«Яратам дөньяны» – Хәйрия концерты эстрада йолдызларын һәм үзешчәннәрне бергә җыйды
Казанның «Юность» мәдәният үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм өчен хәйрия концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.
Татар эстрадасы җырчылары һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Сәламәтлеге чикле балаларга яисә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга ярдәм булсынмы – битараф калмыйлар, хәлләреннән килгәнчә булышалар. «Желаем мирного неба» хәйрия оешмасы һәм Казан шәһәре «Юность» мәдәният йорты тарафыннан оештырылыган хәйрия концерты да искәрмә булмады, анда «йолдызлар», үзешчән җырчылар актив катнашты.
Кичәне Айдар Галиәскәров «җитәкләде». Беренче – залдагы тамашачыларны барлап алды, ара-тирә мәзәкләрен дә сөйләштергәләде. Айдар абый «Биш бармак» концертында сөйләгән мәзәкләрне тагын бер кат тыңладым. Беренче генә ишетүем булмаса да, зал белән бергә көлеп утырдым. Шаян, ачык күңелле инде Айдар абый.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт 2 бүлектән торды. Беренче өлешне Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев башлап җибәрде. Аннары бер-бер артлы үзешчән җырчыларның чыгышлары тезелеп китте. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне авыл мәдәният йортында итеп хис иттем, андагы кебек үк җылы мохитне тойдым. Көләч йөзле апа-абыйларның дулкынлануларын, тырышып җырлауларын күреп, күңел сөенеп утырды. Профессиональ җырчылар булмасалар да, вокал ягыннан ким якларын күрмәдем, сәхнәдә үзләрен горур тоттылар. Кайберләре, дулкынланып, сүзләрен генә оныткалады, ләкин зур сәхнә өчен бу – нормаль күренеш инде.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концертта катнашучылар арасында волонтер оешмаларын җыеп торучы, яралы егетләр янына махсус хәрби операция зонасына 7 тапкыр барып кайткан Арча кызы Тәнзилә Вәлиева да бар иде. Башкарган җыры да мәрхәмәтлелеген, чиста күңелле булуын, тормышка булган мәхәббәтен дәлилләп тора – «Яратам дөньяны».
Хәйрия концертының төп оештыручысы – Әнәс Хаҗиев. Ул концерт куелган көнне үзенең туган көнен бәйрәм итә булып чыкты. Гомер бәйрәмеңне иҗатташ дусларың белән бергә, яхшылык кылып уздыру Әнәс абыйның бик олы йөрәкле шәхес икәнен күрсәтә. Ул әле концертта үзенең хыялын да чынга ашырды – Илдар Әхмәтов белән дуэт башкарды.
Югарыда әйтеп үткәнемчә, оештыручыларның берсе – «Желаем мирного неба» хәйрия оешмасы. Бу оешма әгъзалары холлда ярминкә үткәрде. Анда кулдан киселгән токмач, безе, как ише тәм-томнар, солдат кирәк-яракларын алып була иде.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концертның беренче бүлеге «Желаем мирного неба» хәйрия оешмасының җитәкчесе Резедә Маматаджиева һәм аның ярдәмчеләре чыгышы белән тәмамланды.
Иң беренче рәхмәтемне шушы мәдәният йорты директоры һәм аның коллективына җиткерәм. Әнәс абый безгә шушы чарада катнашырга тәкъдим итте. Җырчыларны, ансамбльләрне ул чакырды.
Татарстан буенча шушы хәйрия эшен башкаручылар бик күп. Интернет төркемебездә без 1 мең кеше үзара хәбәрләшеп торабыз. 2022 елның октябреннән алып МХО зонасына, бәби тапканчы, үзем 44 тапкыр бардым. Хәзер анда волонтер егетләребез йөри, тиздән 48 нче тапкыр барачаклар, – диде хәйрия оешмасы җитәкчесе.
«Желаем мирного неба» хәйрия оешмасы операция зонасына 2025 елда 30 меңнән артык киптерелгән ашлар һәм боткалар, күп итеп чәкчәк, өй токмачы һәм башка кирәк-яраклар илткән. Бу саннарны ишеткәч, зал «геройларыбызга» торып кул чапты.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концертның икенче бүлегендә Татарстанның күп кенә танылган җырчылары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовны чынлыкта беренче күрүем һәм ишетүем иде. Аллаһы Тәгалә тавышны бирсә дә бирә инде! Сокланып тыңлап утырдым.
«Яшәргә!» дип җырлады Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова. Аның татарча фильмнарда һәрвакыт усал хатын-кыз ролен башкаруын күрергә ияләшелгән, ә чынлыкта ул – шундый ягымлы һәм бер үк вакытта «ут» ханым.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Һәрвакыт тере тавышка җырлый һәм җырлаячак, – дип тәкъдим итте Энҗе Шәймурзинаны концертның алып баручысы. Энҗе Әнәс абый белән бер районнан да икән әле.
Бу концертта һәр катнашучыга, һәр килгән тамашачыга рәхмәт әйтәсе килә. Шундый көчле ярдәм һәм терәк булганда, безнең солдатларыбыз тиздән, Аллаһ боерса, җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтыр, дигән өметтә калабыз.