Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ярасының сызлавына тешен кысып түзгәндер»: хәрби Ленар «Әйдә, ШаяРТ»та җиңүче булды

news_top_970_100

Казанның «Чулпан» концертлар залында «Әйдә, ШаяРТ» Татар Лигасының «Чемпионнар кубогы» булды. Ярышта беренче урынны алган «Бишбармак» командасы (Мамадыш районыннан) 50 мең сум белән бүләкләнде.

Әлеге команданың капитаны Ленар Галәветдинов күптән түгел махсус хәрби операциядән яраланып кайткан. Шуңа карамастан, уеннарда катнашты. Аның тырышлыгын жюрида утырган Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Җәвит Шакиров ассызыклады:

«Ленар, бәлки, ярасының сызлавына тешен кысып булса да түзгәндер. Әмма ул безгә бүген бәйрәм ясады. Зур рәхмәт, Ленар! Ярасы төзәлгәч, махсус хәрби операциягә, бәлки, тагын барыр – ул бит шундый егет. Ленарга һәм Рәсәй егетләренә әйтәсе килә: «Исән-сау әйләнеп кайтсыннар, җиңү яуласыннар!» Ленарны алга таба да команданы әйдәп баручы буларак күрәсе килә», – диде Җәвит Шакиров.

Уен нәтиҗәләренә килгәндә, 2 урынны – Чаллыдан «Кампи», Казанның аграр университетыннан «Әкәмәт»; 3 урынны – Актаныштан «Нәмәкәй» белән Казаннан «Казан Стайл» командалары алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100