«Ярамый» — Чукоткада Михаил Мишустинны МРТ кабинетына кертмәгәннәр
Михаил Мурашко һәм Михаил Мишустин ишектән борылып чыгарга мәҗбүр булган.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Чукоткада эш сәфәре вакытында өлкә хастаханәсен караган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Михаил Мишустин МРТ кабинетына керә, алар артыннан телевидениегә төшерү төркеме дә бара. Шул чакта лаборатория хезмәткәре түрәләрне кире чыгара.
«Кермәгез, аппаратура белән ярамый», — ди ул.
Мишустина не пустили в кабинет МРТ на Чукотке: «Нельзя, нельзя, нельзя!» pic.twitter.com/O83DOFLv1g
— Кремлевский пул РИА (@Kremlinpool_RIA) August 13, 2020
Шуннан соң барысы да кире чыга, Мишустин белән Мурашко да ишек төбенә килә.
«Менә профессионналлар — күренеп тора», — ди Мишустин.
13-18 августта премьер Чукотка, Камчатка, Магадан, Амур өлкәләрендә эшлекле сәфәрдә, диелә бу хәбәрдә.