
Яшь җырчы Искәндәр Вәлиевның «Ярата алмас» дип аталган яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул Айгөл Вәлиуллина сүзләренә, Дилүс Шәйхразиев көенә иҗат ителгән. «Җыр сезнең йөрәкләргә үтеп керер дип өметләнәм», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Искәндәр Вәлиевның моңлы тавышы да, матур җыры да сезнең күңелләргә хуш килер, дип уйлыйбыз.