуслар аша күреп алдык.

Ләйләгә әле 3 яшь кенә. Шуңа да карамастан, сабый шигырьне бик сәнгатьле, дөрес итеп сөйли. Ни дисәң дә, артист кызы шул!

«Ләйлә узган ел гына балалар бакчасына йөри башлады. Татар төркеменә бирдек. Үзебез дә балаларыбыз белән өйдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Шуңа да Ләйләнең теле саф татарча һәм бик иртә ачылды. Бәйрәмдә Эльвира Сафинаның «Яратам» дигән шигырен сөйләде», – диде безгә Гөлназ Закирова.

Гөлназ Закирова тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияли. «Интертат»ка әңгәмәдә җырчы уллары Илдарның да татар теленнән олимпиадаларга йөрүе, татарча җырлар җырлавы, мәктәптәге башка балаларны да татарча сөйләшергә илһамландырып йөрүе турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 март 2025
    Исемсез
    Лэйлэбез бик акыллы, тэрбияле бала.
  • 4 март 2025
    Исемсез
    Сөбеханалла, күз тимәсен бу кызчыкка! Йөрәкләрнгә май булып ятты шигыре.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100