Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яран гөлне йоклый торган бүлмәдә тотарга ярыймы?

Яран гөлне аш бүлмәсендә генә тоту хәерле.

news_top_970_100
Яран гөлне йоклый торган бүлмәдә тотарга ярыймы?
https://pixabay.com

Монстера, яран гөл, бүлмә лилияләре кебек гөлләрне йоклый торган урында тотмау хәерле. Алар кеше сәламәтлегенә куркыныч булырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Монстера негатив аура барлыкка китерә, аллергия чыгарырга мөмкин.

Бүлмә лилиясе башны авырттыра, төнлә ул кислородны күп итеп йота.

Яран гөл бер яктан нерв системасын тынычландыра, бактерияләргә каршы үзлекләре бар, корткычларны да куркыта. Тик икенче яктан аның хуш исе башны авырттыра, ул хайваннар өчен дә куркыныч тудыра. Шуңа күрә яран гөлне аш бүлмәсендә генә тоту хәерле.

Олеандр гөленең согы да агулы, исе дә зыянлы. Чәчәк аткан чакта аеруча. Аны күчереп утыртканда перчатка кия күрегез.

Адениум астма белән авыручыларга куркыныч. Аның яфраклары, чәчәкләре, тамырлары да агулы. Согы канга керсә, интоксикация барлыкка килә. Африка кабиләләре аның согы ук очларын агулар өчен кулланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100