Ярамир Низаметдинов: «Мин радио һәм телевидениегә сәнгать советларын кире кайтарыр идем»
Курган өлкәсендәге татар авылында туып үскән талантлы егет үз тырышлыгы белән опера сәхнәләрен яулады.
Бүгенге көндә «Санктъ-Петербургъ Опера» музыкаль театрында эшләүче Ярамир Низаметдинов «Татар-информ»га үзенең иҗат юлы турында сөйләде.
«Казан турында хыялландым»
Ярамир, син Курган өлкәсендә тугансың. Педагогика институтының физкультура һәм спорт факультетында укыгансың. Студент елларында модельерлар теккән киемнәрне күрсәтүче манекенчы булып эшләгәнсең... Ничек җырчы булып киттең?
Мин музыкаль гаиләдә үстем: әби белән бабай, аларның бөтен балалары, шулай ук әнием һәм сеңлем – бөтенебез җырлыйбыз. Бала чагымда авыл клубында узган бәйрәмнәрдә катнаша идем. X сыйныфта укыгандамы икән, артист булырга теләвемне аңладым. Чыгарылыш сыйныфта белем алганда, безнең якларга Татарстаннан делегация килгән иде. Минем татарча җырлаганымны ишеткәч, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев: «Сиңа Казанга театр училищесына укырга керергә киңәш итәр идем, җырлый белә торган артистлар һәрвакыт кирәк», – диде. Шул рәвешле, артист булу теләгем тагын да ныгыды. Бу турыда әти белән әнигә әйткәч, алар. Казанга барырга ерак, аның кадәр акча да юк, диделәр. Әни – башлангыч сыйныфларда укыта, әти – машина йөртүче, ягъни артык акчабыз юк иде. Нәтиҗәдә, Шадринск шәһәрендәге институтка кердем. Әмма Казанга китү, профессиональ артист булу хыялы белән яшәдем.
Казанга килгәч консерваториягә түгел, башта мәдәният һәм сәнгать институтына юл тоткансың.
- Әйе, нәкъ шулай. Бу юл бик сикәлтәле һәм озак булды. Миңгол Газизович миңа театр училищесына керергә киңәш иткәч, мин мәдәният институтына театр факультетына кердем. «Анда вокал дәресләре булачакмы?» – дип сорадым. Миңа «әйе» диделәр. Әмма бер ай укыдым, ә вокал дәресләре булмады диярлек. Бактың исә, вокал дәресләре берничә генә булачак икән, ә минем җырлыйсы килә. Мин вокал факультетында Винера Ганиевада тыңлаулар уздым һәм, актерлык факультетында бер генә ай укыгач, вокал факультетына күчтем.
Августта, әле уку башланганчы ук, Яшьләр халыкара форумында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән таныштым. Ул вакытта Фердинанд абый чараларның баш режиссеры иде. Мин «Эх, тала, тала» җырын җырладым. Ул вакытта мин Казанга килгән генә идем – Фердинанд Сәлахов һәм Миңгол Галиевтан башка беркемне дә белмим. Мин Миңгол Газизовичка шалтыраттым, аннан берничә тапкыр вокал дәресе алдым. Соңыннан Фердинанд Габдулловичка мөрәҗәгать иттем, ул да миңа берничә дәрес бирде. «Безнең тембрлар охшаш, әйдә дуэт җырлап карыйбыз», – диде. Без икәү бергә «Ахун авылы көе»н башкардык. Бу җыр тамашачыларга бик ошады. Соңыннан дуэтта да эшләдек.
Фердинанд Габдуллович миңа: «Синдә академик тавыш. Син консерваториядә укырга тиеш», – диде. «Ничек инде, Фердинанд абый, миңа консерваториягә юл ябыктыр дип уйладым, анда бит музыка училищесыннан соң, һичьюгы музыка мәктәбеннән соң алалар», – дидем. Ул: «Юк, бездә Казанда талантлы кешеләр өчен – тавышы булган, әмма музыкаль белеме булмаганнар өчен подгруппа бар», – диде. 2 ел подгруппада укыйсың, соңыннан консерваториягә керә аласың икән. Мин сөендем, килдем, мине тыңладылар һәм подгруппага алдылар. Бу – декабрь башы иде. Аннары мәдәният институтына укудан китү турында гариза яздым. Һәм, февральдән башлап, консерваториянең вокал факультетында әзерлек бүлегендә укый башлыйм. Ягъни, 2012 елның сентябрендә мәдәният институтына театр факультетына кердем, бер айдан вокал факультетына күчтем. Ике айдан соң укудан китү турында гариза яздым һәм 2013 елның февраленнән консерваториядә укый башладым.
Мин әзерлек бүлегендә 2 ел укырга тиеш идем. Әмма, 4 айдан соң, миңа «төп курсларга имтихан тапшыра аласың» дип әйттеләр. 2013 елның җәендә мин консерваториянең төп курсларына укырга кердем.
Опера җырчысы буларак иҗат юлың ничек башланды? Студент чакта ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшләдең, дип беләбез.
Консерваториягә кергәнче, мин академик музыка белән таныш түгел идем диярлек, без бит радио һәм телевидениедә нәрсә яңгыратсалар, шуны тыңлыйбыз... Консерваториядә укыганда опера һәм балет театры эшчәнлеге белән якыннан танышкач, анда эш белешә башладым, 3нче курста укыганда солист-стажер итеп алдылар. Опера спектакльләрендә кечкенә генә партияләр бирәләр иде, шулай да алар зур тәҗрибә булды. Мин 4нче курста укыганда, «Сөембикә» операсының (либретто авторы – шагыйрь Ренат Харис, композиторы – Резеда Ахиярова) премьерасы булды. Мине дә Иван Грозный партиясенә тәкъдим иттеләр. Дирижер Владимир Рылов бу партиягә тәкъдим ителгән 5 артистны да тыңлады, минем тавыш тембрын ошатты. Аннары режиссер, «Санктъ-Петербургъ Опера» театры җитәкчесе, Россиянең халык артисты Юрий Александров Казанга килеп тыңлагач, тавышым аңа да хуш килде. Шул рәвешле, комиссия премьерада чыгыш ясау хокукын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, танылган җырчы Әхмәт Әхәди белән миңа бирде.
Нишләп Казанда калмадың? Ни өчен Санкт-Петербургка китеп бардың?
Санкт-Петербургка Казанда «Сөембикә» операсын куйган режиссер Юрий Александров чакырды. Мин 5нче курста укый идем. Казаннан китүе җиңел булмады... Биредә мин эстрада җырчысы буларак танылдым.
Мин Курган өлкәсендә тудым, шунда үстем, анда туган тел бик сирәк яңгырый, татарча китаплар, җырлар, видеоязмалар табу да бик авыр. Казанга килгәч миңа шундый уңайлы, җайлы булды, гәрчә беркемем дә булмаган чит-ят шәһәргә килдем бит инде. Әмма монда һәр җирдә туган тел ишетелә, хәтта урам исемнәре дә татарча язылган. Татар әдәбиятын, мөселман кирәк-яракларын табу да җиңел. Ә бездә бары тик Сабантуйга гына тәсбихләр, түбәтәйләр алып киләләр иде. Мин үземне Казанда Йолдыз авылында кебек хис иттем. Анда нигездә, татарлар яши.
Санкт-Петербургны сайларга нәрсә этәргеч булды соң? Бу – минем тавышымның табигате. Аллаһ миңа көчле академик тавыш биргән, мин опера сәхнәсе өчен туган. Мин үземне опера сәнгатенә хезмәт итәргә тиеш дип санадым. Ә монда мин тамашачыларым белән очрашырга кайта алам. Опера җырчысы өчен Санкт-Петербургта мөмкинлекләр күбрәк.
Санкт-Петербургта кайсы театрда эшлисең, нинди партияләр башкарасың?
«Санктъ-Петербургъ Опера» музыкаль театрында эшлим, бүгенге көндә уннан артык партия башкарам, алар арасында төп партияләр дә, икенче пландагылары да бар. Баш рольләрдән – Джузеппе Вердиның «Риголетто» операсындагы Герцог, Гаэтано Доницеттиның «Любовный напиток» операсындагы Неморино, Петр Чайковскийның «Черевички» операсындагы Вакула, «Евгений Онегин» операсындагы Ленский, Александр Даргомыжскийның «Эсмеральда» операсындагы Феб де Шатопер партияләрен (һ.б.) телгә алырга була.
«Бүгенге эстрадага профессиональлек җитми»
Бүгенге татар эстрадасын күзәтеп барасыңмы?
Күбесенчә татар композиторларының классик әсәрләре белән кызыксынам. Эстраданың да яшәргә хокукы бардыр. Аның үз роле, үз тамашачысы. Әлбәттә, профессиональ дәрәҗәсе югарырак булуын теләр идем. Яхшы артистлар күп. Төп проблема – яхшы композиторлар һәм шагыйрьләр җитмәүдә. Хәтта үзем дә Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин һ.б. композиторларныкы кебек, халык хәтерендә мәңге сакланачак җыр язып бирсеннәр өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә белмим. Андый композиторлар бүген бик аз.
Мин радио һәм телевидениегә сәнгать советларын кире кайтарыр идем. Рәттән бөтен җырларны да экраннарга чыгару дөрес түгел. Мәдәният – ул тәрбия. Балаларның зәвыгын теләсә нәрсә белән бозарга ярамый. Чын мәдәният һәм сәнгать беркайчан да зыян китерми, ә зәвыкны тәрбияли.
Эстрада җырчыларыннан кемнәрне тыңлыйсың?
Бүгенге җырчылардан беркемне дә аерып әйтә алмыйм. Әгәр татар җырларын тыңлыйсым килсә, халык музыкасына, классик әсәрләргә – Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Лена Бичарина, Римма Ибраһимова, Зилә Сөнгатуллина башкаруындагы җырларга өстенлек бирәм.
Кемне иң яхшы опера җырчысы дип саныйсың?
Ир-атлардан итальян җырчылары – Лучано Паваротти һәм Франко Корелли, ә Россия җырчыларыннан Зураб Соткилава кебек опера тарихына кереп калган артистларны үрнәк дип саныйм.
Ә хатын-кызлардан Анна Нетребко һәм татар җырчысы Альбина Шаһиморатованың башкару осталыгына сокланам.
Татар музыкасы башка халыкларның музыкасыннан нәрсәсе белән аерыла?
Һәр халыкның да музыкасында үз «моңы» була. Татар көйләренең генә моңы бар, диләр. Минем аңлавымча, моң генетик һәм тарихи яктан барлыкка килә. Үзебезнең татар музыкасын алыйк. Аның өчен драматик мотивлар хас – газап, җирсү, әти-әни темасы. Татар халкы бик күп фаҗигаләр кичергән, һәм бу – музыкада да чагылыш таба. Музыкантлар үзләрен борчыган әйбер турында яза.
Ә кайберәүләр, татар музыкасын баяннан башка күз алдына китереп булмый, ди. Ләкин бит баян – итальян уен коралы. Димәк, эш уен коралында түгел, ә җанда.
Гөләндәм Фәтхуллина